Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исламның 1100 еллыгы бәйрәмендә Украинадагы сугышта Русия мөселманнарының "каһарманнарча сугышуына" басым ясалды


Марат Хөснуллин
Марат Хөснуллин

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң хакимият ислам илләре белән хезмәттәшлекне арттырды һәм даими төстә мөселманнарның "ватанга тугъры калуын" белдереп килә.

9 декабрьдә Мәскәүнең Союз йортында узган ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы йомгаклау чарасында кабат Украина сугышында мөселманнарның катнашуы ассызыкланды. Бу хакта Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин тантана вакытында белдерде.

Аның сүзләренчә, Русия мөселманнары гасырлар дәвамында ватанга тугъры хезмәт итәләр, шул исәптән, Украинадагы сугышта да каһарманнарча сугышалар.

"Русия мөселманнары үз илләренә тугры калуын күрсәтте. Украинада баручы "махсус операция" вакытында чын каһарманлык һәм батырлык кылды. Барлык көчләрне берләштереп, без бергә теләсә-кайсы киртәләрне уза алачакбыз", диде ул.

Тантанадан тыш, KazanSummit җыенын федераль дәрәҗәдә үткәрү турында фикер алыштылар. Хөснуллин сүзләренчә, Көнбатыш илләренең Русиягә карата "агрессив йогынтысы шартларында без ислам илләренең ярдәмен, безнең позицияне тирәнтен аңлауларын күрәбез" диде. Соңгы өч елда Русиянең мөселман дәүләтләре белән сәүдә багланышлары 25 процентка артып, 112 млрд долларга җиткән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов KazanSummit-ка Путинны һәм ислам илләре җитәкчеләрен чакырды.

"KazanSummit җыенына безнең президент Владимир Путинны чакыра алсак шат булыр идек. Шулай ук ислам илләре оешмасының лидерларын чакырырга тәкъдим итәм. Әлеге мәсьәләдә Русия президенты идарәсе һәм Русия тышкы илләр министрлыгы белән килештерү эшләре алып барылса рәхмәтле булыр идек", диде ул.

Моннан соң KazanSummit федераль дәрәҗәдә уза башлаячак. Миңнеханов саммитның статусын документлаштырырга чакырды.

1 ноябрьдә Мәскәүдә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын федераль оештыру комитетының йомгаклау утырышы узган иде. Рәсмиләр бәйрәмгә Украинадагы сугышта катнашучы "каһарман мөселманнарны" җәлеп итәргә, оккупациядә калган мөселманнарны Русия ягына авыштырырга чакырды. Белгечләр Русиядә ислам факторын милитаристик максатта кулланалар дип саный.

Элек Донецкида торган һәм каршылыклар башлангач 2014 елны Киевка күчәргә мәҗбүр булган, соңрак сугышка киткән Украинаның элекке мөфтие Сәид Исмәгыйлев имамнарның куркытылуын, алып кителүен Азатлыкка сөйләгән иде. Ул мобилизация уңаеннан Русия мөселманнарына мөрәҗәгать итеп сугышка барудан качарга чакырды. Ул "Кремльнең империячел амбицияләре" һәм "Путин өчен үләргә, инвалид булырга телисезме?" дигән сорау куйды.

Татарстан һәм Башкортстаннан Украинада үлүче хәрбиләрнең рәсми расланган саны 430дан артып китте. Азатлык аларның исемлеген алып бара.

  • Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенең 1100 еллык чаралары 2022 ел дәвамында уза. Оештыручылар барлыгы 71 чара үткәрү максаты куйган иде. Төп чаралар 20 майда Казанда һәм 21 майда Болгарда үтте. Юбилей елы уңаеннан Казанда җәмигъ мәчете төзеләчәк урында истәлек ташы ачылды.
  • Тарихи чыганакларга күрә, Идел буе Болгар дәүләте исламны 922 елда илнең рәсми дине буларак кабул итә. Бу дата Болгарга Багдад хәлифеннән илчеләр килү вакыйгасыннан алып санала. Шул ук вакытта галимнәр бу җирләрдә ислам илчеләр килгәнче үк таралган булуын әйтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG