Кичә, 12 декабрьдә G7 ("Зур җиделек") илләре җыены узды. Җыенга нәтиҗә ясап, анда катнашучылар Русия президентын Украинага каршы сугыш башлавы өчен җаваплылыкка тартырга, ә сугыш китергән зыянны Русиядән түләттерергә тырышачакларын белдерде.
"Ахыр чиктә Русиягә үзенең рәхимсез сугышы нәтиҗәсендә зарарланган яки җимерелгән критик инфраструктураны торгызу өчен түләргә туры киләчәк, моңа без тәвәкәлбез. Сугыш җинаятьләре һәм башка ерткычлыклар җәзасыз кала алмый. Без президент Путинны һәм гаеплеләрне халыкара хокукка ярашлы, җаваплылыкка тартачакбыз", диелә Британия хөкүмәте чыгарган йомгаклау белдерүендә.
Бу юнәлештә "Зур җиделек" илләренең нинди адымнар ясаячагы төгәл әйтелми.
"Зур җиделек" илләре Украинага төрле яклап ярдәм итәчәген белдерде һәм сугышның бетәргә тиешлеген искәртте. Русия атышны туктатырга һәм Украинадан гаскәрләрен чыгарырга тиеш, ди бу илләр җитәкчеләре.
Җыенда видеоэлемтә аша Украина президенты Владимир Зеленский да катнашты. Ул тизрәк тынычлык урнашсын өчен өч адым тәкъдим итте. Украинага финанс, энергетика һәм социаль тотрыклылыгын саклау өчен ярдәм күрсәтү, хәрби ярдәмне арттыру һәм Украина тәкъдим иткән "тынычлык формуласын" тормышка ашыруга багышланган Global Peace Formula Summit махсус җыенын уздыру турында сүз бара.
- Зеленский тәкъдим иткән "тынычлык формуласы" исә үз эченә биш пунктны ала. Агрессия өчен җәза, гомерне яклау, иминлекне һәм җирләр бөтенлеген торгызу, иминлек гарантияләре, саклану һәм яклау өчен карарлы булу.
- Зеленский сүзләренчә, бу формула Украина очрагында гына түгел, моңа охшаш хәлдә калган башка илләр өчен дә нәтиҗәле булырга мөмкин.
- 24 февральдә президент Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция дип атый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!