6 ноябрь Татарстан Конституциясен кабул итү көне билгеләнде. 30 ел элек булган вакыйга тыныч кына, артык игътибар бирмичә генә үтте. Берничә эл элек аңа багышлап төрле җыеннар, конференцияләр оештырыла иде, Татарстанның элекке президенты, бүген дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев та аларда катнашып, ара-тирә фикерләр ычкындырып, бу темага игътибарны җәлеп итә иде. Бу юлы тынлык. Федераль үзәк каршында аерым Конституциябез бар дип мактану урынсыз санала. Шулай да быел ялга туры килгән бәйрәмне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов искә алып үтте.
"Үткән өч дистә елдагы вакыйгалар республикада яшәүче барлык халыкларның тарихи, милли һәм рухи хәзинәләрен, мәдәниятен һәм телен саклауда һәм үстерүдә төп канунның зур әһәмияткә ия булуын дәлилли. [...] Басым ясалганда Татарстан Конституциясенең безне туплаучы роле аеруча мөһим. Конституция безне Ватанның һәм республиканың милләтпәрвәрләре булырга өйрәтә. Ил лидеры Владимир Владимирович Путин тирәсендә тупланып, без илнең бердәмлеген ныгыту юнәлешендә эшләвебезне дәвам итәрбез, барлыкка килгән киртәләрне узарбыз" диелә аның котлау сүзендә.
1990 елның 30 августында кабул ителгән Суверенитет турындагы Декларациядән соң ике ел узгач кабул ителгән Конституциядә республиканың мөстәкыйльлегенә, республика ватандашлыгына, чит дәүләтләр белән элемтәләр булдыруга, сугыш пропагандасы тыелуга, федераль үзәк белән шартнамә нигезендә мөнәсәбәт коруга басым ясалды. Бүген бу маддәләр берсе дә юк диярлек. 1992 елда кабул ителгән документ бүген гамәлдә булган Конституциядән нык аерыла. Ул федераль үзәктән булган басым аркасында үзгәртелде, Русиянеке белән тәңгәл китерелде. Татарстан Конституциясе 17 тапкыр үзгәреш кичерде, соңгы тапкыр үзгәртү 2012 елда булды. Быел Татарстанның Конституция мәхкәмәсе дә бетерелде. 30 елда менә шундый үзгәрешләр.
Татарстан Конституциясе төрлечә үзгәртелсә дә татар теле, мәгарифкә кагылышлы төп маддәләр калды. Татар һәм урыс телләре – Татарстанда дәүләт телләре һәм алар бертигез дәрәҗәгә һәм хокукка ия. Бу үзгәртелмәде. Татар телен уку, укытуга кагылышлы маддәләр дә үзгәртелмәде. Әмма 30 ел дәвамында татар теле үсеш кичермәде генә түгел, ул үзенең тиешле югары дәрәҗәсенә дә җитә алмады. Бу гына түгел, мәгариф өлкәсендә туган телдә белем алу гарантиясе тормышка аша алмады. Республиканың гына түгел, Русия Конституциясендә дә язылган сүзләр кәгазьдә генә калды. Федераль үзәкнең министры фәрманнары конституцияләрдән көчлерәк булып, милли мәгарифне үз ягына ничек кирәк, шулай үзгәртә алдылар ди экспертлар. 1990нчы еллардагы кебек татар телен укыту күләме дә, дәүләт теле буларак уку да юк бүген.
Конституциядә татар теле генә дәүләт теле — бу мөмкин идеме?
1992 елда Татарстан Конституциясен кабул итүче депутатлар арасында җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова да була. Депутатлар документны бертавыштан кабул итте. Анда бердәнбер дәүләт теле итеп татар телен язып була идеме дигән сорауга ул, тел мәсьәләсе 1990 елны Суверенитет турында Декларацияне кабул иткәндә үк кулдан ычкындырылды, дип искә ала.
Декларациягә бер генә тел — татар теле дип кереп калган булса, Конституциягә дә шулай язылган булыр иде
— Декларацияне кабул иткәндә үк без телне бирдек. Аны кабул иткәндә Миңтимер Шәймиев дәүләт телләре икәү булырга тиеш дип басым ясады. Бу соңгы бер сәгатьтә генә уйлап табылды. Декларациянең беренче вариантында татар теле бердәнбер дәүләт теле дип язылган иде. Бу татар теленең статусын күтәрү өчен кирәк иде. Булмады, керттермәделәр. Гәрчә милли хәрәкәт шуның өчен көрәште, — дип искә ала ул. — 1992 елда Конституцияне кабул иткәндә ике дәүләт теле дигәнгә кешеләр күнеккән, риза иде. Декларациягә бер генә тел — татар теле дип кереп калган булса, Конституциягә дә шулай язылган булыр иде. Декларациянең көче зур чак бит ул. Бер тел генә булса, башка вазгыять булыр иде. Кануннар кабул ителер иде, бакча, мәктәп, урта, югары уку йортларында аны укыту башкача булыр иде. Эш урыннарында татар теле эш теленә әверелер иде. Бүгенге кебек "Ник татарча сөйләмисез? Ник документлар татарча түгел?" дип таләп итеп, үртәлеп утырмас идек.
Бүген безнең соңгы фронт сызыгы булып мәктәпләр калды. Мәктәпләрдә татар телен кыскартыр өчен Мәскәүнең бер кануны җитте. Бүген дәүләттән көтәсе түгел, бар нәрсә урындагы шәхесләрдән тора. Мәскәүнең камчысы белән мәктәпләрдә татар теле кыскартылса да, һаман да тулысынча татарча укытып яткан мәктәпләр бар, тәрбияне татарча алып барган уку йортлары эшен дәвам итә. Мәктәп мөдирләре, укытучылар тырыша. Аерым шәхесләрнең тырышлыгы. Аларны әйтәсем килми, прокуратураны аларга котыртасым килми.
Бәйрәмова бүген гамәлдәге Конституция 1992 елда кабул ителгән документ түгел, ул кырыкка киселде, туралды дип көрсенә. Суверенитет нормалары юкка чыкты, ди ул. Мәрхүм депутат, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин "Татарстан – нейтраль дәүләт" дигән төшенчә керткәнен искә алып, Татарстан бер сугышта да катнашмый дигән маддә булганын да искәртә ул. "Хәзер бу маддә юк, күрәсез, сугышабыз, халык үлә. Ә никадәр мөһим булган ул", диде Бәйрәмова.
Татар телендә белем алу Конституциядә бар, чынбарлыкта юк
Милли мәгариф белгече, математика фәннәре кандидаты Марат Лотфуллин Конституциядә телгә дә, мәгарифкә дә кагылышлы барлык маддәләр бар, әмма Русиядәге сәясәт республикадагы татар теленең үсешенә киртә куя дип саный.
— Конституциядә мөстәкыйль мәгариф системын булдыру каралган. Беренче елларны шул юнәлештә эшләү булды да. Русия Конституциясе дә безгә татар телендә мәгарифне булдыру, дәүләт телен үстерү мөмкинлеген гарантияли. Андагы 68нче маддә Русия халыкларына туган телләрен сакларга, үстерергә гарантия бирә, милли мәгариф системын төзү каралган. Туган телне дәүләт теле буларак укытулар барысы да бар, туган телдә урта белем бирү турында да язылган, — ди Марат әфәнде. — Барысы да бар. Әмма Русиядә бу гарантлияләр эшләми. Туган телдә мәгариф төп белем бирү белән генә чикләнде. Туган телдә 9нчы сыйныфка кадәр генә укый алабыз, аннары, рәхим итеп урысчага күч! Аттестация, имтиханнар бирү дә урыс телендә генә. Бу — канун түгел, Русия мәгариф министры фәрманы гына булса да без аңа буйсындык. Шулай яшәргә мәҗбүрбез. Русия кануннары нигезендә туган телдәге мәгариф чикләнгән килеш эшли. Бу бар халыкларга да кагыла, әмма башкалардан аермалы татарларда тулы белем бирү системы бар иде. Инкыйлабка кадәр дә, совет вакытында да шулай эшләде. Хәзер генә бу Мәскәүгә комачаулый.
Марат Лотфулллин Конституциядә тиешлечә язылган маддәләрне гамәлгә кую механизмнары булдырылмады, дип саный. Телне тормышта куллану шартлары булдырылмады, ди галим.
Татар теленең дә дәрәҗәсе күтәрелсен өчен телне үстерергә кирәкми, тормышта куллану мөһим!
— Бер документта да урыс телен белү таләп ителми, әмма урыс телен белмәсәң, беркая да эшкә урнаша алмыйсың. Урыс теленең өстенлеге урыс теленең белем бирү компетенциясенә нигезләнә. Ә татар теленә кагылганда ул юк. Урыс теленнән, урыс телендә имтиханнар бирелмәсә, бала 10-11 сыйныфка күчә алмый. Мәктәпне тәмамлаганда урыс теленнән сынау узмасаң, югары уку йортына ишекләр ябык. Нинди генә белгечлеккә керсәң дә урыс теле кирәк, — дип искәртә галим. — Татар теленең дәрәҗәсе күтәрелсен өчен телне үстерергә кирәкми, тормышта куллану мөһим! Ничек кулланырга? Татар телендә белем бирү компетенциясен булдырырга. Без аны даими таләп итәргә тиеш. Туган телләрдән имтихан булырга тиеш. Федераль дәүләт стандартларында ул язылып куелырга тиеш.
Татарстан Конституциянең беренче варианты кире кайтырмы?
Лотфуллин шулай да оптимистик фикер йөртергә тырыша. Бүгенге хәлләр Русия Конституциясенең үзенә дә, халыкара, кешелек нормаларына да каршы килгәнгә күрә бу озакка бара алмый дип исәпли ул. Татарстан Конституциясе тагын да көчлерәк булачак дигән өметтә яши галим.
Аның белән җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Бариев та килешә. 1992 елда кабул ителгән Татарстанның Конституциясе кире гамәлгә кайтачак дигән уйлар белән яши ул. Аның фикеренчә, татар теле үсеше, татар телендәге мәгарифкә кагылышлы маддәләр барысы да уйланылып, төпле итеп язылган, әмма Русиядәге сәясәт моны булдырмас өчен киртәләр тудыра.
— Татарстанда бер генә дәүләт теле - татар теле дип язылган булса да, Русиядә дәүләт теле - урыс теле дип кабул ителгәч, ә Татарстан - Русиянең субьекты дип танылгач, нишли аласың? Автоматик рәвештә башка тел дә тагылачак иде. Без татар телен бердәнбер дәүләт теле дип кабул иткән очракта да безне барыбер сындырачаклар иде, — ди Бариев. — Безнең барысы да бар иде бит. Татар мәктәпләренең дәрәҗәсе күтәрелде, яһүдләр дә балаларын да татар-төрек мәктәпләрендә укытырга теләде, укыттылар да. Татарча матбугат гөрләде, татарча эш барды. Хөкүмәттә татар теленә карата мөнәсәбәт уңай булды. Мәктәпләр, бакчалар ачылды, яхшы эш алып барылды.
Дәүләтсез халык – бәхетсез халык
Әмма федераль үзәк башта милли-төбәк компонентын алып ташлады, аннары федераль стандартлар кертелде. Русиядә куәт структуралары идарә иткәндә нишли алсын Татарстан үз Конституциясе белән? Дөрес, бәйсез дәүләт Конституциясе иде ул башта. Хәзер без башка шартларда яшәргә мәҗбүр. Гамәлдәме ул Конституция, эшләмиме - бүген сүз куерту артык. Дәүләтчелек атрибуциясе буларак булса да калсын ул. Конституция мәхкәмәсен дә саклыйсы иде. Президентлыкны да. Колония булып калганда, мөстәкыйльлек булмаганда бернәрсәне дә тормышка ашырырга бирмиләр. Дәүләтсез халык – бәхетсез халык.
Бариев Украинадагы сугыш барганда 6 ноябрьне бәйрәм итеп кабул итә алмыйм, әмма 1992 елдагы Конституциягә кире кайтуыбызга ышанам дип әйтте Азатлыкка.
- Татарстан Конституциясенең 30 еллыгын Истанбулдагы татарлар аерым җыелып билгеләде.
- Русия хакимияте экстремистик дип таныган Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Анталья шәһәрендә пикетка чыкты.
- Казанда "Азатлык" татар яшьләре берлеге Бауман урамында Татарстан байракларын таратты.
- Шуннан башка Татарстан Конституциясен искә алу чаралары булмады.
Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе
Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе
1. Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре.
2. Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан республикасының дәүләт телләре бертигез нигезләрдә кулланыла.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум