Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иван Сафронов үзен дәүләткә хыянәттә гаепләп 22 елга хөкем итүләренә фикер белдергән


Иван Сафронов
Иван Сафронов

Сафронов 22 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итүләрен “юмартлык” дип атаган һәм террорчылар, үтерүчеләр, маньякларга да бу кадәр бирмиләр дигән. Аның сүзләренчә, яклаучылары бу мәхкәмә карарын шикаять иткән.

"Коммерсантъ" һәм "Ведомости" газетларының элекке махус хәбәрчесе Иван Сафронов үзен дәүләткә хыянәттә гаепләп 22 елга хөкем итүләренә фикер белдергән. Аның "Лефортово" тикшерү изоляторыннан җибәргән өч хатын журналист Арина Бородина чыгарды.

"Әгәр миңа текстлар һәм мәкаләләр язуым өчен берничә дистә ел тоткынлык бирәчәкләрен белсәм, мин барыбер аларны язар идем", дигән ул.

Аңа мәхкәмәдә гаебен таныса җәза мөддәтен киметергә тәкъдим ителде, тик ул баш тартты. "Намусымны 22 ел колония дип бәялиләр икән, димәк барам һәм утырам. Әмма чиста намус һәм тыныч җан белән", дип язган Сафронов.

Иван Сафронов 22 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итүләрен "юмартлык" дип атаган һәм террорчылар, үтерүчеләр, маньякларга да бу кадәр бирмиләр дигән. Аның сүзләренчә, яклаучылары бу мәхкәмә карарын шикаять иткән.

Быел сентябрь башында аны дәүләткә хыянәттә гаепле дип таптылар һәм 22 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иттеләр. Шулай ук аңа 500 мең сум штраф һәм иреккә чыккач ике елга иреген чикләү билгеләнде.

Сафроновны 2020 елның июлендә кулга алдылар. Шул чактан бирле ул "Лефортово" тикшерү изоляторында утыра.

ФСБ фаразынча, 2015 елда Сафронов Русия һәм Германия ватандашлыкларына ия сәясәтче Демури Воронинга Сүриядәге Русия гаскәрләре турында белешмәләр биргән, ә 2017 елда үзенең дусты – чех Мартин Ларыш аша Чехиянең махсус хезмәткәрләренә яшерен мәгълүмат тапшырган.

Иван Сафроновның медиада Русия гаскәре, галәм һәм хәрби сәнәгате турында шау-шу тудырган язмалары чыккан иде. Тикшерүчеләр җинаять эзәрлекләве Сафроновның эше белән бәйле булуын кире кага, әмма алар аңа элегрәк журналист чыганакларын ачып бирергә һәм мәхкәмәгә кадәр килешү төзергә тәкъдим иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG