Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия дәүләт шурасы илнең Истанбул конвенциясеннән чыгуы кануни дип таныды


Истанбул конвенциясен яклау митингы. Истанбул, 2021 ел
Истанбул конвенциясен яклау митингы. Истанбул, 2021 ел

Төркиянең хатын-кызларга карата нәфрәт һәм көч куллану белән көрәш турындагы конвенциядән чыгу карары канунга ярашлы дип танылды. Бу хакта Habertürk телеканалы хәбәр итә.

"Административ апелляцияләр буенча дәүләт шурасы (İDDK) күпчелек тавыш белән конвенциядән чыгу канунга каршы килә дигән дәгъваны "кире кагарга" карар итте. İDDK конвенциядән чыгуны канунилыгы хакында карар кабул иткәннән соң, Төркия рәсми рәвештә Истанбул конвенциясеннән чыкты", дип хәбәр итте төрек телеканалы.

Истанбул конвенциясе — хатын-кызларга карата көч куллануга һәм көчләүгә каршы халыкара килешү. Конвенцияне ратификацияләгән беренче ил әлеге килешүне 2012 елның 14 мартында имзалаган Төркия булды. Әмма 2021 елның мартында Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган конвенциядән чыгу турында игълан итте, конвенциянең максаты үзгәрде һәм хәзер документ "Төркиянең социаль һәм гаилә кыйммәтләренә туры килми" дип белдерде.

Европа шурасы Әнкараның бу карарын тәнкыйтьләп чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG