Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбедә мобилизация вакытында хәрби бүлеккә килмәгән контрактчыны биш елга колониягә хөкем иткәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ул 22 августта хезмәт иткән урынын ташлап киткән һәм 21 сентябрьдән соң, илдә мобилизация игълан ителгәч тә хәрби бүлеккә кайтмаган. Мәхкәмә ул моның турыда белми кала алмый, дип саный.

Чиләбенең гарнизон хәрби мәхкәмәсе мобилизация игълан ителгәннән соң хәрби бүлеккә килмәгән контрактчыны биш ел да бер айга ирегеннән мәхрүм иткән, шулай ук 15 мең сум штраф салган. Бу хакта мәхкәмә сайтында әйтелә.

22 августта бу хәрби хезмәт иткән урынын ташлап киткән һәм 21 сентябрьдән соң, илдә мобилизация игълан ителгәч тә хәрби бүлеккә кайтмаган. Мәхкәмә ул моның турыда белми кала алмый, дип саный.

Чиләбе хәрби полициясе хезмәткәрләре контрактчыны 26 сентябрьдә тапкан һәм аны хәрби комендатурага китергән. 16 декабрьдә иргә хөкем карары чыккан.

"Настоящее время" ирнең исеме - Алексей Киргинеков, дип яза.

  • Быел сентябрьдә Русиядә җинаять кодексына "мобилизация" һәм "сугыш вакыты" дигән төшенчәләр кертелде. Төзәтмәләр шул исәптән, мобилизация һәм сугыш хәле чорында хәрби бүлекне калдырып киткән өчен дә җәза кырыслатты – аның өчен 10 елга кадәр колония янарга мөмкин.
  • 26 октябрьдә Русиядә мобилизация вакытында үзбелдеклеге белән хәрби бүлекне калдырып китү турында беренче җинаять эше ачылуы билгеле булган иде. Улан-Удэда яшәүче ир хәрби җитәкчесенә "Бернинди Украинага да бармыйм, бернинди украиннарга да атмыйм", дигән. Шуннан соң аңа үтерү һәм җинаять җаваплылыгы белән яный башлаганнар, ул коймадагы тишектән чыгып качкан диелә.
  • Казанда исә, 38 яшьлек Рәсим Габделхаковка каршы "дезертирлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачтылар. Аны 28 октябрьдә Әлмәттән мобилизацияләп, Казанга китергәннәр, ир хәрби күнегүләр уза башлаган. 9 ноябрьдә башка сугышчылар белән бергә Габделхаковны танк училищесының Лаеш районындагы полигонына алып чыкканнар. Туганнары әйтүенчә солдат якындагы урманга бәдрәфкә киткән һәм иптәшләреннән артта калып, адашкан булган.
  • 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү Украинада басып алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый. Көнбатыш илләре моны суверен дәүләтнең бөтенлегенә каныгу, агрессия дип бәяли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG