Accessibility links

Лилия Чанышева Тикшерү комитетыннан хатын-кыз тоткыннарга туганнарына шалтырату мөмкинлеге бирүне сорый


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Ул шулай ук депутатларга мөрәҗәгать итеп, тикшерү изоляторында утыручыларга шалтыратуларны тыю юлы белән басым ясау мөмкинлеген туктатучы канун кабул итүне сорый.

Мәскәүнең 6нче тикшерү изоляторында утыручы Навальныйның Уфадагы элекке штабы координаторы Лилия Чанышева хатын-кыз тоткыннарга үз туганнарына шалтырату хокукы бирү турында мөрәҗәгать чыгарды.

"Мин унынчы ай тикшерү изоляторында утырам. Бөтенегезне дә сагынам, бигрәк тә ирем Алмазны. Якыннарың белән аерылышу - төрмәдә иң авыры. Башкасына күнегеп була. Ирең белән күрешәсезме дип сорыйлар хатларда. Юк. Хәтта телефоннан да шалтыратып булмый. 3 сентябрьдә әтинең туган көне, 11 сентябрьдә - әниемнеке. Ләкин аларга да шалтырата алмыйм - тикшерүче рөхсәт итми", дип яза Чанышева.

Активист шалтыратуларны тыюны басым буларак сәяси тоткыннарга гына түгел, башкаларга да кулланалар ди.

Чанышева социаль челтәрләрдә СИЗОда утыручы бөтен хатын-кызларга туганнарына шалтыратуны рәсми рәвештә рөхсәт итү таләбе белән кыска пост язып, #БастрыкинПротивЖенщин дигән хэштег калдырырга чакыра.

Активист шулай ук депутатларга да мөрәҗәгать иткән. Ул тикшерү изоляторында утыручыларга шалтыратуларны тыю юлы белән басым ясау мөмкинлеген туктатучы канун кабул итүне сорый.

Чанышеваны экстремистик оешма төзүдә гаеплиләр. Гаепле дип танылса, аңа 10 елга кадәр төрмә яный. Чанышеваның ире Алмаз Гатин хатынының азат ителүе өчен көрәшен туктатмый. Алмазның хатыны белән очрашу мөмкинлеге сорап язган хатлары һаман да җавапсыз кала. "Хатлар кире кайта, җавап бирмиләр. Алар җинаять эшенә беркетелде, ошамаса, шикаять языгыз диләр дә вәссәләм", ди Гатин.

Белешмә: Лилия Чанышева

Лилия Чанышева — 1982 елның 6 февралендә Уфада туган, сәясәтче, активист, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе. (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды.) 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән сак астына алынды һәм Мәскәүдәге тикшерү изоляторына җибәрелде. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмәне җитәкләү" гаепләве белдерелде (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG