Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яшәүче пенсионерлар Башкортстанныкылар белән чагыштырганда баерак булып чыккан 


Татарстанда уртача хезмәт хакы да 3308 сумга күбрәк, диелә. 

Башкортстан белән Татарстандагы пенсияләр арасында 1330 сум аерма бар, Татарстан пенсионерлары күбрәк акча ала. Бу нәтиҗәне ут-күрше республикаларда 2022 елның декабренә теркәлгән уртача күрсәткечләрне чагыштырып карап, Mkset ясаган.

Басма язуынча, былтыр Башкортстанда уртача пенсия 18 070 сум булган. Татарстанда исә 2022 ел нәтиҗәләренә ярашлы, пенсияләр 19 400 сумны тәшкил иткән.

Ике республикадагы уртача хезмәт хаклары да аерыла, дип искәртелә. Әйтик Башкортстанда уртача хезмәт хакы 46 979 сум булса, Татарстанда ул 50 287 сум, ә бу исә 3308 сумга күбрәк дигән сүз.

Шулай да Татарстанда яшәүче пенсионерлар үзләрен бай яшибез дип санамый. Әйтик Азатлыкка әңгәмәсендә пенсионер Гөлнирә Сәгыйтова (исеме үзгәртелде) пенсиясенең яртысы фатир түләүләренә китүен сөйләгән иде. "Әле бит дарулар да аласы бар. Ярый балалар ярдәм итә, үзем генә күтәрә алмас идем", диде ул.

Башкортстан пенсионерлары да пенсияләренең күп өлеше коммуналь хземәтләр өчен түләүгә китә ди. Рәшидә Галиева (исеме үзгәртелде) Азатлыкка 14 мең сум пенсия алуын, әмма шуның да 10 мең сумын җылылык өчен түләвен әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG