Accessibility links

Кайнар хәбәр

Синҗанда Кытай коммунистлар фиркасе корылтае алдыннан йөзләгән уйгырны тоткарлаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тоткарланучыларның төп өлешен 2000 елдан соң туган яшьләр тәшкил иткән.

Синҗанда Кытайның коммунистлар фиркасе корылтае алдыннан йөзләгән уйгырны тоткаларганнар. Моны төбәктә тәртип бозу булмасын өчен эшләнә дип аңлатканнар. Бу хакта Radio Free Asia Синҗан хакимиятенә һәм үз чыганакларына сылтанып хәбәр итә.

Медиа язуынча, беренче тоткарлаулар әле июль аенда ук башланган. Октябрь башында хакимият Синҗанга баруны тыйган. Моны кешеләр үз төбәгеннән китмәсен өчен эшләнгәннәр.

Кытай коммунистлар фиркасенең Панҗим авылы бүлеге секретаре сүзләренә караганда, соңгы тоткарлаулар сентябрь ахыры – октябрь башында узган. Моны фирканең корылтае алдыннан узган репрессиянең бер өлеше дип әйткән ул. Аның сүзләренчә, тоткарланучыларның исемлеген төбәк түрәләре төзегән.

"Нигездә бу 2000 елдан соң туган яшьләр – куркыныч буын вәкилләре", дип белдергән ул.

Журналистлар Хотан шәһәре идарәсенең куәт оешмасы командирына шалтыраткан. Ул өендә булмаган, телефоннан әнисе җавап биргән. Ул улының "Strike Hard кампаниясе" башланганнан соң "кешеләрне тоткарлау белән мәшгуль" дигән. Әлеге ханым 1-2 мең кешенең кулга алынуын әйткән.

Кулҗе (Инин) офицеры белдерүенчә, соңгы репрессияләрдә полиция 125 кешене тоткарлавы турында әйткән. Моны ул "куркыныч буын вәкилләре" булуы белән аңлаткан.

Быелның сентябрь аенда БМОның кеше хокуклары идарәсе Синҗанда уйгырларны эзәрлекләү турындагы хисабын чыгарды. Документта әйтелгәнчә, Кытай хакимиятләре Синҗан-Уйгыр төбәгендә террорчылык һәм экстремизм белән көрәшкәндә кеше хокукларын "җитди бозган". Пекинның уйгырларга һәм башка мөселман халыкларга карата гамәлләре кешелеккә каршы җинаять булырга мөмкин дип белдерделәр БМОда.

2014 елдан бирле Кытай хакимиятләре уйгырларга каршы репрессив сәясәт алып бара. Көндәлек түбәнсетүләр, эзәрлекләүләр, киңкүләм таралган стерильләштерүләр, уйгурларның балаларын дәүләт ятимнәр йортына урнаштырулар һәм мәдәниятләрен, диннәрен, телләрен юк итү өчен күптөрле чаралар кулланулары турында даими хәбәр ителә.

АКШ Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә уйгырларга карата гамәлләрне геноцид һәм кешелеккә каршы җинаять дип игълан итте.

Кытайдагы "тәрбия лагерьләре" хакында хәбәрләр тышкы дөньяга өч ел элек тарала башлады. Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Андагы татарлар да башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьләренә" озатыла. Чит илләргә йөрү, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылу, Мәккәгә хаҗга бару Кытай дәүләте алдында гаеп санала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG