2021 елның сентябрендә Русия думасы депутатларын сайлау узды, һәм ун ел эчендә беренче тапкыр күпчелек русияләр сайлауларны туры эфир аша күзәтә алмады. Русия Үзәк сайлау комиссиясе видео аша трансляцияләү булмаячагын акча юклык белән аңлатты, туры эфирны сайлауларда катнашкан фиркаләр, намзәтләр һәм сайлау комиссияләре үзләре генә карый алды. Шулай да "Медуза" басмасы тугыз меңнән артык сайлау участогының видео архивларын кулга төшерә алган. Архивны бәйсез видиео-күзәтүчеләр өйрәнгән һәм Думага сайлауларда 17 миллионга кадәр тавыш хәрәмләшеп бирелгән булырга мөмкин дип нәтиҗә ясаган.
2021 елның декабрендә "Медуза"га көзге сайлауларда катнашкан берничә намзәтнең сайлау штабы хезмәткәрләре мөрәҗәгать иткән. Алар аноним булып калырга теләп, редакциягә күзәтү камераларыннан алынган язмаларны тапшырган. Әлеге камералар Русиянең 19 төбәгендәге 9252 участок һәм җирле сайлау комиссияләре биналарына урнаштырылган булган.
17-19 сентябрьдә русияләр Русия думасына һәм төбәк парламентларына депутатларны сайлады, кайбер субъектларда төбәк башлыклары да сайланды. Архивның гомуми күләме – миллион сәгатьтән артык. Архивтагы язмаларның озынлыгы ягыннан Башкортстан - өченче урында, Татарстан – дүртенчедә.
2021 елның көзендә узган сайлауларда Русия думасына биш фирка узды: "Бердәм Русия" (49,82 процент), КПРФ (18,93 процент), ЛДПР (7,55 процент), "Гадел Русия" (7,46 процент), "Яңа кешеләр" (5,32 процент). Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматынча сайлауда катнашучыларның саны 51,72 процент булган. Комиссия җитәкчесе Элла Памфилова элеккегеләре белән чагыштырганда бу сайлауларда хәрәмләшүләр "күпкә азрак булды" дип белдерде.
"Медуза"га бирелгән архивны өйрәнгән күзәтүчеләр исә Памфилованың бу сүзләре белән килешми.
"Ревизор" системы (әлеге систем сайлау бүлгесендәге тартманы таный һәм аның янына килгән кешеләрне саный ала) 3505 сайлау бүлгесеннән алынган видеоларны анализлаган, аларның 1770-ендә сайлауга килүчеләрнең саны белән бәйле хәрәмләшүләр булган.
"Рәсми мәгълүматларга күрә, бу 3505 бүлгегә килеп 3 миллион 200 мең кеше тавыш биргән. Ә без ике миллионлап тавыш бирүчене күрдек. Ягъни тавышларның өчтән бере "ясалган". Русиядә узган елгы сайлауга 56 484 685 кеше килде дип рәсми әйтелгән икән, бу күрсәткечтән чыгып караганда, 17,1 миллион тавышның арттырып бирелүен фаразларга була", дигән архивны анализлауда катнашучыларның берсе.
Узган сайлауларның үзенчәлекләре күп булды. Беренче тапкыр ул өч көн дәвам итте, моннан тыш, хакимият оппозициядәге намзәтләрне теркәмәде, сайлау кырын хакимияткә лояль булган намзәтләр өчен генә калдырды. Сайлауга уздырган очракта да сайлаучыларны бутар өчен көчле бәйсез намзәтләргә көндәш итеп бер үк исем-фамилияле кешеләрне намзәт итеп теркәде. Видеотрансляцияләр күп очракта булмады, моннан тыш онлайн тавыш бирү ысулы да кулланылмады, ул ачык булмады. Болар барысы да күп хәрәмләшүгә, сайлау тартмаларына күпләп "дөрес" бюллетеньнәрне тутыруга да китерде. Мондый очраклар Башкортстан, Татарстан, Идел буендагы башка республикаларда да күзәтелде. Бәйсез күзәтүчеләр сайлау бүлгеләреннән куып чыгарылган очраклар да теркәлде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!