Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тинчурин театры "Идегәй" тамашасын күрсәтте. Бәхәсе әле алда


Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

26-27 гыйнварда Кәрим Тинчурин театрында татар халкының иң танылган тарихи эпосларының берсе, "Идегәй" дастаны нигезендә куелган спектакль премьерасы узды. Спектакль тамашачыда күп төрле фикерләр уятты. Премьерадан репортаж һәм белгечләр фикерен тәкъдим итәбез.

"Алтын битлек" премиясе алган "Әлиф", аннан соң "Әллүки"не сәхнәгә куйган режиссер Туфан Имаметдинов "Идегәй" дастаны турында 2019 елда ук "Идел" журналына биргән интервьюсында телгә алган булган.

"Миңа "Идегәй" дастанының беренчел нөсхәсен тыңлап карау кызыклы. Бу дөньякүләм төрки премьера була алыр иде. Идегәйдә, бездә сүнеп баручы сугышчы рухы бар, без хәзер яраклашучылар гына булып калдык, шартларга яраклашабыз. Мин моның нигә килеп чыгуын да аңлыйм: безнең тамырларыбыз юк. Алар кәгазьдә бар, әмма аларны беркем өйрәнми һәм белми", дигән Туфан Имаметдинов. Ниһаять, татар режиссеры дөньякүләм төрки премьерага алынды, дигән уй белән канатландырды. Театрга килгәндә, зур өметләр баглап килдек.

Залга керү юлында ук, спектакльнең програмын алучыларга, "Сүзлек-ярдәмлек" тә тәкъдим ителде. Биредә йөздән артык иске татар сүзе тупланган һәм аларга аңлатмалар бирелгән иде. Шул ук програмда, "спектакль Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап әзерләнгән", булуы турында да әйтелә.

Тамашачыга тәкъдим ителгән "Сүзлек-ярдәмлек"
Тамашачыга тәкъдим ителгән "Сүзлек-ярдәмлек"

Тамаша алдыннан зал шыплап тулды. Урын җитмәгән кешеләргә өстәмә урындыклар куелды. Тамашачылар арасында Камал театры режисеры Илгиз Зәйниев һәм күпсанлы артистлары: Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Люция Хәмитова, Венера Шакирова, Әсхәт Хисмәтов һәм башкалар күренде. Язучылар, тарихчылар да очрады. Тинчурин театрының кызыл келәмле баскычына төркемнәре белән тезелеп басып фотога төшүче театр училищесы студентлары да күзгә ташланды.

Тамаша башында ук, програм белән бирелгән сүзлекнең нигә кирәк булуы аңлашылды. Сәхнәдән сөйләнгән эпосның татарчасын аңлыйсың килсә, дәрваза, җонҗыга, ямчыгыл, тагай, колавыз ише сүзләрне аңларга кирәк булып чыкты. Бу искә алынган, иске татар телендә язылган текстның Семен Липкин тарафыннан урысчага тәрҗемәсе субтитрлар белән сәхнә өстендәге экранда биреп барылды. Әлбәттә, ишеткән бер сүзне сүзлектән актарып утырып булмый, тамаша алдыннан шулкадәр сүзне ятлап бетерү дә мөмкин түгел, урысчасын укырга туры килә. Анысын укып утырып, сәхнәдәге вакыйгаларны күрергә җитешеп булмый. Шуңа да, бу спектакльгә килгән кеше әзерлекле булырга, дастанны укып, белеп килергә тиеш. Белмисең икән, һичьюгы, иртәрәк килеп теге сүзлекне ятла яки аның урысчасын тамаша буена экраннан укып өлгерергә әзерлән. Тиз укырга кирәк булачак.

Текстның урысчага тәрҗемәсе сәхнә өстендәге экранда биреп барылды
Текстның урысчага тәрҗемәсе сәхнә өстендәге экранда биреп барылды
Спектакль кубыз, курай моңнары белән башланып китә. Туктамыш ханга (Ирек Хафизов) Аксак Тимердән (Зөфәр Харисов) хат килә. Ул аннан, үзенә буйсынуны аңлату бүләге буларак, ау кошларын сорый, әмма Туктамыш бирми. Ул аны, үз йортына гына сыймыйча, башкаларны тынычлыкта калдырмыйча яшәүдә гаепли һәм аңа лаек кош дип, тычкан үтерә торган карчыганы юллый.

Ахыр чиктә, ханның кошчысы Котлыкыя (Ренат Шәмсетдинов) ханның ау кошларының йомыркасын Аксак Тимергә сатып җибәрүе ачыклана. Туктамыш Кара лачыннан туган ике кошчыкны үзе янына алып кереп, очыртып карарга куша. Кошлар очмый, хан аларның карчыга йомыркасыннан туган кошчыклар булуын аңлап ала. Котлыкыя дошманга сатылуын ил-йорттан абруй китүе белән аңлата. Туктамыш хыянәтне ачыклагач, бу татарның нәселен җир йөзеннән юк итәргә әмер бирә.

Туктамышның тагын бер сатлык ярдәмчесе – Җантимер би (Илгизәр Хәсәнов), алты бала атасы, үзенең төпчек улы Кобыгылны бишектә яткан Котлыкыя баласына – Идегәйгә алыштырып өлгерә.

Идегәй (Илнур Гарифуллин) кечкенәдән зирәк, булдыклы булып таныла, унике яшенә җиткәндә "Алпамыштай ир була". Торган саен, даны еракларга җитә. Туктамышның хатыны Йәникә (Гүзәл Гайнуллина) Идегәйнең көтүчедән хан-түрәдәй кешегә әйләнүен, ханга куркыныч булуын, тәхетен алырга мөмкинлеген әйтә. Туктамыш ышанмагач, карт Субраны (Сәлим Мифтахов) алып килеп, аннан сорашырга куша. Ул Йәникәнең сүзләрен дәлилли. Идегәйне агуларга булалар, ул хан йортындагы табыннан Аксак Тимергә качып китә. Аның ярдәмчесенә әверелә. Үз атасын үтергән Туктамыштан үч алу нияте белән Аксак Тимернең явын туган җиренә алып килә. Җиңә, әмма сугыш белән көчсезләнгән илне төрле яклап килеп талыйлар. Бодайби (Салават Хәбибуллин) Болгардан Туктамыш хан узганнан соң шәһәрнең җимерек хәлгә килүен сөйли. Күпмедер вакыттан Туктамышның улы Кадыйбирде атасы үчен алу өчен Идегәйгә яу белән килә. Үзе дә үлә, аның яраннары Идегәйне дә үтерә. Алтын Урда шулай тарала.

Бу тамаша, спектакль булудан бигрәк, аудиотамашаны хәтерләтә – сәхнәдәге уенга караганда, эпосны сөйләү күбрәк. Музыкаль бизәлеш искиткеч отышлы: кубыз, курай, думбра моңнары, башка уен кораллары белән бергә өзләп җырлау да еш ишетелә. Өзләп җырлаучы Сүгдәр Лудупның спектакльдә булуы аеруча да уңышлы килеп чыккан.

Спектакльне халык яратып кабул итте сыман – басып алкышладылар. Дөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиевтан дип игълан итеп, сәхнәгә бер кәрҗин чәчәкләр чыгарылды. Хәтерегездә булса, Милли шура 2023 елны Дастаннар елы дип игълан иткән иде.

Шәйхразиевтан чәчәкләр кәрҗине
Шәйхразиевтан чәчәкләр кәрҗине

Спектакльдән чыккач, тамашачы фикерләрен сораштык.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханнары тикшеренүләр үзәге җитәкчесе, Алтын Урда чорына караган проектларны җитәкләгән галим Илнур Миргалимов "Идегәй" дастанының сәхнәгә кире кайтуына шатлануын белдерде, әмма эчтәлекне баерак шәкелдә күрергә теләвен әйтте.

— Миңа куелышы ошады, артистлар бирелеп уйный. Тинчурин театрында хәзер куелышта үсеш сизелә, алга китеш күрәм. Камал театры "Идегәй"не күп еллар элек куйган иде, хәзер аның яңадан кире кайтуы куандыра. Бездә тарих буенча язылган пьесалар, сәхнәгә менеп җиткән спектакльләр бик аз, күбрәк булсын иде. Эчтәлегенә килгәндә, чынлап та, аны бик гадиләштергәннәр, көчле элементлар төшеп калган. Аксак Тимер образы, сюжеты бик аз бирелгән. Идегәй аны алып килә, әмма илне бит ул җимерә. Шушы мәсьәләне ачып, күрсәтеп, өстәп бирсәләр, куелыш тагын да тирәнрәк, файдалырак булыр иде. Чын тарихны халык белергә тиеш, аны да кертеп җибәрәсе иде. Идегәйнең эпик герой булуын да аңлыйм, ул үз жанрында, халык укылышы буенча эшләнелә. Куючылар шул жанрга таянгандыр. Аннан соң, бирегә татар белән бәйле шәхесләрнең исемнәрен кертеп җибәреп, эчтәлеген тагын да көчлерәк итәргә мөмкин иде дип саныйм, диде Илнур Миргалимов.

Ул бу дастанның сәхнәгә куелуы Татарстанда гына түгел, Русия күләмендә актуаль мәсьәлә дип санавын әйтте.

— Бу тема бүген актуаль дә, чөнки Самарда бер ел буе Аксак Тимергә һәйкәл кую мәсьәләсендә сөйләшүләр барды. Нәкъ шушы әйберләр монда да бар. Ни өчен һәйкәлгә каршы чыгасыз, дигәндә, безнең илне җимергән кешегә һәйкәл китереп куюның урынсыз булуын, татарларның аңа нигә каршы чыгуын шушы спектакль аша халыкка аңлатып булыр иде. Әлбәттә, моның өчен биредә Аксак Тимер образын киңрәк бирергә кирәк. Бу халык хәтерен яңартуның бер формасы да. Спектакль премьерасы Татарстан һәм татар халкы өчен дә актуаль. Милләт азая, саныбыз кими. Бу — асылыбызга кайту. Дастан — ул уйландыра торган халык авыз иҗаты. Аны уйлап кеше үткәнен анализлый. Милли үзаң булса гына милләт үзен саклый ала. Аны үстерү өчен менә шундый тарихи дастаннарның куелуы, халыкны уйландырырга омтылуы файдалы, минемчә, диде Миргалимов.

Исемен язмауны сораган бер тарихчы безне читтән генә тыңлап торган булып чыкты һәм ул үз фикерен әйтте:

— "Идегәй" дастаны 1944 елдагы карар белән тыелган һәм аны укырга, эзләнергә, язарга ярамаган. Алтын Урда тарихын укучылар эзәрлекләнгән. Бүген алып барылган сәясәт, яшәгән саен, шул чорны хәтерләтә. Шуңа бу дастанның сәхнәгә менүе — беренчедән, шаккатмалы күренеш. Икенчедән, аңлашыла да, чөнки биредә татар кешесе үз иленә яу белән килеп, үз халкын кырган. Ул үч белән үзен дә, илен дә юк иткән образ булып чыккан. Бүген символик көн — Дәүләт шурасы безнең суверенитетны, президентны юкка чыгарды (Конституциягә үзгәрешләр кертүне кабул итте — ред.), бүген безнең дәүләтебез беткән көн. Үз татарларыбыз үз илебезне үтерде. "Идегәй"нең бүген сәхнәгә менүе очраклы гына түгел, монда да татар Алтын Урданы таркатты, гаҗәп схема, диде ул.

Әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова, фойеда хезмәттәшләре белән фикер алышуда, үзенә эпик герой образының җитмәве, дастанны сәхнәгә әзерләгәндә, милли кодны югалтулары турында сөйләде.

— "Дастан бездә "эпос" дигән мәгънәне дә, "поэма" дигән мәгънәне дә үз эченә ала. Дастан каһармансыз булмый. Халык телендә без аларны "батыр" дип атыйбыз. Зур батырларны зур вакыйгалар тудыра. Зур вакыйгаларда халык ягыннан торып көрәшкән, шул юлда гадәттән тыш эшләр күрсәткән кеше халык каршында батыр булып санала. Мондый батырлар азакта көтелмәгәнчә корбан булырга мөмкин. Менә шундый зур батырларның тууы, үсүе, гадәттән тыш батырлыклары һәм зур көрәшләрдә корбан булуы турында халык авызында төрле хәбәрләр, төрле җырлар, легендалар таралып, оста җырчылар яки әкиятчеләрдән берәрсе ул батырның тарихи вакыйгаларын өйрәнгәннән соң, җырлары һәм легендаларыннан катлаулы бер бөтен вакыйга оештырып, кирәк җирләренә үзеннән дә кушып өстәп бер әсәр хәленә куйса, шул – дастан була", - дип яза Н.Исәнбәт фәнни мәкаләсендә.

Сәхнәгә менгән спектакльдә, кызганыч, мин андый каһарманны күрмәдем. Автор инсценировкасы, эпик сюжетны җимереп, дастанның сюжетына зыян китергән. Каһарманны үстерү өчен эпик модельне сакларга кирәк иде. Тарихилык ягыннан карасак, хата өстендә хата килеп чыккан... Инсценировка авторы нәрсә әйтергә тели? Аның бар максаты – деконструкция.

Безнең милли эстетик идеалыбыз көчкә түгел, зирәклеккә, акыл сәләтенә, туган җиргә мәхәббәткә, халыкка хезмәткә нигезләнгән. Татар милли идеалларында гасырлар буе хәнҗәргә урын булмады. Татарстан Конституциясендә дә булмады ул моңа кадәр. Татарлар гасырлар дәвамында үз балаларына мирас итеп, үзе һәм дөнья турында белем биреп калырга омтылды. Алтын Урда образы спектакльдә тудырылмаган. Аның тарихы бик примитив бирелгән. Идел-йорт турында сүз күтәрелсә дә, бу образ ачылмаган, биредә ил төшенчәсе юк диярлек. Миңа бу спектакльнең рухи тирәнлеге җитмәде, диде Миләүшә Хәбетдинова.

Ул "Идегәй" спектакле буенча үз фикерләре белән ВКонтакте социаль челтәрендә дә уртаклашты. "Идегәй" спектакленең уңай яклары дип, борынгы шигъриятнең татар сәхнәсеннән яңгыравын, тавыш бизәлешен, анда кулланылган төрки уен коралларын, хореографияне атады.

"...Спектакльнең уңай ягы шунда: тавыш куелышының камиллегенә күрә, без ата-бабалар тудырган текстны тыңлап хозурлана алдык. Борынгы шигъриятнең күптән татар сәхнәсенә менгәне юк иде... Спектакльнең композитор Ф. Бәхтияри тарафыннан эшләнгән музыкаль бизәлеше дә сокландырды. Борынгы заманнарда эпосның төрки уен кораллары белән бергә ничек яңгыравын тыңлый алу бәхетенә ирештек. Хореограф М.Нуриев эше аерым игътибарга лаек: ау кошларын сынау күренеше, Идегәйнең дошманнары белән көрәшен биюдә сурәтләү алымнары – искитмәле. Бу режиссер белән хореографның уртак иҗат эше булуы күренә. Ләкин спектакль өчен сайлап алынган текст фрагментлары, инсценировканың композициясе, Туфан үзеннән керткән өлешләр, авторның Алтын Урда тарихын тирәнрәк аңлауга көч куймавы, төрки халыкларның эпос мирасы үзенчәлекләрен аңламавы турында сөйли. Режиссер Туфан Имаметдинов "халык эпосын" куярга алынган, әмма нәтиҗәдә Идегәйнең гамәлләренә үз аңлатмасы килеп чыккан. Кызганычка, милли мәгарифнең бетерелүе, ХХ гасыр башында ук европалашуга бирелеп, әкренләп үз тамырларыбызны онытуыбыз бүген сәхнәдә менә шулай чагыла. Без "лачын" балаларының – Яңа төрки театр төзибез дип чыккан яшь иҗатчыларның канат җәеп очарга җыенуын күрергә теләдек, әмма аларның канат җәяргә көчләре җитмәде. Сәбәбе – рух җитмәү. Рух белем аркылы тәрбияләнә. 1944 елдагы карар Алтын Урданың рухи мирасын халыктан ярты гасырга бикләп куйды. Сүз иреге пәйда булгач, без бу белемнәрне яңадан кайтардык кебек, әмма ул бары тик галимнәргә генә килеп җиткән белем булды. Аны халыкта популярлаштыру турында оныттык. Без – матди яктан баедык, әмма рухи яктан бөлдек, зәгыйфьләндек. Татар халкының ХХ гасырда яшәвенең нәтиҗәсе – шушы. Ни кызганыч, Европа белемнәре белән агуланган без инде эпик сюжетны укырлык хәлдә түгелбез. Ә ул бит Орхон-енисей язмаларыннан бирле дастаннарга кадәр сакланган сюжет чылбыры.

Персонажлар системын төзүнең үз кануннары бар. Мәсәлән, сәхнәдә күрсәтелгән Субра образы нәрсәгә кирәк? Ул ханнан һәм Идегәйдән имтихан алучы образ. Тәхеткә кул сузган кеше ни дәрәҗәдә Алтын Урда тарихын, нәселенең тарихын белә, эчемлекне эчкәндә эпик геройның батыр булганы ачыла, туры сорауга җавап биргәндә – туры сүзле булганы ачыла. Бу эпизод – эпик геройның идеализациясенең төп моменты. Шуннан гына аксакал нәтиҗә ясап, Идегәйгә багышлап җыр җырлый. Дастан шулай итеп Идегәй образының каһарманлыгын ача, ни дәрәҗәдә ул Ил өчен җаваплылыкны үз кулына алганын күрсәтә. Эпик геройны тарихи кеше белән бутамагыз! Эпик геройның максаты – үч алу түгел... Ил турында кайгыру... Туфан Имаметдинов бер персонажны да режиссер буларак тулыканлы образ итеп үстерә һәм ача алмаган. Эпик герой Илне яклап чыгарга тиеш, ыругы сайлаган хатынга өйләнеп, ул үстерергә тиеш һәм "мин"леген җиңеп, туган иле һәм халкы турында кайгырып яшәргә тиеш. Бу кагыйдәләрне бозса, ул үлемгә дучар була.

Эпик герой буларак Идегәй хаталана, шуның өчен финалда ул үлә.

Рус аудиториясен күздә тотып, тәрҗемәдә дә хаталар булуын күрдем. Нәтиҗәдә, татарга каршы контекст туган... Кызганыч...

Идегәйнең тышкы күренешләре һәм эчке холыклары белән нинди кеше булуы турында аның замандашы булган Ибне Гарәпша болай дип яза: "Ул бодай төсле куе коңгырт төсле, гәүдәсе белән нык, баһадир, мәһабәт бөек күренешле, юмарт һәм гүзәл елмаючы, үткен һәм җитез фикерле, галим һәм фазыйлларны сөюче, ярлыларга һәм яхшы кешеләргә якын булучы, алар белән йомшак тел һәм нечкә ишарәләре белән уен-көлке сөйләшүче иде", - ди.

Идегәй турында халык телендә "Ялгызга ясак, җәяүлегә таяк, атсызга ат булган Идегәй" дигән сүзнең мәкаль булып йөрүен һәм дастаннарда бу сүзнең әйтелүе Идегәйнең киң халык каршында чыннан да аның изелгәннәрне һәм бәхетсезләрне яклаучы бер рыцарь булып танылган булуын күрсәтеп тора. Кабатлап әйтәм, без тарихи шәхес турында сүз алып бармыйбыз, дастан каһарманы турында сүз бара. Ә Туфан Имамутдинов Идегәйны Печорин трафаретына утырткан. Дастанны сәхнәләштергәч, дастан кануннарын юк итәргә ярамый", ди Хәбетдинова.

Телевидение журналисты Эльмира Нуруллина Тинчурин театрының көнкүреш турындагы гади спектакльләрдән тарихи темаларга алынуын үсеш дип бәяләвен әйтте.

— Тинчурин театры артистлары күбрәк көнкүрешкә корылган, авыл, гаилә, полиция һәм башка шуның ише гади темаларга уйный дип күз алдына килә иде, биредә алар башка яктан ачылалар. Туктамышны уйнаучы Ирек Хафизовка гына карагыз, кайсы җире хан түгел?! Тарихчылар белән сөйләшеп тордым, эчтәлеге гади булган, диләр. Алар аңа профессиональ күзлектән карый, әмма гади тамашачы тарихчы түгел. Спектакль тарихчылар өчен генә эшләнсә, аңа йөрүче булмаячак. Җитди спектакльләргә халык болай да йөрми башлый һәм аны репертуардан төшерергә мәҗбүр булалар. Барысын да сәхнәгә менгереп бетереп булмый. Тәнәфессез куеп та дөрес эшләгәннәр, аннары халыкны җыеп бетереп, бер темадан чыккан баш миен яңадан шушы вакыйгаларга куып кертеп булмый. Болай ул бер сулышта каралды, ялыктырмады. Динамика булды, тексты да аңлашылды. Бу спектакль яшьләрне хореографиясе, музыкасы белән дә үзенә тартачак, искиткеч яңгырашка сокланып утырдым, - ди Нуруллина.

Редакциягә килеп ирешкән мәгълүматка күрә, Идегәйнең "татар дәүләтен таркатуы турындагы" бу спектакль милли интеллигенциядә зур бәхәс тудырган. Кайберәүләр аны татарга каршы эшләнгән эш буларак бәяләгән һәм киләсе атнада матбугат конференциясе җыеп, премьера турында фикер алышу үткәрергә ниятлиләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG