Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ленар Сафин КФУ ректоры итеп билгеләнде


Ленар Сафин
Ленар Сафин

КФУның моңа кадәрге ректоры Илшат Гафуров 21 декабрьдә тоткарланып, Мәскәүгә җибәрелде.

Русия премьер-министры Михаил Мишустин Ленар Сафинны Казан федераль университет (КФУ) ректоры итеп билгеләгән. Бу хактагы карар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

КФУ күзәтүчеләр шурасы сенатор Ленар Сафинны КФУ ректоры вазифасына мартта ук тәкъдим иткән иде.

КФУ низамнзәмәсе нигезендә ректор күзәтүчеләр шурасы тәкъдим иткән һәм аттестация узган намзәтләрдән Русия хөкүмәте тарафыннан билгеләнә.

Ленар Сафин 2020 елның сентябреннән Федерация шурасы Икътисад сәясәте комитеты рәисенең беренче урынбасары.

2010-2020 елларда Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры булды. 1995-2008 елларда Казан дәүләт университетында өлкән укытучы, юридик факультет доценты булып эшләде.

КФУның моңа кадәрге ректоры Илшат Гафуров 21 декабрьдә тоткарланып, Мәскәүгә җибәрелде.

Аңа Җинаять кодексы 105нче маддәсенең берничә бүлеге нигезендә (яллап кеше үтерү белән бәйле) гаепләү белдерелгән, ул сак астында.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG