Бүген, 23 февральдә аннексияләнгән Кырымда Русиянең ике радиостанциясе эфиры аша Украина баш күзләве башлыгы Кирилл Будановның мөрәҗәгате тапшырылган. Бу хакта җирле медиаларга һәм Telegram-каналларга сылтама белән Крым.Реалии хәбәр итә.
Мөрәҗәгать "Россия сегодня" холдингына керүче "Спутник в Крыму" һәм "Вера" радиоларының эфирын бүлеп чыккан.
Мөрәҗәгатьнең текстында Русия 2014 елдан бирле басып алган украин җирләренең барысы да кире кайтарылачагы әйтелгән.
"Украина ватандашлары! Сезгә Кирилл Буданов мөрәҗәгать итә. Украина барлык басып алынган җирләрне кире кайтара. Донбасс, Автоном Кырым республикасы һәм Украинаның бөтен көньягы мәңгегә йортына кире кайтачак. Кайда гына яшеренмәсеннәр, һәр сатлыкҗанны табачакбыз. Алар барысы да юк ителәчәк. Барлык ватанпәрвәрләргә – хәрәкәткә күчү вакыты җитте. Көтегез, без сезгә киләбез. Украинага дан!" дигән Буданов.
Станцияләрнең ретрансляция җиһазын җимерүләре әйтелә. "Спутник в Крыму" эфирын вакытлыча туктатып тора диелә.
Буданов мөрәҗәгатен Алушта, Карасубазар (Белогорски), Җанкөй, Судак кебек шәһәрләрдә ишеткәннәр.
Кичә Казан һәм Уфадагы, шулай ук Русиянең тагын берничә шәһәрендәге кайбер радиоларга хакер һөҗүме булган иде.
Радиодан "Игътибар, игътибар! Һава кисәтүе игълан ителә! Бөтен кеше кичекмәстән яшеренү урыннарына барсын. Игътибар, игътибар! Ракет һөҗүме куркынычы", дигән сүзләр яңгыраган. Әлеге кисәтү Energy һәм "Юмор.FM" ешлыкларында ишетелде.
- 2014 елдан башлап Русия Украинаның 17ләп процентын басып алды һәм тотып тора. Көзен украин хәрбиләре уңышлы һөҗүмгә күчкәнче, Киев 24-27 процент җирен югалткан иде.
- Русия Кырымны 2014 елда аннексияләде, дөньяда күпчелек илләр аның Русия җире булуын танымый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум