Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 2,5 мең бала ерак урнашкан мәктәпләргә йөреп укырга мәҗбүр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бөтен укучылар да өйләренә якын мәктәпләрдә укый алсын өчен 60 миллиард сум кирәк диелә. Казанның Чистай урамындагы “Столичный”  микрорайонында һәм Рәүис Гәрәев урамында ике яңа мәктәп төзелә. Һәркайсының бәясе – ике миллиард сум.

Казанның 2,5 мең укучысы өеннән еракта урнашкан мәктәпләрдә белем алырга мәҗбүр. Бу хакта бүген, 22 ноябрьдә Казан шәһәр думасының чираттагы утырышында шәһәрнең мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов җиткерде, дип яза "Реальное время".

Аның әйтүенчә, бөтен гаиләләр дә балаларын өйләренә якын мәктәпләрдә укыта алсын өчен 60 миллиард сум кирәк.

Мәктәптә балаларга урын җитмәү аеруча Казанның "Солнечный город", "Салават күпере" торак комплексларында, шәһәр янындагы Вишневка һәм Привольный бистәләрендә күзәтелә. Рәүис Гәрәев урамындагы 182нче лицей да каралганыннан ике тапкыр күбрәк баланы укыта.

"Быел "Солнечный город"тан 100 баланы Идел буе районының башка мәктәпләренә илтәләр, "Салават күпере"нең 400 баласы икенче ел инде яңа лицейларга барып укый. "Вишневка" һәм "Привольный" дигән яңа мәктәп маршрутлары ачылды", дип сөйләгән Ирек Ризванов.

Җитәкче сүзләренчә, Чистай урамындагы "Столичный" микрорайонында һәм Рәүис Гәрәев урамында ике яңа мәктәп төзелә. Һәркайсының бәясе – ике миллиард сум. Тагын җиде мәктәпнең проект-смета документларын әзерләү бара дигән Ирек Ризванов.

"Миллионнан артык кеше яшәгән шәһәрләр арасында мәктәпләрдә яңа урыннар булдыруда Казан алдынгылыкта. Соңгы биш елда 16 мең укучыны сыйдырышлы 17 мәктәп һәм өстәмә корпуслар төзелде. Гомуми белем бирү йортларында урыннар җитмәү проблемы 46 мәктәп маршруты оештырып та өлешчә хәл ителә. Бу маршрутлар 2,5 мең укучыны 29 мәктәпкә илтә", дигән ул.

Җитәкче яңа мәктәпләргә ихтыяҗ әле дә калуын искәрткән. Хәзерге вакытта Казанда 200 мәктәп эшли, аларның 169ы – муниципаль, 15е – шәхси белем бирү йорты.

  • Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов мәктәпләр җитмәү проблемы турында уку елы башында да әйткән иде. 2022 елның 1 сентябрендә Казан мәктәпләренә 165 мең бала һәм үсмер укырга киткән, бу былтыргы белән чагыштырганда биш мең кешегә күбрәк.
  • Быел июль аенда Казанның Рәуис Гәрәев урамында урнашкан 186нчы "Перспектива" лицеена беренче сыйныфка 90 баланы укырга алмаулары хәбәр ителгән иде. Югыйсә ул мәктәпкә вакытында гариза бирер өчен, апрель аенда ата-аналар төн буе чират көтеп, гаризаны беренче булып тапшырырга теләде.
  • Мәгариф белгече, Татарстан фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре Марат Лотфуллин Азатлыкка әлеге мәсьәлә "җитәкче урыннарда элек өчлегә укыган кешеләр" утырганга килеп чыга дип белдергән иде. Зур торак комплекслары төзегәнче үк, анда мәктәпләр дә төзүне таләп итү кирәк ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG