Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дональд Трамп АКШ президенты сайлауларында катнашачагын игълан итте


Дональд Трамп. Архив фотосы
Дональд Трамп. Архив фотосы

Ул президентлыкка үз намзәтен Республика фиркасеннән тәкъдим итмәкче. Мин президент булган чорда дөньяда тотрыклылык күбрәк иде, диде ул һәм хакимияттә калган булсам, “Украинада сугыш булмас иде”, дип белдерде. Әмма шул ук вакытта аңа каршы өч тикшерү эше алып барыла.

Сишәмбе, 15 ноябрьдә АКШның элекке президенты Дональд Трамп 2024 елда узачак сайлауларда катнашачагын игълан итте. Ул президентлыкка үз намзәтен Республика фиркасеннән тәкъдим итмәкче.

Үзенең Флоридадагы Мар-э-Лаго резиденциясендә тарафдарлары каршында чыгыш ясап, Трамп Кушма штатларның "коточкыч хәлдә" булуын белдерде, моңа АКШ президенты Джо Байденны һәм демократларны гаепләде.

Мин президент булган чорда дөньяда тотрыклылык күбрәк иде, диде ул һәм хакимияттә калган булсам, "Украинада сугыш булмас иде", дип белдерде. "Американы кире кайтару хәзердән башлана", диде Дональд Трамп.

Ак йортта дүрт ел идарә иткәннән соң, 2020 елгы сайлауларда Трамп демократ Джо Байденга җиңелде, сайлауларның нәтиҗәләре белән ул әле дә килешми.

Беренче сайлаулар белән чагыштырганда, 2024 елгы сайлауларда Трампның көндәшләре көчлерәк булуы бар. Төп көндәше – Флорида губернаторы Рон Десантис булырга мөмкин, ул Флоридадагы губернатор сайлауларында күпчелек тавышны җыеп җиңгәннән соң, үз намзәтен президент сайлауларында да тәкъдим итәргә җыена дип саныйлар.

Трампның тагын бер көндәше – Вирджиния губернаторы Гленн Янгкин булырга мөмкин.

Трамп ике губернатор турында да тискәре белдерүләр ясады.

Шул ук вакытта Трампка каршы алып барылган өч тикшерү эше дә бу сайлауларда көтелмәгән юнәлешне бирергә мөмкин. Ике эшне федераль прокуратура, берсен – Джорджия прокуратурасы алып бара.

Федераль прокуратура аның президент документларын канунсыз саклавын тикшерә. Шулай ук 2021 елның 6 гыйнварында Трамп тарафдарларының Конгресс бинасына бәреп кереп, президент сайлаулары нәтиҗәләрен теркәүгә комачауламакчы иде, моңа Трампның да катнашы булган дип шикләнәләр. Джорджия прокуратурасы исә штатта 2020 елгы сайлауларда Трампның сайлау нәтиҗәләрен үзгәртергә тырышуын тикшерә. Бу тикшерүләрдән соң аңа гаепләүләр белдерелерме – билгеле түгел.

  • АКШ тарихында бары тик бер президент кына – Гровер Кливленд кына дүрт еллык тәнәфестән соң икенче тапкыр президент булып сайланган. Бу 1893 елда булган.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG