Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугышта Башкортстаннан 218 көндә кимендә 209 кеше һәлак булган


2022 елның 29 сентябренә Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә 209 кеше һәлак булган. Мәгълүмат ачык чыганаклардан алынды.

Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап Азатлык анда китеп һәлак булган Башкортстан һәм Татарстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.

Безнең хисапка күрә, 2022 елның 29 сентябренә, сугышның 218нче көненә, анда һәлак булган Башкортстан кешеләре саны 209га җитте. Шуларның иң күбе Уфа шәһәреннән - 17 кеше, Учалы районыннан - 16 кеше, Әбҗәлилдән - 10 кеше, Белореттан - 9 кеше, Бөрҗән һәм Дүртөйледән - 7шәр кеше, Кушнаренко, Салават, Стәрлетамак районнары һәм Салават шәһәреннән - 6шар кеше, Балакатай, Дәүләкән, Мәләвез, Тәтешле, Чишмә, Яңавыл районнарыннан 5шәр кеше.

Башкортстанда шулай ук Украинадагы сугышка баручы ихтыярилардан ике батальон төзелде, аларга Шәйморатов һәм Доставалов исемнәре бирелде. Безнең мәгълүматка күрә, Украинадагы сугышта инде 5 шәйморатовчы һәлак булган: Денис Фәтхетдинов, Илшат Имангулов, Фиданур Җиһаншин, Вадим Кучербаев һәм Ришат Низамов.

  • 21 сентябрьдә Русиядә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң Башкортстаннан автобус-автобус ирләр Казан, Сарытау, Пенза, Елан, Вольски шәһәрләрендә урнашкан җыелу урыннарына җибәрелде.
  • Республикадан күпме кешенең сугышка алынуы турында мәгълүмат юк, "мондый саннарны без бирмибез", диде Башкортстан хәрби комиссариатының матбугат хезмәте. Социаль челтәрләрдә таралган видеоларга, район башлыкларны биргән кайбер саннарга караганда, беренче көннәрдә һәр районнан 100ләп кеше алынган. Кайбер районнарда җибәрү икешәр тапкыр уздырылды. Башкортстан чигендә, Илеш районында төзелгән вакытлыча тору урынында 25 сентябрьдә 460 кеше кунып чыккан.
  • Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров мобилизацияне шундук хуплап чыкты. "Азат милләтләр лигасы" лидеры Руслан Габбасов Азатлыкка әйтүенчә, хәзер һәр төбәккә халык санына карап никадәр кеше мобилизацияләнергә тиеш дигән фәрман төшәчәк. Мәскәү алдында үзен яхшы яктан күрсәтү өчен һәр төбәк җитәкчесе моны арттырып үтәргә тырышачак, ди ул.
  • 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башлангач та Хәбиров беренчеләрдән булып бу сугышны хуплап чыккан иде.
  • Шул вакыттан бирле Башкортстан Украинаның Русия басып алган төбәкләренә һуманитар олаулар җибәрүдә дә, Путин башлаган сугышка ихтыяриларын озатуда да актив булды.

Узган атнада Азатлык Татарстан өчен дә шундый ук хаританы ясаган иде.

Безнең хисапка күрә, Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан кешеләре саны 133кә җитте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG