Узган атнада режиссер Айдар Җаббаров Путинга төбәкләрдәге милли театрларның урыс телендәге репертуарларга күчәргә мәҗбүр булуына зарланды. Сәясәт белгече Руслан Айсин Путин җавабын "икейөзлелек" дип атады.
27 март — Халыкара театр көне. Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры мөдире Илфир Якупов милли театр белән бәйле югары уку йортларына керүчеләрнең хәзер азаюын әйтте.
"Милли факультетларда укучыларның азаюы яшьләрнең хәтта авылларда да татар телендә сөйләшми, белем алмый башлавына бәйле. Без аларга бу телнең популяр булуын башка мөмкинлекләр белән җиткерергә тиеш. Хәзер бит мин бу телдә сөйләшеп эш таба алмыйм икән, ул нәрсәгә кирәк дигән караш китте", диде Илфир Якупов "Татарстан-24" телеканалына.
Моңа кадәр ул татар спектакльләрен онлайн рәвештә театрларда гына түгел, ә кинотеатрларда күрсәтүне дә тәкъдим иткән иде.
Путинның үзәкләштерү сәясәте икътисад һәм сәясәт өлкәсенә генә түгел, мәгариф, фән, дин, мәдәният системына да кагылды. Ул барысын да колачлады!
Милли театрлар мәсьәләсе узган атнада Мәскәүдә Русия президенты Владимир Путинның яшь мәдәният эшлеклеләре өчен 2022 елга премия тапшыру вакытында да искә алынды. Әлеге бүләккә Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры режиссеры Айдар Җаббаров та лаек булды. Җаббаров тапшыру тантанасында төбәкләрдәге милли театрларның урыс телендәге репертуарларга күчәргә мәҗбүр булуына зарланды, милли телләрдәге сәхнә әсәрләренә ихтыяҗ кискен кими башлавын әйтте. Шул ук вакытта ул театрның телне саклауда мөһим институт булуын билгеләп үтте.
Сәясәт белгече Руслан Айсин "Idel.Реалии"га белдерүенчә, Путин җаваплылыкны үз өстеннән төшерергә тырышты һәм җавап итеп, үзенең иске җырын җырлады, янәсе, "СССР таркалганнан бирле милли телләргә ярдәм кимеде". Янәсе, моңа базар мөнәсәбәтләре гаепле, һәм, имеш, ярдәмнең яңа формаларын эзләргә кирәк.
"Гаҗәеп дөнья, кем әйтмешли. Нәкъ менә Путин килү белән Русиядәге халыкларның милли һәм рухи тормышын сүтү башланды. Ә ул барысын да Берлек таркалуына сылтый, үзенең бу процесстагы ролен күрергә теләми.
Юкса, бар да үзара бәйләнгән. Путин үз президентлыгын федерализмга басымны көчәйтүдән башлады, төбәкләрнең вәкаләтләрен шактый киметте һәм хәтта совет чорында да күрелмәгән артыгы белән үзәкләштерү сәясәтен башлап җибәрде. Советларда, ким дигәндә, союздаш республикалар дәрәҗәсендә чын федерализация иде әле. Путинның үзәкләштерү сәясәте икътисад һәм сәясәт өлкәсенә генә түгел, мәгариф, фән, дин, мәдәният системына да кагылды. Ул барысын да колачлады!
Башта туган телдә Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшыру бетерелде (бу урыс булмаган телдә югары белем бирүне торгызу ихтималын зур шик астына куйды), аннары гомуми белем програмыннан милли-төбәк компоненты алып ташланды, һәм 2017 елда Русия субъектларында туган телләрне мәҗбүри укытуны ирекле статуска алыштыру бу өлкәдәге тыю чаралары триадасын төгәлләде. Шул ук вакытта Мәскәү рәсми рәвештә Казанны Татарстан белән Русия арасындагы Шартнамәне озайту мәсьәләсен дә кире какты, шул рәвешле документның компромисс йомшартылган вариантына да өметләрне япты.
Сәяси сүзлектән "федерализм", "регионализм", "федератив мөнәсәбәтләр", "милли мәгариф" һәм башка төшенчәләр юкка чыкты. Сәясәтнең символлар өлкәсе державалы, консерватив, унитаристик характерлы аңлатмалар һәм паттерннар белән тулды. Русия халыкларының хокуклары темасы махсус рәвештә иҗтимагый һәм фәнни тормышның юл читенә, маргиналлыкка чыгарылды, ә хәзер хәлләр тагы да катгыйрак — темаларның бер өлеше, тиешле кануннар кабул итү юлы белән, криминаллаштырылды", ди Айсин.
2017 елның 20 июлендә Йошкар-Олада Путин урыс булмаган халыкларның телләрен мәктәпләрдә мотлак укытуны туктатырга кушты. Шуннан соң Татарстанда һәм башка милли республикалар мәктәпләрендә прокуратура тикшерүләре башланды — урыс булмаган халыклар үз телләрен балаларына мәктәптә шыпырт кына өйрәтеп ятмыймы, янәсе.
Айсин әйтүенчә, цензура әкренләп милли тормышның башка тармакларына да үтеп керә башлады. Шул ук театрларга, матбугат чараларына, әдәбиятка.
Милли мәдәният белән кызыксынуның кимүе дә шуннан килә, чөнки зыялы катлам яшь буын белән тулыландырылмый.
"Бу схема аңлаешлы. Милли урта мәктәп юк — димәк, югары мәктәп, югары уку йортлары юк. Димәк, зыялылар чыкмый. Татар теле һәм әдәбияты дипломы алган укытучылар, тарихчылар чыгарылмый. Ә алар театрларга йөрүче мәдәни катламны тәшкил итә, басма матбугатны укый, милләтнең зыялылыгын булдыра. Шушы нигездән башка нидер төзүне күз алдына да китерүе кыен. Милли мәдәният белән кызыксынуның кимүе дә шуннан килә, чөнки зыялы катлам яшь буын белән тулыландырылмый.
Путин боларның барысын да бик яхшы аңлый. Шуңа күрә аның Җаббаровка җавабы киңрәк, бу җавап — урыслаштыру һәм унитаризация процессларын каплап торучы күз буяу, халыкларның рухи нигезләрен юк итү гаебен үз өстеннән төшерергә омтылу. Бу, Мәскәүнең бөтен сәясәте кебек үк, икейөзлелек, дип әйтер идем", ди ул.
Айсин сүзләренчә, Русиядә театр сәхнә сәнгате генә түгел, һәрвакыт зуррак мәгънәгә ия булды — шагыйрьләр кебек. Алар җәмгыятькә аерым мәгънәләр, сәяси месседжлар җиткерә, кешеләрне туплый, илһамландыра, эзоп теле белән киләчәк образларын төзи, кешене уйларга, хыялланырга, үз намусы белән әңгәмә корырга мәҗбүр итә.
"Мондый күренеш хакимияткә ошамый. Тоталитар дәүләттә һава тулы куык була алмый, барысы да сытылырга, җимерелергә тиеш", ди ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум