Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ойрат-калмык халкы конгрессы Калмыкстанның бәйсезлеге турында декларация чыгарды


Документны әзерләгән милли активистлар калмыкларның телен һәм мәдәниятен саклау өчен тулы бәйсезлек — мәҗбүри шарт булып тора дип саный. 

Кичә, 27 октябрь кичендә интернетта бер көн алдан төзелгән документның —"Калмыкстан республикасының дәүләт бәйсезлеге турындагы" декларациянең тексты чыкты.

Аны Ойрат-калмык халкы конгрессы әгъзалары әзерләп имзалаган.

Имзалаучылар һәм авторлар арасында Калмык телен үстерү үзәгенең элекке җитәкчесе Арсланг Санджиев, "Яблоко" фиркасенең төбәктәге лидеры Батыр Боромангнаев, активистлар Владимир Довданов, Эренцен Доляев, Альберт Шәрәпов һәм башкалар бар.

Бу документ Калмык АССРының Югары шурасв 1990 елда кабул иткән башка бер декларациягә таяна.

Ул чакта халык депутатлары халыкларның үзбилгеләнүгә хокукына таянып, демократик һәм хокукый калмык дәүләтенең суверенитетын игълан итте.

2022 елгы декларация авторлары фикеренчә, республиканың беренче президенты Кирсан Илюмжиновның гамәлләре һәм Владимир Путин идарә итә башлагач аеруча көчәйгән Мәскәү басымы аркасында, совет берлеге таркалган чорда төзелгән беренче декларациядәге принциплар гамәлгә ашырылмаган.

Конгресс декларациясендә хәзерге Русия режимына шикаятьләре санап узылган, бу күренешләр документ авторларын бәйсезлек өчен көрәш башлауны игълан итәргә этәргән.

Әйтик, алар арасында "илне акылсыз рәвештә үзәкләштерү һәм милитаризация", "Кремльнең Русия яулап алган, урыс булмаган халыкларның мәдәниятләренә һәм телләренә һөҗүме", "халыкара җинаятьләр кылу" кебек сәбәпләр һәм Русиянең авторитар, империячел сәясәт алып баруын искәрткән тагын биш пункт бар.

Кремль сәясәте белән риза булмавын белдереп, Ойрат-калмык халкы конгрессы "ойрат-калмыкларны Русиягә булган колониаль бәйлелектән тулысынча азат итәргә кирәклеген" белдерә һәм "Калмыкстан республикасының Русия Федерациясеннән чыгуына ирешү өчен карарлы булуын", бәйсез һәм суверен дәүләт төзергә ниятләвен игълан итә.

Документ авторларв фикеренчә, калмыкларның барлыгын, телен һәм мәдәниятен саклау өчен тулы бәйсезлек — мәҗбүри шарт булып тора

Декларация тексты башка илләрнең хөкүмәтләрен Калмыкстанны азат итү кирәклеген танырга чакыра һәм "Гаделлек тантана итсен" дигән сүзләр белән тәмамлана.

Ойрат-калмык халкының конгрессы милли активистларның халык җыеннарын — чуулганнарны үткәрә, алар Элистада 2015 елдан уза. 2021 елда чираттагы җыенны оештыручыларны полиция тоткарлады. Бүген Конгресс әгъзаларының бер өлеше мөһаҗирлектә, башкалары Русиядә кала бирә һәм эзәрлекләүләргә дучар ителә.

  • 2022 елның февралендә Украинада сугыш башланганнан соң, Русиянең таркалырга мөмкин булуы турында еш фикер алыша башладылар. Русия субьектларының бәйсез киләчәге турындагы мәсьәләләрне Азат милләтләр лигасы конференцияләрендә, Азат халыклар форумнарында сөйләштеләр. Татар, башкорт, казакъ, бурят, эрзя кебек милләтләрнең активистлары үз төбәкләренең бәйсез булуын теләвен әйтте.
  • Октябрьдә Украина Югары Радасы Чечняны "Русия вакытлыча оккупацияләгән төбәк" дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG