Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан депутатлары хөкем ителгәннәрне Украинадагы сугышка җибәрергә тәкъдим итә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстан Корылтае документны Русия думасына керткән. Хәрби хәрәкәтләрдә бер көн катнашуны иректән мәхрүм ителү мөддәтенең 10 көненә тәңгәл дип санарга тәкъдим ителә. Соңрак җәза үтәү мөддәтен кире исәпләячәкләр. Бу авыр җинаять кылучыларга кагылмый диелә.

Башкортстан депутатлары хөкем ителгәннәрне Украинадагы сугышка алырга тәкъдим итә. Әлеге канун өлгесен Корылтай Русия думасына керткән. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Хөкем ителгәннәр Русия мәнфәгатьләрен яклау өчен хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, җәмгыять каршындагы гаебен юа алачак һәм шул рәвешле җинаять җәзасының максатларына ирешәчәк", дип белдергән Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев.

Моны "үзләренең ризалыгы булганда" дисциплинар хәрби бүлекчәләрдә тотылучыларга, мәҗбүри эш җәзасы бирелгәннәргә, ирегеннән мәхрүм ителгәннәргә тәкъдим итмәкчеләр, аларның җәза үтәве кичектерелеп торачак.

Шул ук вакытта документта хәрби хәрәкәтләрдә бер көн катнашуны иректән мәхрүм ителү мөддәтенең 10 көненә тәңгәл дип санарга тәкъдим ителә. Соңрак җәза үтәү мөддәтен кире исәпләячәкләр.

Документка ярашлы, бу 14 яшькә кадәрге балигъ булмаучыларның җенси кагылгысызлыгын бозган җинаятьчеләргә һәм башка төрле авыр җинаятьләр кылучыларга кагылмый.

Әле канун кабул ителмәсә дә, моңа кадәр мәгълүмат чараларында Русия колонияләрендәге тоткыннарны Украинадагы сугышка җибәрүләре турында берничә тапкыр хәбәр ителде. Аерым алганда, моның белән "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте шөгыльләнә диелде.

Оппозиционер Алексей Навальный такымы да Владимир өлкәсенең Мелехово бистәсендәге 6нчы кырыс тәртипле колониясендә утыручы ике ирне Украинадагы сугышка җибәрүләрен хәбәр иткән иде.

Русиянең Украинага һөҗүме 24 февральдә башланды. Мәскәү моны "махсус операция" дип атый, басып алу сугышы булуын кире кага.

21 сентябрьдә Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу Русиянең резервтагы 300 мең хәрбиен Украинага каршы сугышырга җибәрәчәкләрен әйтте.

Шул ук вакытта 2022 елның 29 сентябренә Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә 209 кеше һәлак булган. Азатлык бу мәгълүматны ачык чыганаклардан туплады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG