Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия эчке эшләр министрлыгы "Конституция тоткан кыз" Ольга Мисикны эзләүгә биргән


Ольга Мисик протест чарасы вакытында полиция хезмәткәрләре алдында Русия Конституциясен укый, Мәскәү, 27 июль 2019
Ольга Мисик протест чарасы вакытында полиция хезмәткәрләре алдында Русия Конституциясен укый, Мәскәү, 27 июль 2019

Аны ни сәбәпле эзләүгә бирүләре әлегә билгеле түгел.

Русия эчке эшләр министрлыгы "Конституция тоткан кыз" Ольга Мисикны эзләүгә биргән. Бу мәгълүмат министрлыкның эзләү базасында да чыккан, моны Мисик үзе дә Telegram-каналында язып чыкты.

Мисик – сәяси оппозиция активисты, 2019 елда протест акциясендә куәт хезмәткәрләре каршында Русия Конституциясен кычкырып укыганнан соң танылган студент. Ольгага ул вакытта 17 яшь иде.

2021 елның маенда Мисик "федераль әһәмияткә ия будка турындагы" эштә гаепле дип табылды. 2020 елда активистлар "Новое величие" эше нигезендә гаепләнүчеләрне яклау чарасында Мәскәүдә Баш прокуратура бинасы янындагы будкага буяу агызган һәм плакат ябыштырган иде. Халык телендә бу эшне "федераль дәрәҗәдәге будка" эше дип атап йөрттеләр. Мәхкәмә кызның иреген ике елга чикләде.

2022 елның августында Мисик өенә федераль иминлек хезмәте (ФСБ) һәм полиция хезмәткәрләре килә башлавын сөйләде. Июльдә аңа өендә яшәмәве турында рапорт төзеделәр. Кыз үзе өстеннән Шелест О. А. исемле хатынның берничә әләк язуын, бу әләкләрендә Мисикка каршы "фейклар яки гаскәрне дискредитацияләү" турында җинаять эшләре ачуны соравын сөйли.

Мисикны нинди маддә нигезендә эзләүләре әйтелмәгән. Активист Telegram-ында иреген чикләүне иректән мәхрүм итү җәзасына алыштыруларын, әмма бу хакта үзенә дә, адвокатына да хәбәр итмәүләрен яза. Шул ук вакытта эш кәгазеннән күренгәнчә, бу мәсьәләдә материаллар мәхкәмәгә әле килгән генә, утырыш 15 ноябрьдә узачак.

  • 2021 елда Ольга Мисик Азатлык оештырган ел шәхесен сайлауда икенче урын алды. 280 укучыбыз аңа тавышын биргән иде.
  • Узган ел Ольга Мисик җанисәптә татар булып язылачагын белдерде. Активист кыз твиттерда "Мин җанисәптә татар милләтен һәм татар телен күрсәтәчәкмен, чөнки мине һәрвакыт милләтемнән оялырга мәҗбүр иттеләр: мәктәптә – сыйныфташлар, балалар лагерында – яшьтәшләр яки федераль каналларда пропагандистлар" дип язып чыкты.
  • 24 февральдә, Украинага һөҗүм иткәннән соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатып, сугышка каршы булучыларны ике яңа маддә нигезендә хөкем итә башлады. "Ил гаскәрен дискредитацияләү" һәм гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату маддәләре нигезендә русияләрне хәтта социаль челтәрләрдә фикер белдергәне өчен дә хөкем итәләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG