Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президентының энекәше Хәбировтан Путинның 70 яшьлеген зурлап уздыруны сораган


Русия президенты Владимир Путин һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров. Архив фотосы
Русия президенты Владимир Путин һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров. Архив фотосы

Роман Путин Башкортстан башлыгына “Хөрмәтле Фәритович Хәбиров” дип мөрәҗәгать иткән һәм аннан 7 октябрьдә - Путинның туган көнендә котлау чаралары оештыруны сораган.

Радий Хәбировтан Путинның 70 яшьлеген зурлап уздыруны сораганнар. Әлеге мөрәҗәгать Башкортстан хакимиятләренең электрон мөрәҗәгатьләрне кабул итү сайтында 20 сентябрьдә үк чыккан, моңа Mkset басмасы игътибар иткән.

Документта Русия президенты Владимир Путинның икетуган энесе һәм Русиякүләм Путинны хуплау комитеты башлыгы Роман Путинның имзасы тора.

Ул Башкортстан башлыгына "Хөрмәтле Фәритович Хәбиров" дип мөрәҗәгать иткән һәм аннан 7 октябрьдә (Путинның туган көнендә - ред.) котлау чаралары оештыруны сораган.

Президентны хуплау комитетының "Туган көнең белән, президент!" дигән чара уздырачагы турында Роман Путин бер ай элек Петербудагы конференциядә сөйләгән иде. Ул котлау чаралары кысалаында берәр шәһәрне яки корабны Владимир Путин исеме белән атарга тәкъдим итте.

Документта бу чараның максаты – аерым алганда "халыкны президент тирәсенә берләштерү, җәмгыятьнең рухи нигезләрен ныгыту" диелә.

Mkset әлеге уңайдан Башкортстан башлыгы матбугат хезмәтеннән җавап ала алмаган.

Шул ук вакытта Башкортстан хакимиятләре Уфаның Совет мәйданында Миңлегали Шәйморатовка төзелгән һәйкәлнең ачылыш тантанасына ниятләнгән 28 миллион сумлык лазер тамашасыннан ваз кичте. Һәйкәлне 11 октябрьдә, Башкортстан республикасы көнендә ачмакчылар.

Сүз уңаеннан, бүген Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров авырлыкларга әзерләнергә кирәклеген әйтте.

Аның сүзләренчә, хәзер мобилизациягә карамастан, хакимиятнең төп бурычларының берсе - республиканың социаль-икътисади тотрыклылыгын саклау.

"Безгә чыгымнарны җентекләп анализларга кирәк. Кайбер авырлыкларга әзерләнү мөһим. Әзер булмауга караганда, авырлыкларга һәрвакыт әзер булу яхшырак ", диде Хәбиров.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG