Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белгород өлкәсендә Русия саклану министрлыгы очкычы килеп төшкән


Русиянең Су-24 очкычлары
Русиянең Су-24 очкычлары

ТАСС язуынча, сүз Су-24 очкычы турында бара. Очучысы катапульт ярдәмендә сикергән, әмма һәлак булган диелә.

Белгород өлкәсенең Валуйски шәһәр бүлгесендә Русия саклану министрлыгыныкы булган очкыч килеп төшкән. Бу хакта төбәк губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр итте.

"Валуйски шәһәр бүлгесендә саклану министрлыгының очкычы килеп төште. Хәзерге вакытта урында тикшерү төркеме һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли. Сәбәпләре ачыклана. Вакыйга контрольдә", дип язды ул үзенең Telegram-каналында.

Очкыч авыл читендә һәлакәткә очраган һәм җиргә килеп төшкәч яна башлаган. Хуҗалык корылмасына ут кабуы әйтелә. Куәт оешмаларына сылтанып, ТАСС язуынча, очкыч пилоты катапульт ярдәмендә сикергән, әмма һәлак булган. Басма Су-24 очкычы килеп төшкән дип җиткерә.

  • Соңгы айларда Русиядә хәрби очкычлар белән бәйле берничә һәлакәт булды, тыныч кешеләр арасында да корбаннарга китерде
  • Былтры 17 октябрьдә Ейскида тугыз катлы йортка Су-34 хәрби очкычы төште, нәтиҗәдә 15 кеше һәлак булды, ә очучылар үзләре катапульт ярдәмендә сикереп, гомерләрен коткарып калды.
  • Шулай ук 23 октябрьдә Иркутскида ике катлы йортка Су-30 килеп төшкән иде, очучылары һәлак булды. Июньдә Рязандә Ил-76 хәрби-транспорт очкычы килеп төште.
  • 2 декабрьдә исә Приморье краенда МиГ-31 хәрби очкычы килеп төшкән иде. Министрлык хәбәрендә әйтелгәнчә, очкыч хәрби күнегү кысаларында коралларсыз гына очкан һәм кешесез урынга төшкән. Ул килеп төшкән урында җимереклекләр юк, казага очкычның техник төзексезлеге сәбәпче булган диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG