Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада диварлары туңган йортта яшәүчегә җылылык өчен  7700 сум түләү килгән 


Архив фотосы
Архив фотосы

Транспорт урамында урнашкан 12 катлы йорттагы бер фатирда җылылык 14 градус кына булуы әйтелә. 

"Честно говоря" тапшыруы редакциясе Уфаның Транспорт урамы 30/2 йортындагы бәсләнгән диварларны күрсәтте. Биредә яшәүчеләр диварларның туңуын, ә йортта җылылыкның бөтенләй булмавын сөйли. Соңрак кешеләрне җылылык өчен түләүләр белән шаккаттырганнар. Фатирдагы җылылык 14 градус кына булса да, биредә яшәүче ханымга 7700 сум түләргә туры килгән.

"Безнең йорт 12 катлы. Йорт коточкыч хәлдә, ишекләр төрле калдык материаллардан, ишекләре бөтенләй булмаган катлар да бар. Температура нормаларга ярашлы түгел", дип хәбәр иткән зарланучы ханым һәм бинага капиталь төзекләндерү кирәк булуын искәрткән.

Яңа елга чыккач, Русия халкы декабрь өчен торак-коммуналь хезмәтләренә түләү кәгазьләре алды. Бәяләр уртача 9 процентка артты, бу федераль хакимият карары белән башкарылды.

Башкортстанда да тарифлар уртача 9 процентка артты. Ләкин Уфада җылылык өчен бәяләр электән үк югары иде. Бигрәк тә "БашРТС" ширкәте саткан җылылык бәясенә халык еллар буена зарлана.

"БашРТС"тан килгән җылылыкның 1 Гкал 2599 сум тора. Моңа кадәр 2345 сум иде.

"СтопБашРТС" хәрәкәте координаторы Альберт Рәхмәтуллин торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләрнең шулкадәр артуын гадел түгел дип саный.
"Башкортстан өчен 1 декабрьдә бәяләрнең артуы халыкка нык бәрде", дип белдерде ул Азатлыкка. Рәхмәтуллин Башкортстанда кыш салкынрак, тарифлар да түбәнрәк булырга тиеш дип уйлый.

"Безнең төбәкне башка төбәкләр, бигрәк тә Мәскәү белән чагыштырырга ярамый. Әйе, анда тарифлар кыйбатрак. Ләкин Башкортстанда кыш салкынрак, җылылык та күбрәк кирәк. Аннары Мәскәүдә халыкның керемнәре Башкортстан кешеләре белән чагыштырганда 2-3 тапкырга югарырак", диде ул.

Түрәләр 2024 елның 1 июленә кадәр коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр башка арттырылмаячак дип ышандыра.

Русия төзелеш министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура коммуналь хезмәтләргә тарифларны халыкның түләү мөмкинлеген исәпкә алып арттырырга тәкъдим иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG