Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мобилизациядән качу. Төркиягә күчеп киткән IT белгече тәҗрибәсе


Төркиягә Русиядән быел мартта күчеп киткән IT-белгеч Булат (фамилиясен күрсәтмәүне сорады) күченү карарын аек акыл белән кабул иткән. Русиядә IT өлкәсе кысылачак иде, мобилизация игълан итү дә вакыт эше генә иде ди ул.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганчы халыкара IT-ширкәтнең Мәскәү филиалында эшләгән 28 яшьлек Булат – сугыш башыннан чит илгә күченүче айтишникларның беренче дулкыныннан. Ул Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан ителгәннән соң кузгалган икенче мөһаҗирлек дулкынындагылар арасында Төркиягә күченергә теләүчеләр белергә тиеш дип санаган күзәтүләре белән уртаклашты.

Китү турында карар кабул итү

Булатның IT-белгечлеге аңа читтән торып эшләргә мөмкинлек бирә, шуңа күрә күченү белән проблем булмаган. Ул эшләгән ширкәт үзе дә глобаль ширкәт булганлыктан, февральдә бу хәлләр башлангач, оешма чит илгә күченүләрне хуплаган гына.

Булат һәм аның хатыны күченү карарын тиз кабул итә: сугыш 24 февральдә башланса, алар инде 27-28 февральдә ук билетлар алып, 2 мартта очып киткән.

— Сайлау бизмәнендә нәрсәләр иде: минем хәрби хезмәт яшендә булуымны искә алсак, минем иминлегем, минем матди иминлегем, безнең яшь гаиләнең иминлеге, карьерам, үземнең һәм гаиләмнең үсеш мөмкинлекләре. Русиядә IT өлкәсенең кысылачагы аңлашыла иде. Кайсыдыр тармагында терелек билгеләре чыгарып ятса да, гомуми хәле авыр булачагы билгеле иде. Моның бер билгесе – вакансияләр кимеде, ә кандидатлар саны артты.

Күченү идеясе эмоциональ рәвештә кабул ителсә дә, аек акыл белән кабул ителде. Чөнки мобилизациянең игълан ителәчәге билгеле иде – инде ул вакытта ук хәрби көчләр җитми иде. Бу Киев янындагы берничә бәрелештән соң ук күренде, — дип сөйләде Булат.

Башта гаилә Истанбулга килә. Ник Төркия дигәндә, "чөнки ил НАТО әгъзасы булып тора, сәясәтче буларак ил президенты Эрдоган Путин белән мөнәсәбәтләрдә үзен башка көнчыгыш лидерларына караганда иң тотанаклы буларак күрсәтте", ди. Истанбулда бер ай яшәгәннән соң көньякка, курорт шәһәрләре ягына күченәләр. Анда тормыш тынычрак ди Булат.

Билетлар һәм Русия чиген узу

Билетларны Turkish airlines аша сатып алганнар, ул вакытта бер якка бер билет 20-30 мең чамасы торган. Чикне узу стресс булган. Булаттан сәфәр максаты турында сораганнар.

— Мин эш дип атадым. Һәм миңа көтелмәгән, стандарт булмаган сорау бирделәр: "Сезнең Украинадагы оешмагыз ябыламы әллә?" диделәр. Юкса, минем оешма Украина белән бәйле түгел, мин глобаль ширкәтнең филиалында гына эшлим, зур ширкәтнең бер заказчысы Украинада урнашкан булып чыкты. Мин, уйлап бетермичә, әйе, дидем. Юкса, сорауны ачыклап, компаниянең Украинаныкы булмавын, оешманың күп илләрдә урнашуын, заказчының гына Украинада аутсорста икәнен әйтәсе иде. Әмма минем җаваптан соң чик сакчысы үзе кирәк дип тапкан җиргә шалтыратып, минем контактларны җиткерде. Мин бу вазгыятьне үз кулыма алырга теләп, ширкәтнең Төркиягә эшкә юлламасын күрсәттем. Шуннан соң ул бераз йомшарды, әмма ахырда барыбер минем телефонымны язып алды. Бу хәл әлбәттә бик ачуымны чыгарды, миңа карата мондый мөнәсәбәт һич ошамады, күңелемә кереп калды, — дип сөйли ул.

Торак табу, документлар әзерләү

Мартта Төркиягә күчеп китүчеләр күп булды, Булат гаиләсенә дә Истанбулда торак табу да, документлар әзерләү, банк хисаплары ачу авыр булган.

— Минем Төркиягә кыска гына ялга килгәнем бар иде, мондый шартларда беркайчан булганым булмады. Бер ай буена Истанбулда һәм Истанбул тирәсендәге банкларда йөреп, мин тәки хисап ача алмадым. Ахырда үзем эшләгән оешма ярдәмендә генә курорт шәһәрендәге банкта эшли алдым, — ди ул.

Аның сүзләренчә, банкларда өстән төшкән төгәл эш тәртибе юк. Һәр филиалда филиал мөдире үзе хәл итә.

— Бер филиалга керәсең, ул икенчесеннән бөтенләй аерыла. Шул ук вакытта ялгыш кына "миңа башка бүлектә бу операцияне рөхсәт иттеләр, сез дә рөхсәт итәргә тиеш" дисәң, алар моңа колак салып, рөхсәт итәргә мөмкин. Мин бу хәйләне берничә айдан соң гына аңладым.

Гомумән, төрекләр белән сөйләшә-килешә белергә кирәк ди Булат.

— Бу яктан Русиягә караганда да ныграк әзер булырга кирәк. Монда элемтәләр булуы Русиягә караганда да ныграк тәэсир итә. Хезмәт күрсәтүче һәр оешмада "үз кешең" булырга тиеш – банкта, мәсәлән, сине таный торган бер консультантка беркетелсәң, бик күп сорауларны хәл итәргә була.

Булатның кулында эше, аны яклап торучы ширкәте булганлыктан күп киртәләрне узу барыбер җиңелрәк бирелгән. Ул эшләгән оешма вакытлыча яшәү рөхсәтен алуда, банк картасы ачуда ярдәм иткән, түләүле һәм түләүсез иминият програмнары ачкан. Шулай ук күченергә мәҗбүр булган хезмәттәшләре дә ярдәм иткән.

Ул вакытта вакытлыча яшәү рөхсәте документы алу өчен 180 көн бирелә иде. Хәзер бу 90 көнгә калдырылды.

Нәрсәгә күнегеп бетеп булмый?

— Ашауга күнегә алмыйм, Төркиядәге ашамлыкларны мондагылар "кебабча" дип атыйлар: кыздырылган ит, бик күп май. Шуңа күрә үзем әзерлим яки Европа кухнясы булган кафеларны эзлим. Чүп күп, моңа да ияләшә алмыйм.

Тагын бер момент: төрек ирләре тупас та була ала. Мәсәлән, алар баш тартырга яки "юк" дип әйтергә теләгәндә эмоциональ булырга мөмкин. Даруханәләрдә, мәсәлән, ниндидер дарулар табылмаса, берничә мәртәбә "Китегез моннан" кебек ишарәләр ясарга яки канәгатьсез кыяфәт чыгарырга мөмкин.

Эссегә күнегеп бетә алмыйм: хәзер әле түзәрлек, әмма июльне әйтеп бетерерлек түгел.

Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә: биредә юл аша якында машина булмаганда гына кичәргә ярый. Бик сирәк очракта кызыл ут янганда да машиналар алдыннан әрсез рәвештә чыгарга була. Мин монда машина алып та йөрттем. Монда рөхсәт ителгән хәрәкәт полосасын искә алучы да юк, камералар булмагач, тизлек саклаучы да, борылыр алдыннан фара белән алдан хәбәр итү тәртибе дә юк. Шул ук вакытта сине тиз йөрергә "өйрәтергә" ашкынып торучылар да табыла.

Иң күнегә алмаган әйберем: мин бу илне озак вакыт үз өлешемне кертергә теләгән минем илем дип кабул итә алмыйм. Әйе, бу вакытлыча, аеруча курорт вакытында яшәргә шактый кулай, тәмле җиләк-җимеш ашап, диңгездә коенып, гадәти русиялегә җитмәгән җылыны җыеп яшәп алганнан соң, тагын кая да булса дәвам итәргә уйлыйм.

Күченер алдыннан нәрсәгә әзер булырга кирәк?

Кайбер кеше күченергә алдан әзерләнә, кемдер берничә көн эчендә чыгып китәргә мәҗбүр. Нәрсәгә әзер торырга кирәк?

— Барысы да сезнең финанс мөмкинлекләреннән, яшегездән, туган илегездә чишелми калган мәсьәләләрдән (сәламәтлек, документлар, бизнес , финанслар белән бәйле, ниндидер дәүләт порталларына онлайн керә алу мөмкинлекләреннән, электрон ачкыч ясый алу проблемнары, туганнар белән мөнәсәбәт, ипотека, милек) тора. Русиядә хезмәт кодексы нигезендә эшләсәгез, салым ставкасы үзгәрәчәк, шуңа әзер булырга кирәк. Күчемле һәм күчемсез милеккә, сезнең исемнән башка операцияләр кылуга ышанычнамә төзеп калдыру бик нык ярдәм итә. Моннан тыш, бөтен документларны үзегез белән алыгыз, — ди Булат.

Төркия соңгы тукталышмы?

Булатның Төркиядә озакка каласы килми – бәлки, яңа елга кадәр. Һәм соңгы вакыйгалар аркасында кимендә ярты ел дәвамында Русиягә кайтырга теләге юк.

— Кыска вакытлы булса да мөһаҗирлек өчен комфортлы, перспективалы илне карарга кирәк. Озын вакытлысы турында инде әйтәсе дә юк. Ләкин 24 февральдән соң планлаштыру офыгы ике елдан – бер елга, аннары максимум ничек кирәк алай булса да бер-ике айга әйләнде, - дип сөйләде Булат.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә. Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый.
  • Мобилизация игълан ителү белән Русиядән ирләр Казакъстан, Грузия, Финляндия һәм башка иләргә күпләп кача башлады. Илдән инде йөзләрчә мең кешенең китүе билгеле.
  • Русиянең кайбер төбәкләрендә мобилизациягә протест чаралары узды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG