Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда окоплар төзү өчен эшчеләр җыялар 


Российские окопы на крымском побережье во время полномасштабного вторжения России в Украину, 15 декабря 2022 года. Фото ГУР Минобороны Украины
Российские окопы на крымском побережье во время полномасштабного вторжения России в Украину, 15 декабря 2022 года. Фото ГУР Минобороны Украины

Аннексияләнгән ярымутрауның төньягында урнашкан Җанкөй һәм Красноперекопски районнары Украинага терәлеп тора, Русия гаскәрләре ул төштән украин хәрбиләренең һөҗүм итүен көтә. Кремль аннексияләнгән Кырымда саклану корылмалары әзерләүләрен кире кага. 

Аннексияләнгән Кырымда яшәүчеләрне Җанкөй районындагы окопларныың эчен тышлау өчен эшкә чакыралар. Бу хактагы игълан 13 февральдә "Вконтакте" социаль челтәрендә чыккан.

Эшчеләргә саклану өчен казылган траншеянең эчен агач белән тышларга кирәк булачак. Эш өчен сәгатькә карап түлиләр: гади эшчеләргә бер сәгатькә 300 сум, эретеп ябыштыра белә торганнарга исә 400 сум түләмәкчеләр. Игъланда телефоны күрсәтелгән кеше әйтүенчә, көн саен иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр эшләргә кирәк. Эш "ике-өч ай барачак, кешеләр күп кирәк, хәзер үк эшли башларга мөмкин".

Җанкөй районында окоп эчен тышлауга кеше җыю турында игълан
Җанкөй районында окоп эчен тышлауга кеше җыю турында игълан

Моңа охшаш игъланнар "Авито"да элегрәк тә чыккан иде. Вакансияләрдә Кырым төньягындагы Җанкөй һәм Красноперекопск районнарындагы саклану сызыкларын ныгытырга кешеләр кирәк булуы әйтелә.
"Эш күп, эшче куллар да күп кирәк. Яшәү урыны да, эш кораллары да бирелә", диелә игъланнарда.

Җанкөй һәм Красноперекопски районнары Украинага терәлеп тора, Русия гаскәрләре ул төштән украин хәрбиләренең һөҗүм итүен көтә.
Кремль аннексияләнгән Кырымда саклану корылмалары әзерләүләрен кире кага. Февраль башында Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков "Кырымның иминлеге ышанычлы тәэмин ителгән", дип белдерде.

Шул ук вакытта украин күзләве һәм җирле халык бкерничә тапкыр аннексияләнгән ярымутрауның төньягында һәм төньяк-көнбатышында Русия хәрбиләренең ныгытмалар төзүе турында белдерде.

Моңарчы окоплар казу һәм фронтка якын урыннарда ныгытмалар төзү өчен эшчеләр җыюлары турында да игъланнар чыккан иде. Аларны аннексияләнгән Запорожье һәм Луһански өлкәләрендә, шулай ук Русиянең Белгород өлкәсендә эшләтәчәкләре әйтелде.

Игъланнардан күренгәнчә, эшчеләргә 89 мең сумнан алып 258 мең сумга кадәр хезмәт хакы һәм вахта белән йөреп эшләргә тәкъдим итәләр. Шул ук вакытта аларга күп очракта бернинди таләпләр дә куелмый, хәтта тәҗрибәләре булуы да соралмый. Эш бирүче исә эш эзләүчеләргә бушлай яшәү урыны, ашату, эш урынына кадәр транспорт вәгъдә итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG