Accessibility links

Лилия Чанышевага ахыргы гаепләү белдерелгән, аңа өч маддә нигезендә 18 елга кадәр колония яный


Лилия Чанышева. Архив фотосы
Лилия Чанышева. Архив фотосы

Чанышева экстремизмга чакыру, ватандашларның хокукларын бозучы оешма төзү һәм вазифасыннан файдаланып экстремист оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләнә.

Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышевага өч җинаять маддәсе нигезендә гаепләү белдергәннәр: экстремизмга чакыру, ватандашларның хокукларын бозучы оешма төзү һәм вазифаи хәлдән файдаланып экстремист оешма эшчәнлегендә катнашу. Бу хакта оппозиционер Алексей Навальный көрәштәше Иван Жданов хәбәр итә.

"Мөддәтләрне бер-берсенә өстәргә мөмкиннәр. Тулаем алганда Лилияне 18 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар. Мәхкәмәне җирле патшачык Радий Хәбиров хакимлек иткән Башкортстанда уздырмакчылар, ул исә Лилияне күралмый. Җирле ФСБчылар 15 ел бирәчәкбез дип янаганнар инде", дип яза Жданов.

Чанышева бер елга якын Мәскәүнең тикшерү изоляторында сак астында утыра – 2021 елның 10 ноябрендә аны Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башта ике айга сак астына алды, аннан соң сак астында тоту вакыты озайтылды. Аны "экстремист оешма төзү яки җитәкләүдә" гаепләделәр.

Лилия Чанышева үзенең гаепсез булуын белдерә.

Сак астында тотылса да, ул иҗтимагый эшчәнлек алып баруын дәвам итә. Күптән түгел Чанышева Тикшерү комитетыннан тоткын хатын-кызларга туганнарына шалтыратуны рөхсәт итүен таләп иткән иде.

Сентябрь башында исә тикшерү изоляторы кибетендәге бер үк ризыклар төрле бәяләрдән сатыла дип, прокуратурага мөрәҗәгать итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG