Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хәбировка да, Шәфыйковага да яздык – җавап бирүче юк". Уфа музыкантлары хокуклары бозылуга зарлана


Башкорт опера һәм балет театры бинасы
Башкорт опера һәм балет театры бинасы

Җитәкчелек белән низаг аркасында Башкорт опера һәм балет театры оркестрының 24 музыканты эштән алынган, әмма 12се кире кайткан. Калганнары кыска вакытлы килешүне имзаларга мәҗбүр итү канунга каршы килә дип мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Уфада ишетмәсәләр Мәскәүгә кадәр җитәчәкбез, ди алар.

Елена Галимова – музыкант, скрипкачы. Чаллының сәнгать училищесын тәмамлап, 1999 елда Уфаның башкорт дәүләт опера һәм балет театры оркестрына эшкә килгән. Ике еллык декрет ялына гына киткән килеш, ул 2022 елның 6 августына кадәр театр оркестрында скрипкачы, концертмейстер, режиссер ярдәмчесе булып эшләгән. 8 август исә аны театр бусагасыннан кертмәгәннәр. Аның белән бергә тагын 23 кеше театр бинасына уздырылмаган. Бу театр мөдире Илмар Әлмөхәммәтов карары белән башкарылган.

Башкортстан матбугатның бер өлеше низаг хәл ителгән яки бу мәгълүмат дөреслеккә туры килми дип яза, әмма скрипкачы Елена Галимова Азатлыкка оркестр хезмәткәрләре эштән ничек куылды, шулай калды дип сөйләде. Шулай да аның мәгълүматына күрә, 24 кешедән 12 музыкант "сынган" һәм театр җитәкчелеге куйган шартларга күнеп кире кайткан. Кемдер кредитка баткан, кемдер өчен театрдагы оркестр – бердәнбер керем чыганагы, кемдер эшсез тора алмаганга бер еллык контрактка ризалашты, дип аңлатты ул. Әмма 10 кеше әлегә Уфа башкорт опера һәм балет театры җитәкчелегенең бер еллык килешү төзүгә каршы, 7 кеше Русиянең Хезмәт кодексының бозылуы һәм хокукларын яклау максаты белән Уфаның Киров районының мәхкәмәсенә гариза язган. Театр музыкантлары аларны эштән алу һәм бер еллык килешү төзергә мәҗбүр итү аларның хокукларын боза дип саный. 23 сентябрьгә мәхкәмәнең беренче утырышы билгеләнгән.

Елена Галимова Азатлыкка низагның башы театр үз хезмәткәрләрен бер еллык килешүгә күчерүгә бәйле дип сөйли. Коронавирус пандемиясе вакытында музыкантларга бер еллык контракт нигезендә эшләячәкләрен әйткәннәр. Театр җитәкчелеге музыкантларны вакыты чикләнмәгән килешүләрдән кыска вакытлы хезмәт килешүләренә күчерергә кушкан. Кемдер риза түгеллеген әйткән, альтеранатив килешүләр дә булырга тиеш дип теләген җиткергән. Шул вакыттан бирле җитәкчелек белән музыкантлар арасында киеренкелек арта барган. Артистлар һөнәри берләшмә төзегән. Театр җитәкчелеге исә моңа җавап итеп, риза булмаучылар белән яңа хезмәт килешүләре төземи башлаган, кайберләренең контрактын бер еллык кына итеп төзегәннәр.

Елена Галимова
Елена Галимова

— Безнең күбебезнең ике еллык килешү иде, хәзер исә бер елга гына калдырдылар. Без риза түгел дидек. Театрда һөнәри берләшмә бар иде, әмма 600 кешелек коллективтан анда 100 кеше генә торды, аларның эшчәнлекләре белән канәгать түгелбез, шуңа үзебез оештык. 70 кешедән һөнәри берләшмә төзелде, 9 кешелек һөнәри комитет төзелде. Әмма безнең оешманы театр җитәкчелеге танымады. Шулай булса да без театр җитәкчелеге белән сөйләшүләрне дәвам иттек, — дип сөйли Елена Галимова. — Килешүне үзгәртергә телибез, өстәмәләр кертергә кирәк дидек. Альтернатива булмау, театр тәкъдим иткән бер еллык килешү безнең хокукларны боза, безне авыр, хокуксыз хәлдә калдырасыз дип аңлаттык. Башта мөдир аралашты, хәтта сез миңа кирәк, берсен дә эштән кумыйм, диде. Ышандык. Без бит бу театрга үги балалар түгел, барыбыз да 20-30 еллар дәвамында эшли.

Театр тәкъдим иткән бер еллык килешү безнең хокукларны боза, безне авыр, хокуксыз хәлдә калдыра

6 августта безне эштән алганнары билгеле булды. 7 август ял көне иде. 8 август эшкә килеп мөдир белән очрашырга теләдек, әмма безне бусагадан уздырмадылар. Вахтада 24 кешедән торган кара исемлек эленеп тора иде, берсен дә бинага кертмәскә, чөнки алар театр хезмәткәрләре түгел дип аңлатылды. Театр мөдире Илмар Әлмөхәммәтов белән телефон аша элемтәгә кереп карадык, мөдир урында юк диделәр, аны урамда көттек. Соңыннан шулай да трубканы алды һәм ул театр оркестры музыкантларга кытлык кичерми, хезмәткәрләр бар, эшкә урнашасыгыз килсә, вакансияләр конкурсын карап барыгыз, катнашыгыз, диде.

Музыкант сөйләвенчә, Уфаның башкорт опера һәм балет театрында барлыкка килгән мәсьәләне хәл итүне сорап оркестр хезмәткәрләре Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка да хат язган. Җавап булмаган. Аннан бернинди дә ярдәм булмагач, алар Башкорстанның Мәдәният министрлыгының бусагасын таптаган. Әмма ни министр Әминә Шәфыйкова, ни аның урынбасарлары урамда калган сәнгатькәрләр белән очрашмаган. Күзгә-күз карап сөйләшмәгәч, хат аша да аралашып караганнар. Нәтиҗәсез. Галимова әйтүенчә, июнь аеннан бирле аларны телефон аша да тыңларга теләүче табылмаган. Музыкантлар Русия президенты Владимир Путинга да зарланып хат язган, әмма ул да җавапсыз калдырган, "отписка" белән чикләнелде, ди алар.

Медиа белән бары тик Елена Галимова гына аралаша, алар аңлатуынча, бу координация өчен уңайлы. Әмма чынында сәнгатькәрләрнең күбесе борчыла, аларга басым тагын да көчәергә мөмкин дип шикләнә. Эшсез алар урамда калу куркынычы бар дип аңлата.

Без югары дәрәҗәдәге музыкантлар, һөнәр ияләре, әмма безгә "сез кирәкмисез" дип төкереп карадылар

— Кешеләрнең күбесе гомер буе бер урында – шушы театрда эшләде, гаиләләр корды, балалары театр спектакльләрендә катнашып үсте. Театрның иҗади яктан үсешенә һәркайсыбыз зур өлеше кертте. Без югары дәрәҗәдәге музыкантлар, һөнәр ияләре, әмма безгә "сез кирәкмисез" дип төкереп карадылар. Күпләр моны авыр кичерде, чиргә сабышучылар булды, кемдер бик авырлык белән кире театрга кайтты, — дип хисләре белән уртаклаша Галимова. — Кешеләрнең һәркайсының үз хәле хәл, театр җитәкчелеге әйткәненә ышанганнарны гаепләп булмый. Уфада эш табу бик кыен. Шәһәрдә ике симфоник оркестр бар, берсе – опера һәм балет театрында. Эш таба алмыйбыз, гаиләне ашата алмыйбыз дип куркып бер еллык килешүгә риза булдылар. 15 кеше мәхкәмәгә гариза язды, Русия Хезмәт кодексы бозыла, хокукларымны яклауны сорадылар. Әмма театр җитәкчелеге аларга басым ясый, гаризаларыгызны алыгыз, эшкә кире кайта аласыз, диләр. Кемдер кире алыр бугай. Әмма әлегә 7 кеше минем кебек үз сүзендә тора. Тагын 3 кеше шикләнә, нишләргә белми, әмма алар да мәхкәмә аша хокукларны яклауга кушылса, без унау булачакбыз.

Миңа да бик авыр, тол калдым, ирем дә шушы оркестрда гомер буе уйнады, 2020 елда коронавирус эләктерде, вафат булды. Ике бала белән торып калдым. Ике эштә эшлим, юрист булып та кешеләргә хезмәт күрсәтәм, чөнки акча җтми. Башкалар да шулай. Кемдер ирле-хатынлы оркестрда эшли, икесе дә эштән куылды, бернинди чыганаксыз калдырдылар. Күп балалы аналар бар, алар да гаиләсен тарта. Оркестрда уртача хезмәт хакы 43 мең сум, әмма үзем 33-35 мең сум алдым. Кемнеңдер башка сумма. Бу концертлар саныннан да тора.

Елена Галимова шулай да үз сүзеннән кире кайтмыйм ди, аның кебек башкалар да хокукларын яклап азакка кадәр көрәшүенә ышана. "Хезмәт кодексы бозылган, хокукларым таптала, үз дигәнемә ирешмичә туктатамячакмын. Уфада гаризамны хөкемдар кире какса да Мәскәүгә кардәр барачакмын", ди ул.

Скрипкачы бер еллык килешү төзеттерү ул иҗат кешеләренә басым ясау ысулы дип саный. Нинди генә хәл булмасын, театр җитекчелеге өчен мондый килешү кеше алдында чыбыркы белән йөрүнең бер төре дип саный ул. Авызны да яптырырга теләү Мәскәүдән үк килә ди ул.

Бер еллык килешү — басым ясауның бер ысулы, кешене авызлыклап тоту өчен бик уңайлы

— Бер еллык килешү — басым ясауның бер ысулы, кешене авызлыклап тоту өчен бик уңайлы. Махсус эшләнде ул. Нинди генә профессионал булсагыз да, квалификациягез никадәр югары булса да, килешүне озайту яки озатмаймауны мөдир хәл итә. Бу аның кәефенә бәйле. Кемдер мөдиргә ошамаган фикер әйтә икән, бетте-китте, эштән алалар да мәсьәлә хәл ителә. Җитәкче үз кубызына биетә, — ди ул. —Бу махсус эшләнә. Башкалар да күрсен өчен. Җитәкчелек белән бәхәсләшмәгез, каршы дәшмәгез, берни таләп итмәгез. Берегез дә кадерле түгел, һәрбер кешене шулай чыгарып ата алабыз. Русиянең Хезмәт кодексына карап тормыйбыз дип сабак укытырга телиләр.

Азатлык театрда башка җырчылар белән дә элемтәгә керде, алар әйтүенчә, театрда һәр хезмәткәр белән аерым килешү төзелә. Кемнекедер озак вакытка, кемнекедер кыска вакытка имзалана. Әмма алар да кыска вакытлы килешүләр төзү иҗат кешесен авыр хәлдә калдыра, аларга тулы канлы тормыш алып бару кыенлаша, хезмәткәргә мөдир каршында биергә туры киләчәк, кешеләрнең иреклеге кысылганда бу театрдагы иҗади мохиткә дә тискәре йогынты ясый дип саный.

Театрның матбугат хезмәте башта Mkset басмасына "бу хәлләр турында белмибез" дип җавап биргән иде. 7 сентябрьдә исә Башкорт дәүләт опера һәм балет театры бу мәсьәлә уңаеннан матбугат конференциясен уздырды. Театр мөдире Илмар Әлмөхәммәтов театрда һәр хезмәткәр кыска вакытлы килешү нигезендә эшли һәм 9 кеше үз хокукларын мәхкәмә аша яклыйсы килә икән, берничек тә каршы була алмыйм дип сөйләде.

Илмар Әлмөхәммәтов
Илмар Әлмөхәммәтов

— 2022 елның 6 июлендә килешүләр тәмамланды, бу барысына да – оркестр музыканталарына да, хор җырчыларына да, балет труппасы биючеләренә дә кагыла. Бер ай алдан, майда барысы да театр җитәкчелеге тарафыннан килешү бетечәк, яңасын имзаларга кирәк дип кисәтелде. Өч елга килешүләр төзеләчәк диелде. Әмма ни гаҗәп, оркестрдагы 24 кеше моңа җавап итеп мондый килешүне имзаламыйбыз диде. Бу – аларның карары. Ихтирам итеп кабул иттем, мин бит аларны мәҗбүр итә алмыйм. 24 урын бушагач, театр җитәкчелеге нишләсен? Без аерым белгечләргә вакансияләр конкурсын игълан иттек, 15 кеше ул конкурсны үтте, моңа кадәр эшләгән кешеләр шул ук үз позицияләренә кире кайтты. 5 кеше мәхкәмәгә биргән гаризабызны алабыз дип әйтте.

Оркестрдагы 24 кеше 3 еллык килешүне имзаламыйбыз диде. Бу – аларның карары

Тагын 9 кеше белән мәхкәмә аша аралашачакбыз. Алар белән алдан күрешетек. Мәхкәмә карарын мин дә, сез дә алдан белә алмыйбыз. Хөкемдар чыгарган карар алар яклы икән, мин буйсынырга тиеш булачакмын. Мәхкәмә карарын аяк астына таптый алмыйм. Алар үз хокукларын яклый, мин үземнекен, — диде ул журналистларга.

Илмар әфәнде матбугат очрашуында театр коллективында яңа төзелгән һөнәри берләшмәдән үч алуын кире какты. Низагның аңа бәйле түгеллеген, яңа берләшмә белән аңлашып аралашканын, аларys; тәкъдимнәре каралганын һәм музыкантларның эше никадәр авыр булганын аңлыйм дип әйтте.

— Тагын бер кат кабатлыйм: театрда оркестр музыкантлары аерым статуста түгел, барысына да бер үк килешү тәкъдим ителде, бөтенесендә дә "типовой" килешү. Үзем дә килешү нигезендә эшлим, мәдәният министры да, республика башлыгы да килешү нигезендә эшли. Ул бетсә, безне яңадан эшкә алалар. Мәхкәмә юлында йөрүчеләргә бернинди дәгъвам юк, — диде Илмар Әлмөхәммәтов.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG