Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина һәм Русия бер-берсен Энергодарның торак районнарына һөҗүмдә гаепләде


Запорожье атом электростанциясе. 22 август 2022
Запорожье атом электростанциясе. 22 август 2022

28 август кичендә Энергодарның торак районнарына һөҗүм булган, тугыз кеше үлгән дип хәбәр ителә. Шәһәрдә Европадагы иң зур атом электростанциясе – Запорожье АЭСы урнашкан, ул быел мартта Русия контроленә күчте.

Кичә, 28 август кичендә Энергодарның торак районнарына һөҗүм булган, Украина һәм Русия аларда бер-берсен гаепли.

Тарафлар моны Халыкара атом энергиясе идарәсе (МАГАТЭ) белгечләре Запорожье атом электростанциясенә килер алдыннан оештырылган провокация ди – электростанция Энергодарда урнашкан. Һөҗүмнәрдә тугыз кешенең һәлак булуы әйтелә.

Энергодар мэры Дмитрий Орлов Русия хәрбиләренең ике микрорайонны атышка тотуын хәбәр итте.

Запорожье хакимиятенең Русия билгеләгән башлыгы Евгений Балицкий әйтүенчә, Энергодарга һөҗүмдә тугыз кеше җәрәхәтләнгән, икесе авыр хәлдә реанимациядә ята.

Русия хәрбиләре билгеләгән шәһәр хакимияте бу һөҗүмне Украина кораллы көчләре ясады ди. Оккупацион хакимиятләр әйтүенчә, шәһәрнең торак районына артиллериядән дүрт һөҗүм булган, машиналар янган.

Украина президенты офисы башлыгы Андрей Ермак исә булган хәлләрне Русия шантажы дип атый.

"Алар дөньяны провокацияли һәм шантаж оештырырга тырыша. Никополь, Марганецка һөҗүм итәләр һәм янәсе украиннар Энергодарга "җавап" бирә дип күрсәтмәкчеләр, әмма һөҗүмне үзләре алып бара", дип язган Ермак.

Энергодардагы Запорожье атом электростанциясе – Европада иң зурысы, ул быел мартта Русия хәрбиләре контроленә күчте. Электростанциягә 5 һәм 7августта һөҗүм иткәннәр иде. Украина белән Русия бер-берсен гаепләде.

Шул ук вакытта Украинаның атом-төш агентлыгы үзенең социаль челтәрләрендә, имештер Русия гаскәрләре Запорожье АЭС-ын шартлатырга ниятли, шуңа электростанцияне миналаган булырга мөмкин дип язды. Русия моны кире кага һәм бу - "Көнбатыштан килгән ялган мәгълүмат" ди.

МАГАТЭ оешмасы вәкилләре оккупациядә калган Украинаның Запорожье атом элекстростанциясенә бара. "Запорожьега ярдәм итүчеләр инде юлда. Украина белән Европада иң зур атомтөш объектының иминлеген булдырырга тиешбез", диде МАГАТЭ башлыгы Рафаэль Гросси.

24 февральдә Русия Украинага бәреп керде. Күпсанлы медиа чаралары һәм кешеләр Русия ракетлары хәрби объектларга гына түгел, сивил инфраструктурага, йортларга да зыян сала дип белдерә һәм моны дәлилләгән фото-видеоларны чыгара. Мәскәү исә Русиянең кораллы көчләре Украинада тыныч халыкка һәм сивил объектларга махсус һөҗүмнәр белән шөгыльләнми дип әйтеп килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG