Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә яшәүче Лиана Нургалиевага, мобилизациягә протест белдереп ялгыз пикетка чыгуы өчен гаскәрне дискредитацияләү турында административ эш ачылган. Ул "Цинкта алып кайтсалар, чыгарга соң булачак" дигән плакатын тотып бер минут та тора алмаган, дип хәбәр итә Пульс Уфы Telegram-каналы. Бу гамәле өчен аңа 50 мең сумга кадәр штраф салулары бар.
21 сентябрьдә русияләргә мөрәҗәгатендә президент Владимир Путин өлешчә мобилизация игълан итте.
Русиянең 38 шәһәрендә, шул исәптән Казан һәм Уфада да мобилизациягә каршы протест чаралары узды. Аларда мең ярымлап кеше тоткарланды. Тоткарланганнарның кайберләренә полиция бүлекчәләрендә хәрби комиссариатка чакыру кәгазьләре бирелүе әйтелде.
Узган ялларда социаль челтәрләрдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка атап язылган мөрәҗәгать таралды, анда Чечня яки Дагыстан мисалында Башкортстанда да мобилизацияне туктатып тору сорала.
Мөрәҗәгать авторы Украинада югалтулар саны белән Башкортстан Идел буе төбәгендә беренче урында баруын телгә ала, югалтуларның зур өлеше башкортлар яшәгән Урал арты районнарына карый ди.
Мобилизациягә каршы мөрәҗәгать белән башкорт милли хәрәкәте вәкиле Фаил Алсынов та чыкты. "Украинага каршы сугыш — безнең сугыш түгел. Безнең җиргә читләр һөҗүм итмәде, чит ил җиренә без бәреп кердек", дип искәртте, ата-аналарны улларын якларга, сугышка җибәрмәскә чакырды.
Мәскәү Украинага каршы сугыш башлап озак та үтмәде, март башында Русия административ хокук бозулар кодексына гаскәрне "дискредитацияләү" турындагы маддә өстәделәр. Бу маддә нигезендә сугышка каршы фикер белдерүчеләрне хөкем итәләр. Башкортстанда яшәүчеләр арасында да бу маддә нигезендә штраф алучылар күп булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!