Казанда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры язучы Гүзәл Яхинаның "Дети мои" романына нигезләнгән спектакльне куймаячак. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев "Бизнес Онлайн"га сөйләвенчә, төрле сәбәпләр килеп чыккан. "Без спектакль куючы төркем белән килешеп бетә алмадык. Режиссер да кулын сындырды, хастаханәдә ятты. Кыскасы, бөтенесе бергә җыелды һәм килеп чыкмады", дигән ул.
Казанда туып-үскән язучы Гүзәл Яхина Русиянең Украинага һөҗүмен хупламады, аны элегрәк хөкем итеп чыкты.
Былтыр ноябрьдә Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен тыюларын аклады. Яхинаның "махсус операция" турындагы сүзләреннән соң, артистлар аның спектаклен уйнаса, бу сәер булыр иде, диде ул.
Шул ук вакытта фетнәчел "ДНР" һәм "ЛНР"га ярдәм йөзеннән хәйрия концертларында катнашкан җырчыларга Татарстанның халык артисты исеме бирелде.
Шулай итеп, хәзер сәнгатькәрләрне "ак" һәм "карага" бүлә башладылар.
"Ят агент" дип танылган затлар Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итә алмаячак. Бу хакта фәрманны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.
Документка ярашлы, бүләккә тәкъдим ителүчеләр гариза тапшырган чакта ят агентлар реестрыннан белешмә китерергә, белешмә намзәтнең мондый статусы булмавын расларга тиеш.
Әгәр Тукай премиясенә лаек дип табылган кеше акчалата бүләк һәм мактау кәгазе тапшырылганчы "ят агент" дип танылса, ул җиңүчеләр исемлегеннән чыгарылачак.
Монан тыш Татарстан премьер-министры Алексей Песошин театр сәнгате өлкәсендә бирелүче Марсель Сәлимҗанов исемендәге, Гавриил Державин һәм Илһам Шакиров исемендәге бүләкләрне "ят агентлар"га бирмәү турында карар имзалады.
Шулай ук Татарстан Дәүләт шурасы "ят агент"ларга өстәмә чикләүләр кертте. "Ят агент"лар дәүләт һәм муниципаль хезмәтендә эшли алмаячак. Шулай ук аларга сайлау һәм референдум комиссияләрендә әгъза булу тыелачак.
Сәясәт белгече Руслан Айсин "Idel.Реалии"га белдерүенчә, еш кына "ят агент" исемлегенә республикаларда милли интеллигенция эләгә, чөнки алар идеологик дәрәҗәдә Мәскәүнең шовинистик сәясәтенә каршы тора. Ә Тукай бүләгенә дәгъва итүдә катнаштырмау, табигый ки, милли интеллигенция вәкилләрен сәяси позицияләрен белдерүдән мәхрүм итә.
"Кремль курсы белән килешмәү фетнә дип кабул ителәчәк һәм наци Германиясе заманының "сары йолдызы" кебек шунда ук "ят агент" статусы тагылачак", ди ул.
Шагыйрә Нәҗибә Сафина соңгы сәяси үзгәрешләр, дөнья белән элемтәләрне чикләү татарның рухи дөньясына тискәре йогынты ясаячак дип саный.
"Дөнья буйлап йөри алмау ул җан иреген чикләү дигән сүз. Әле ун елга бирелә торган чит ил паспортларын да хәзер биш елга гына бирә башлаганнар. Мин боларның барын да бик тирән уйланылган, мәкерле алым дип исәплим. Русиянең сәясәте гасырлар буена шул бер стратегия буенча бара. Күп урында ул тыштан күренми, әмма эчтән ашап, яман шеш күзәнәкләре кебек, организмны черетеп, милләтнең бөтен барлыгына зур зыян сала. Бу чикләүләрдән дә татарның сәнгатенә, рухи дөньясына, безнең белән бергә башка барлык кечкенә халыкларга да зур зыян киләчәк. Нәрсәдер коелып үлеп калачак, шуның аркасында бик күп авыр югалтулар булачак. Без бик күп төрле бәйгеләрдә катнаша алмаячакбыз. Дөньякүләм аренага татар йөзен чыгару, үзебезне таныту дигән хыял да югала хәзер. Тик чикләүче шушы гамәлләре белән үзен дә чикләвен аңлап бетерми. Аның да сәнгате башка халыкларныкын юкка чыгару исәбенә ярлыланачак бит", ди Сафина.
Аның әйтүенчә, совет чорында бары тик советка дан җырлый торган язучылар, рәссамнар һәм башка сәнгать әһелләре генә үстерелгән һәм яхшы яшәгәннәр.
"Шул чор белән параллель китереп була. Тарих гел кабатланып бара. Шул ук сәнгать, иҗат кешеләре элек ГУЛАГ юлларында йөреп, халык дошманы дип аталса, хәзергеләре "ят агент" дип атала, мөһаҗирлеккә китәргә яки төрмәгә утырырга мәҗбүр. Русия империясе бу җирләргә килгәннән бирле аның стратегиясе бер дә үзгәрмәде, алымнары гына үзгәрә. Урыс академигы, элек Русиядә милләтләр эшләре министры булган Валерий Тишков: "Бу илдә бер генә милләт, бер генә тел булырга тиеш", дип алдан ук кычкырып куйды. Христиан дине һәм урыс теле турында сүз бара, әлбәттә", диде Нәҗибә Сафина.
Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина Тукай бүләген моңарчы да дөрес бирмәделәр дип әйтә. Моңа комиссиядә урысларның да утыруы сәбәп булып тора.
"Тукай бүләген урыс кешесенә дә бирәләр иде. Ул кеше милләткә хезмәт иткәнме, юкмы. Әле ул кеше Тукайның әсәрен дә белмәскә мөмкин. Бу бит татарның иң кадерле премиясе. Аны кемгә кушсалар, шуңа бирәчәкләр. Хәзер ризалыкны Мәскәүдән сорарлар инде, чөнки безнекеләр үз фикерләрен үткәрә алмый. Татарстан җитәкчеләре дә калпак астында. Мәскәү кушканны бүген эшләмәсә, урыннарыннан алалар да аталар. Мин аларны гаепли дә алмыйм.
Без таркау. Таркаулыкның нигезендә - безне мескенгә чыгару. Сез - мескен, сәнгатегез дә, мәдәниятегез дә түбәндә булырга тиеш, диләр.
Бик акыллы кешеләр чит илгә китте. Бик кызганыч. Аларны гаепләмим. "Ят агент" дигән исемнәр биреп мәҗбүр итәләр. Ул исемне башы эшләгән, җитәкчеләрнең табан астын яламаган, урыс дәүләте өчен көрәшмәгәннәргә бирәләр. Шуңа ул кешеләрне бик кызганам. Татар генофондын сыйгайталар. Бу вазгыять гел шулай тормас, үтәр", ди ул.
Гөлзада Сафиуллина әйтүенчә, татар сәнгатен чит илдә танытучыларны, бәйгеләрдә катнашучыларны Татарстан телевидениесе күрсәтергә тиеш, әмма бу эшләнми.
"Телевидение чын шәхесләрне күрсәтми. Ә шәхесләрне күрсәтмисең икән, милләт юк дигән сүз. Ә безнең күрсәтерлек шәхесләребез бик күп", ди ул.
Гөлзада Сафиуллина әйтүенчә, татарлар "беттек" дип зарланып утырырга тиеш түгел, чөнки әле ярдәм итүче фидакарь кешеләре бар. Дәүләт түгел, ә нәкъ алар ярдәмендә кайбер ансамбльлар чит илләргә чыгып татар мәдәниятен танытуын әйтә ул.
"Сорнай" ансамбле чит илләргә чыгып татарның сәнгатен пропагандалады. Чит ил тамашачыларына аранжировка, бормалы җырлар кирәкми, аларга фольклор, халык уен кораллары кирәк. Дөнья күләмендә төрки дөнья яши, берләшә, сәнгатькәрләрне чакырып торалар. Татарстанда гына аларны күрмиләр", ди ул.
Икенче бер иҗат әһеле (исемен әйтмәүне сорады) "ят агент" төшенчәсе дәүләт бүләкләренең барысына да кагылды, ди.
"Хәер, Тукай бүләген моңарчы да, "ят агент" тамгасы булмаса да, язучы Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлимгә бирергә ашкынып тормадылар.
Әлеге "ят агент" тамгасы 1937 еллардагы "халык дошманы", "контрреволюционер" тамгаларына тиң. Дошманнарны бит югары даирәдән түгел, гади халык арасыннан эзлиләр, авызына су кабып тора алмаучыларны гаеплиләр. Ә кайчак, гомумән, "ят агент" исемлегенә эләккән матбугат белән хезмәттәшлек иткән өчен дә шул гаепне тагарга торалар. Гәрчә, андый матбугаттагы эшчәнлегең сәясәттән ерак торучы мәдәният пропагандасы яисә милли агарту, мәгърифәт таратуга юнәлдерелгән булса да.
Күптән түгел Казан ЭКСПОда Татарстан мәдәният министрлыгының коллегия утырышы үтте. Шунда "Европа кыйммәтләрен", нәрсәгә каршы "батырларча көрәшүебезне" искә төшерделәр. Мәскәү түрәсе "Кайбер сәнгать әһелләре дәүләт белән бер фикердә булмыйча, каршы сөйләде, хәтта илдән чыгып китте. Кайберләре ялгышканын таныды. Әмма күпчелек "махсус хәрби операцияне" яклады. Менә сез дә бирегә җыйналгансыз, димәк, сез дә яклыйсыздыр дип аңлыйм" дигәнрәк җөмлә әйтте. Берәү дә протест белдереп, Татарстан президенты катнашындагы чараны ташлап чыкмады, әлбәттә. Гәрчә, бу хәлләрне якламауларын кычкырып йөрмәсәләр дә, канкоешны яклаучы сәнгать әһелләре күп түгелдер. Юкса, кеше үтерүне яклап чыгу ул үзе үк мәдәниятсезлек билгесе бит", ди әңгәмәдәшебез.
Аның әйтүенчә, чит илләр белән багланышларны чикләү дә бүген генә барлыкка килгән киртә түгел.
"Моңарчы Мәскәү кушуы белән Татарстан Тюрксой оешмасы белән араны өзәргә мәҗбүр булган иде. Рәсми дуслыклар рәсми булмаган яссылыкта барыбер дәвам итте.
Аннары, бүгенге вазгыятьтә Русия вәкиле буларак халыкара мәдәни чараларда катнашып йөрү үзе дә ничектер бер оят гамәл булырга тиеш сыман. Андый чараларга йөрүчеләр, бер караганда, ил ватандашыннан әүвәл, үз милләтенең зыялы вәкиле буларак катнашырга тиештер. Милләт сәясәтенә кагылмаганда, андый җыеннарда ил сәясәтен көн темасы итү, бәлки, урынлы да түгелдер. Әмма бөтен кешенең телендә, йөрәгендә булган бу авыр темаларны читләтеп үтеп тә булмый", диде ул.
- Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәм алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерияләре канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр, аерым алганда, бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.
- 2022 елда Русия думасы "чит ил йогынтысында булганнарны", финанслау алмасалар да, "ят агент" дип игълан итәргә мөмкинлек бирүче канун кабул итте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум