Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция хезмәткәрләренә мобилизация чорында Русиядән чыгуны тыйганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ленинград порталы мәгълүматынча, чит илгә чыгуны эчке эшләр министры Владимир Колокольцев тыйган. Элегрәк Русия тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләренә 13 илгә чыгарга ярый иде.

Русиянең полиция хезмәткәрләренә мобилизация чорында илдән чыгуны тыйганнар. Бу хакта Ленинград өлкәсенең 47news.ru интернет-басмасы һәм "Baza" басмасы хәбәр итә. Эчке эшләр министрлыгының ике чыганагы бу мәгълүматны Русия туроператорлары ассоциациясенә раслаган.

Ленинград порталы мәгълүматынча, чит илгә чыгуны эчке эшләр министры Владимир Колокольцев тыйган. Әгәр билетлар 21 сентябрьгә кадәр – Русиядә мобилизация игълан ителгәнче сатып алынган булса, тыю юк диелә. Ваzа бу боерыкның 23 сентябрьдә имзалануын яза.

Шулай ук Ваzа мәгълүматынча, эчке эшләр министрлыгының бер хезмәткәрен, билетын мобилизациягә кадәр сатып алган булса да, Русиядән чыгармаганнар. Ә дәүләт серен алу мөмкинлегенә ия полиция хезмәткәрләре чит ил паспортларын тапшырырга тиеш диелә.

Элегрәк тәртип саклау оешмаларында эшләүчеләргә 13 илгә, шул исәптән БДБ илләренә, Төркиягә, Таиландка, Вьетнамга, Куба һәм Кытайга һәм Грузиянең Русия контролендәге Абхазия белән Көньяк Осетия төбәкләренә чыгу мөмкин иде.

47news.ru басмасы полиция хезмәткәрләре ешрак Төркия һәм Таиландка барды дип искәртә.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый һәм моның башка ил җирләрен басып алу сугышы булуын кире кага. Шул ук вакыттта 30 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Русия оккупацияләгән Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләренә Мәскәү билгеләгән дүрт җитәкче белән әлеге төбәкләрне аннексияләү килешүен имзалады. Дөнья илләре бу аннексия белән килешмәячәкләрен, әлеге төбәкләрне Украина җирләре дип санаячакларын алдан ук әйтеп куйды.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG