Фестивальнең ябылу тантанасында Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев "төрле илләр вәкилләре катнаша, димәк, безгә ышаналар" дип бүгенге вазгыятькә бәя биреп башлады. Гәрчә, фестивальдә нигездә Русия һәм шәрек фильмнары гына катнашты.
Гран-при иран режиссеры Нахид Хассанзаденың "Тын дан" ("Тихая слава") фильмына бирелде. Бүләкне җиңүчегә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.
"Тын дан" фильмында 35 яшьлек Роханның язмышы күрсәтелә. Үз тиң ярын таба алмыйча ул авылда күпъеллар укыткан карт Махига кияүгә чыга. Махи гыйбадәттә кизү тора. Роханның яңа тормышы гыйбадәтханәнең кечкенә бер бүлмәсендә башлана. Ул анда дәваланыр өчен гыйбадәтханәдә сыену тапкан малай белән таныша. Әлеге малай үлгәннән соң Роханның да, Махиның бөтен ышанычы бетә. Авылдагы халык ике мәҗүсинең гыйбадәтханәдә һәм авылда калуына каршы чыга.
Моннан тыш, "Тын дан" фильмында төп рольне башкарган уенчы "Иң яхшы актриса" исеменә һәм NETPAC азия киносын үстрү челтәре бүләгенә ия булды.
- "Иң яхшы тулы метражлы документаль фильм" номинациясендә Франция һәм Русия төшергән "Иванова Лествица" (реж. Николай Бем) фильмы танылды.
- "Иң яхшы милли фильм" номинациясендә ике җиңүче бүләкләнде. Бу – Татарстанда төшерелгән Әмир Галиәскаровның "Без – 41нче ел балалары" һәм Зөфәр Хәйруллинның "Посланник" фильмы.
- "Иң яхшы кыска метражлы документаль фильм" бүләге Төркиянең "Тормыш" (реж. Мөхәммәт Әмин Демирал) кино тасмасына бирелде.
- "Иң яхшы кыска метражлы уен фильмы" – Таҗикъстанның "Фәрештәләрнең кече кардәше" ("Младший брат ангелов") (реж. Умедшо Мирзоширинов).
- Татарстан президенты бүләге Казакъстан һәм Русия төшергән "Рух" (реж. Михаил Плиско) фильмына бирелде.
- "Тамашачылар мәхәббәте" бүләгенә Галимҗан Ибраһимовның "Алмачуар" әсәре нигезендә Татарстан белән Казакъстан берлектә төшергән "Тарлан" (реж. Юлия Захарова) фильмы лаек булды.
- Фестивальнең ачышы булып Татарстан мөфтияте төшергән "Ибн Фадлан" (Айназ Мөхәммәтҗанов һәм Рәмис Нәҗмиев) фильмы танылды. Фестиваль барышында аны 1 меңнән артык тамашачы караган. Кызыксынучылар күп булу сәбәпле, фильмны өстәмә залларда күрсәттеләр.
- Фестивальнең махсус бүләге Казакъстанның "Мукагали" (Болат Калымбетов) фильмына бирелде.
- Русия кионематографчылары берлегенең бүләге Ливан һәм Русия төшергән "Ачу" ("Гнев") фильмына бирелде. "Тулы метражлы фильмның иң яхшы операторы" исеме дә әлеге кино тасманы төшергән Мария Сураега тапшырылды.
- Казан мэрының махсус бүләге "Галиябану" (реж. Рифат Миндебаев) фильмына бирелде.
XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрьдә узды. Оештыручылар 44 илдән 600дан артык гариза килүен белдерде. Бәйге програмына 50 эш кабул ителде. Мөселман киносы фестивалендә Татарстаннан 40ка якын фильм тәкъдим ителде, шуларның уны милли бәйгегә, дүрте – халыкара бәйгегә кертелде. Калган кино әсәрләр "Казан премьерасы"нда күрсәтелде.
Фествальнең башкарма мөдире Миләүшә Айтуганова "сәяси сәбәпләр аркасында" Германия белән Төркия төшергән фильм Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашудан баш тартуын әйткән иде.
Русиягә кертелгән чикләүләр сәбәпле, Айтуганова "Һолливуд киносын югалттык" дип белдерде. Аларга алмашка Һиндстан, Төркия, Иран һәм БДБ илләре фильмнары тәкъдим ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!