Уфаның Киров районы мәхкәмәсе хөкемдары Айгөл Курамшина Илшат Ниязгуловка гаскәрне "дискредитацияләү" гаепләве белән 30 мең сум штраф салган.
Бу хакта мәхкәмәнең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Коммерсантъ" яза.
Ниязгулов 21 сентябрьдә Салават шәһәрендәге Ленин мәйданында ялгыз пикет уздырган булган диелә.
- 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
- Октябрь башында Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә яшәүче Лиана Нургалиевага, мобилизациягә протест белдереп ялгыз пикетка чыгуы өчен гаскәрне "дискредитацияләү" турында административ эш ачылды. Ул "Цинкта алып кайтсалар, чыгарга соң булачак" дигән плакатын тотып бер минут та тора алмаган иде.
- Сентябрь ахырында Белорет шәһәренең Металлурглар мәйданына "Булмасын сугыш!" дигән плакат тотып чыккан егеткә 15 мең сум штраф салдылар.
- Уфадан 30 яшьлек хореограф Илмира Рәхмәтуллина да Русия Украинага бәреп кергәннән бирле сугышка каршы пикетларга чыкты. 9 сентябрьдә Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе Русия гаскәрен "дискредитацияләү"дә гаепле дип табып аңа 30 мең сум штраф салды. Аңа кадәр, август аенда кыйнау һәм янаулардан соң апалы-сеңелле Рәхмәтуллиналар Русиядән күчеп китте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум