Татарстан торак базарында төшенкелек күзәтелә. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң республикада, аеруча, Казанда фатирларын, йортларын сатучылар арткан, ә ихтыяҗ кимегән. Татарстан рәсмиләре 3 млн дүрткел метр торак төзеп, федераль үзәк куйган максатка ирешүе турында сөйләсә дә, чынлыкта күчемсез милек өлкәсендә хәлләр яхшылардан түгел. Азатлык быелның 11 аена торак базарына күзәтү ясады һәм белгечләр белән сөйләште.
Ипотека килешүләре 30 процентка, икенчел фатир сату – 24 процентка төшкән
Росреестрның Татарстан идарәсе быелның 11 аена нәтиҗә ясады. 2022 елның гыйнвар-ноябрь айларында, 2021 елның шушы чоры белән караганда, ипотека килешүләре төзүчеләр 30 процентка кимегән. Узган ел 58 577 кеше ипотека аша тораклы булган булса, быел бу күрсәткеч 41 256 кеше тәшкил иткән. Иң күп ипотекалар бирү Русиянең Украинага каршы сугыш башлаган вакытына – февраль һәм март айларына туры килгән. Мәсәлән, март аенда 11 232 килешү төзелгән. Май–июль айларында ипотека алучылар якынча 5 мең тирәсенә төшкән. Хәзер аларның саны 8-9 мең тирәсе.
Өлешләп түләү юлы белән фатир алучылар саны узган ел дәрәҗәсендә калган. Шуны искәртергә кирәк, бу күрсәткеч бары сугышка кадәр һәм сугышның ике аенда, ягъни гыйнвар-апрель айларында күпләп сату хисабына ирешелгән. Башка айларда өлешләп түләү юлы белән торак алучыларның саны кимүе күренә. Март аенда 2 936 килешү төзелгән булса, май аенда – 687, сентябрьдә – 1 210, ноябрьдә 1 474 торак алганнар.
Иң катлаулысы – икенчел торак сату базарында. Соңгы 11 айда Казанда искерәк фатирлар узган елга караганда 34 процентка, Татарстанда – 24 процентка азрак сатылган. Октябрь һәм ноябрь айларында сату-алу килешүләре төзүчеләр кимүе дәвам итә – якынча 21 процентка.
Торак базарына мобилизация дә йогынты ясады. Шуның нәтиҗәсендә сентябрь һәм октябрь айларында фатир алучылар кимеде.
Бу айда Русия президенты Владимир Путин ташламалы ипотеканы 2024 елның июленә кадәр дәвам иттерәчәген белдерде. Әмма процент ставкасын 6дан 8гә күтәрде. Киләчәктә "путин ипотекасы" кыйммәткәрәк чыгачак.
"Ел башындагы ажиотаж аркасында гына ел бик куркыныч күренми"
Казанда күчемсез милек өлкәсендә эшләүче Артур Сафин Азатлыкка сөйләвенчә, быелгы күрсәткечләр бары ел башында булган сату хисабына гына уртача кебек күренә.
"Гыйнвар-март айларында торак базарында ажиотаж булды. Кешеләр акчаларын югалтмас өчен теләсә-кайсы фатирны сатып алырга ашыкты. Шуның хисабына гына бу ел шул кадәр куркыныч кебек күренми.
Әлегә төзелеш бара, чөнки бер ел элек килештерү уза башлаган җирләрдә хәзер генә төзелеш эшләренә тотыналар. Ул йортны төзеп бетергәндә ел ярым узачак. Төзелеш ширкәтләре бу проектларны туктатмаячак. Аларга банк финанслар бирде, эскроу-хисаплар ачылды. Төзүчеләр ярты ел авыр булыр да, соңрак кешеләр барыбер фатир алыр дип өмет итә. Ни дисәң дә, кемдер өйләнә-аерыла, ишәя, үлә, күченеп килә.
Бүген икенчел фатир өчен процент ставкалары бик зур булып кала. Яңа йортларга ипотека 5-6 проценттан бирелсә, икенчел тораклар – 12-13 процентка алырга тәкъдим ителә. Яңа төзелүче йорттан фатир алу отышлырак килеп чыга", ди ул.
Сафин киләсе елга фараз ясап булмый ди. Бүгенге вазгыятьтә билгесезелек хөкем сөрә.
"Татарстандагы зур төзелеш ширкәтләренең мөмкинлекләре бар. Әгәр киләсе ел алар өчен аз сатыла торган тыныч ел була икән, аннан гына бөлгенлеккә төшәрләр дип уйламыйм. "Ак Барс Дом", "Унистрой" ширкәтләре турында сүз бара. Дәүләт торак фондына берни булмаячак, "Ак таш" та суда батмый торган ширкәт. Вак-төяк төзүчеләргә генә сораулар бар. Алар йорт төзелеп бетү дәрәҗәсендәге торакны тапшырырлар. Әгәр хәзер генә башлыйлар икән, бу очракта аннан фатир алырга киңәш итмәс идем. Әлегә ел башында нәрсә булачагын беркем әйтә алмый. Ел ярымнан яхшырыр бәлки" диде ул һәм "әгәр атом сугышы башланмаса" дип өстәп куйды.
"Мобилизациядән соң читкә китәргә теләү сәбәпле, торак сатучылар бик нык артты"
Риелтор Әлфия Гомәрова (исеме үзгәртелде) торак базарында төшенкелек хөкем сөрүе турында Азатлыкка сөйләде.
"Кешеләр ел азагында торакка бәяләр артыр, ихтыяҗ булыр дип көтте. Әмма бу теләкләр тормышка ашмады. Төзелеш – ил икътисады торышының күрсәткече. Дәүләт зур төзелеш ширкәтләренә ярдәм итәргә тырышты. Төрле акцияләр игълан ителде, субсидияләр бирелде, 0,1 проценттан траншлы ипотекалар булды. Моны риелторлар рекламлады. Әмма 0,1 процентлы ипотекага бирелүче торак уртача бәядән 50 процентка кыйммәтрәк. Әйтик, 5 млн сумлык йортны 7,5 млнга саттылар. Аңламаган кешеләр шулай фатир алды инде. Әмма ипотекасын капласа да, ул аны андый бәягә сатып җибәрә алмый. Яңа йорттан өлешләп түли торган фатирны сату, икенчел фатирлар белән чагыштырганда, дәүләт ярдәме булганга гына яхшырак барды. Менә күчемсез милектә хәл шундыйрак.
Торак бәяләре якынча 20-25 процентка төште. Ел башында 5,5 млн сум торган фатирны бүген 4,5 млнга гына сатып була. Хәзер сатып алуга ихтыяҗ юк. Моның сәбәбе – сугыш һәм кешеләрнең киләчәккә өмете булмавы. Халыкның да акчасы бетте бугай инде. Март аенда доллар 120 сумга җиткән вакытта кешеләр рәттән барысын да сатып алды. Үтмәгән җир кишәрлекләре, сатыла алмыйча яткан фатирларның барысын да алып бетерделәр. Мөмкинлекләре булган кешеләр башка өлкәгә акчасын кертте. Вазгыятьне аңламаучылар 0,1 процентлы ипотекага кереп батты", ди ул.
Сентябрь азагында игълан ителгән мобилизациядән соң торак базары тагын да кискенләште дип саный ул. Банклар мобилизация яшендәге егетләргә ипотека бирүдән баш тартты, чөнки аларга карата кичектереп түләргә мөмкин диелде, сугышта үлеп калу ихтималы да артты.
"Мобилизациядән соң торак алу түгел, киресенчә, сатучылар бик нык артты. Бүген Avito-га күз салсаң, Казанда ярты ел эчендә игъланнар саны берничә тапкырга артты. Ягъни ихтыяҗга караганда тәкъдим күпкә күбрәк. Бу халыкның Русиядә фатирларыннан котылып, читкә китәргә теләүләрен күрсәтә", ди ул.
Владимир Путинның ташламалы ипотеканы 8 процентлы ставка белән озайтуы гына торак базарын коткара алмый дип саный ул.
"Әгәр тотрыклылык юк икән, фатир алырга кирәкме соң? Мәсәлән, миңа кирәкми. Тынычлык булмаса, торак алуның кирәге калмый. Башка кешеләр дә шулай уйлый. Мин берничә кешенең фатирын сата алмый йөрим. Алар нәрсә эшләргә дә белми", диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум