Узган ялларда Уфада һәм Башкортстанның сигез районында мобилизацияләнгәннәр хөрмәтенә корбаннар чалганнар һәм күмәк намаз кылганнар, дип хәбәр итә "Коммерсантъ".
Бу чараны оештыручы – республиканың вице-премьеры Азат Бадранов элегрәк корбан ашларының 16 мәчеттә узачагын игълан иткән иде. Бадранов сүзләренчә, мәчетләрне сайлаган вакытта Украинадагы сугышта булучылар һәм якында сугышка китәсе кешеләрнең туган җирләре исәпкә алынган.
Шулай ук ул хәрби күнегүләрнең соңгы икенче атнасы баруын, хәрби бүлге штабында шәхси эшләре каралганнан соң һәм хәрби килешүләр төзелгәннән соң үзенең Украинадагы сугышка китәсен әйткән.
Соңрак Бишбүләк районы башлыгы Артур Зарипов социаль челтәрләрдә "Бишбүләк һәм мәчетләрендә һәм Бикколда "махсус операция"дә катнашучы безнең егетләр хөрмәтенә корбаннар чалынды, намаз кылдылар", дип язды.
- 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
- Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә. Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый.
- Башкортстанда ирләрен мобилизация белән сугышка озатырга мәҗбүр булган һәм вәгъдә ителгән акчаларны ала алмаучы хатыннар ул акчаларның килмәве турында чаң кага. Авыр хәлдә калган хатын-кызлар арасында хәзер көнен көнгә ялгау өчен өстәмә кредит алырга җыенучылар да бар.
- Мобилизациягә укытучылар да эләгә. Эләкмәгәннәре чит илләргә китәргә тырыша. Мәгариф өлкәсе ир укытучыларга кытлык кичергәндә, бу вазгыятьне тагын да катлауландыра. Мәсәлән, Башкортстаннан кимендә өч мәктәп укытучысының мобилизацияләнүе билгеле. Татарстанның югары уку йортлары хезмәткәрләренә чакырулар килгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!