Башкортстанның Кырмыскалы районы үзәге Кырмыскалыда 1нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары кинотеатр бинасында белем алачагы турында хәбәр ителеп, аларның ата-аналары ризасызлык белдергәч, район хакимияте анда укыту ниятеннән баш тарткан.
Өч катлы мәктәп бинасы 1950нче елларда ук төзелгән, әмма катлар арасындагы идәннәрнең өрлекләре агачтан булганга, ул куркыныч хәлгә килгән. Идән ишелеп төшәргә мөмкин дип, 90нчы елларда балаларга өченче катта сикерүне тыя башлаганнар. 2016 елда бинада төзекләндерү эшләре узган, мәктәп тирәсен, стадионны яңартканнар. Әмма өрлекләр алыштырылмау сәбәпле, 2018 елда мәктәп бинасын ябып, 400ләп баланы 2нче мәктәпкә һәм гимназия бинасына укырга җибәргәннәр.
2020 елның 5 июнендә "Бюро строительных экспертиз" (БСЭ) ширкәте 1нче мәктәп бинасын төзекләндерү гомумән мөмкин түгел дигән карар чыгарган.
Бу мәктәп балалары инде елларча башка биналарга йөреп укый. Ә ул арада район үзәгенә яңа гаиләләр күченеп килә, өстәвенә оптимизация аркасында ябылган кайбер авыл мәктәпләрендәге балалар да район үзәгенә йөрергә мәҗбүр. 2010 елгы җанисәптә Кырмыскалыда 8,5 мең кеше теркәлгән, бар районда 50 меңнән артык кеше яши. Район үзәгендә яңа зур кибетләр бер-бер артлы ачыла торса да, социаль корылмалар арта баручы халык мәнфәгатьләрен канәгатьләндерерлек түгел. Өстәвенә бала табу йортын да ябып куйганнар, хәзер 50 чакрымдагы Уфага йөрергә мәҗбүрләр.
Кырмыскалыда быелдан 450ләп укучы теркәлгән 1нче мәктәпнең 1-5 сыйныф укучылары балалар бакчасы бинасында, 6-7 сыйныфлар гимназия бинасында, 8-11 сыйныфлар 2нче мәктәп бинасында укый. Төп бинада мәктәп мөдире һәм администрациясе генә утыра, китапханә дә шунда калган.
Башлангыч сыйныфта укучы бер баланың әнисе, үз исемен язмауны сорап, Азатлыкка балалар бакчасында укуның кыенлыклары турында сөйләде. Аның әйтүенчә, бакчада аерым ашханә юк, балалар коридорда ашый, малайлар белән кызлар бер үк бәдрәфкә йөри һәм тәнәфесләрдә кайвакыт бәдрәфкә чиратлар була. Ул шулай ук урын җитмәү сәбәпле башлангычларны ике сменага бүлеп укыту да зур авырлыклар тудыра ди. Икенче сменаның дәресләре кичке сәгать алтыда гына тәмамлана, ә Кырмыскалы үзәгеннән читтәрәк яшәүче балаларны өйгә кайту өчен тагын бер сәгатьлек юл көтә. Кечкенә балалар өчен бу бик авыр, кайтып ашаганчы, дәресләр әзерләгәнче төн җитә. Ә баланың әле уйныйсы да килә. Өстәвенә кышын кайту юлы караңгы, салкын.
Уку елы башланыр алдыннан ата-аналарга 9-11 сыйныфларның кинотеатр бинасында белем алачагы турында хәбәр иткәч, кайбер ата аналар тавыш күтәрде, бу турыда Пруфы да язып чыкты.
Беренче мәктәпнең секретаре Гөлүсә Богданова Азатлык белән әңгәмәдә кинотеатр бинасында укыту планлаштырылмаган да иде дип белдерде. Район хакимиятенең мәгариф бүлеге идарәсе башлык урынбасары Гүзәл Чыңгызова исә кинотеатр бинасының 9-11 сыйныфларны укыту өчен чынлап та әзерләнгән булуын әйтте.
— Без анда парталарны да күчергән идек, төшке ашны әзерләп китерү мәсьәләсен дә хәл иткән идек. Кайбер ата-аналарның ризасызлыгы турында 1нче сентябрьдә Пруфы язып чыккач, район башлыгы анда укытмаска кушты һәм, ни кызганыч, без шул ук көнне кинотеатр бинасыннан баш тарттык, укучылар анда хәтта кермәде дә, — диде Чыңгызова Азатлыкка.
Аның сүзләренчә, өлкән сыйныфларны ул бинада укыту күпкә отышлырак булыр иде, чөнки бинаның беренче катында кинозал урнашса, икенче катта дүрт аерым бүлмә һәм зур һолл бар. Әмма кайбер-ата аналар ул бүлмәләрнең һәм тәрәзәдән төшкән яктылыкның мәктәп стандартларына туры килмәвен белдерә.
Гимназия һәм 2нче мәктәп 1нче мәктәп укучыларына бары буш сыйныф бүлмәләрен генә бирә һәм мәктәпләр сменалап аерым укый. Икенче смена дәресләре кичке сәгать 7:15тә тәмамлана. Былтыр исә кичке сигезенче яртыларга кадәр үк укыганнар, кайбер балалар өйгә кичке тугыз тулганда гына кайтып керә торган булган.
Гүзәл Чыңгызова әйтүенчә, укучылар 2нче мәктәп бинасына сыйса да, кайбер авырлыклар бар. Мәсәлән ашханәнең сыйдырышлыгы җитәрлек түгел, шулай ук мәктәп програмыннан тыш өстәмә дәресләргә урын юк, алар йә дистанцион рәвештә, йә башка урыннарда уздырыла. Түгәрәкләр пионерлар йортында, мәдәният сараенда, музыка һәм сәнгать мәктәпләре биналарында уза.
Чыңгызова әйтүенчә, 5 сентябрьдә Башкортстан хөкүмәтеннән районның мәгариф идарәсе башлыгына яңа мәктәп бинасын төзү мәсьәләсе 6 сентябрьдә хәл ителергә мөмкин дип белдергәннәр һәм яңа бина төзү өчен кирәкле документларны китерүне сораганнар. Яңа бина турында мөрәҗәгать инде 2020 елда ук җибәрелгән булса да, пандемия һәм башка проблемнар сылтавы белән, аны карау һәм акча бүлү кичектерелә килгән. Чыңгызова яңа бинаның моңарчы башка урыннарда кулланылган әзер проект нигезендә төзеләчәген, моның яңа проект әзерләү чыгымнарыннан котылырга мөмкинлек бирәчәген белдерде. Яңа бина 640 укучы сыйдырышлы булыр, өстәвенә шунда ук тагын 160 урынлы балалар бакчасы да урнашыр дип көтелә. Әмма аның кайчан сафка басачагы әлегә билгесез.
Яңа бина өчен урын район үзәгеннән читтә бүленгән. Кырмыскалыда хәзерге мәктәп урынына бер эшмәкәрнең күзе төшкән дигән имеш-мимешләр таралган. Янәсе ул анда спорт комплексы төзергә тели һәм мәктәп бинасы төзекләндерүгә яраксыз дигән карар да шуңа бәйле. Чыңгызова сүзләренчә исә, белгечләр анда гомумән нинди дә булса төзелеш эшләре булмаска тиеш дигән карар чыгарган. Чөнки мәктәп бинасы туфракны җир асты сулары юа торган урында урнашкан һәм шул сәбәпле биредә җирнең өслеге үзгәрергә мөмкин диелгән экспертлар карарында.
Кырмыскалыдагы охшаш хәлләр Башкортстанның башка районнарында да бар. Уфа районының Нөрле авылында яшәүче бер хатын авыл мәктәбен төзекләндерү эшләренең яңа уку елына тәмамланмавына зарланып Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка видеомөрәҗәгать чыгарды.
Авыргазы, Кырмыскалы, Күгәрчен, Мәчетле, Уфа һәм башка районнарда 14 мәктәпнең 1 сентябрьгә өлгертелмәве билгеле.
Уфаның Инорс микрорайонында 1650 укучыга исәпләгнгән яңа, 51нче мәктәп төзелеше дә уку елына тәмамланмаган. Башкортстан вице-премьеры Алан Мирзоев бу җитешсезлек өчен Көнбатышны гаепләде, янәсе мәктәптә урнаштырылырга тиешле электрон җиһазлар чикләүләр аркасында республикага китерелмәгән.
Ә менә Украинаның басып алынган Луһански төбәгендәге мәктәп өчен электрон җиһазларны тапты Башкортстан. Башкортстанда кайбер мәктәпләрне төзекләндерүдә кул бармаклары белән генә санарлык кешеләр катнашса, Луһанскиның Петровски шәһәрендә урнашкан Миңлегали Шәйморатов исемендәге мәктәпне 650ләп кеше 35 көндә ялт иттерде. 357 бала укый торган бу мәктәп өчен төзүчеләр дә, төзелеш материаллары, шул исәптән электрон җиһазлар да Башкортстаннан җибәрелде. Башкортстан төзүчеләре Петровскидагы башка биналарны төзеләндерүдә дә катнаша.
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум