Мобилизацияләнеп Украинага каршы сугышырга киткән Башкортстан ир-егетләре кыска вакытлы ялга кайта. Бу хакта республиканың Дәүләт җыены депутатлары каршында чыгыш ясаганда республика башлыгы Радий Хәбиров белдерде.
"Мобилизациягә алынучыларыбыз белән һәрдаим элемтәдә торабыз. Берничә көннән мобилизацияләнгән бер меңләп егетебез гаиләләре янына республикага, кыска ялга кайтачак. Без алар белән эшләргә, аларга ярдәм итәргә тиеш", дигән ул.
21 февральдә Федераль җыенга юлламасы белән чыгыш ясаганда Русия президенты Владимир Путин сугышта катнашкан һәркемгә ярты елга бер тапкыр юлда үткән вакытны исәпкә алмый гына 14 көнлек ял бирергә кушкан иде.
Быел март уртасында Украинадагы сугышка мобилизацияләнүчеләр хәрби хәрәкәтләр барган урыннан беренче мәртәбә өйләренә ялга кайта башлады. 17 мартта мобилизацияләнүчеләр төялгән автобуслар Татарстанга да кайтты.
- 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
- Быел 11 гыйнварда берничә хатын-кыз Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның ВКонтактедагы битендә мобилизацияләнгән ирләре, абыйлары турында мөрәҗәгать калдырды. Алар үзләрен Авыргазы һәм Гафури районнарында яшәүчеләр дип атый һәм ирләренең Украинадагы сугышта алгы фронтта инде ноябрьдән бирле бернинди ял күрми сугышулары, юньле ризык, кием, корал булмау турында зарлана.
- Моңа җавап итеп, Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр комитеты белгече һуманитар йөк даими илтеп торыла, дип җаваплады. Әмма республикадан һуманитар йөк озатуда катнашкан Әфганстан ветераннары берлегенең төбәк рәисе Дмитрий Глушко Башкортстанда җыелган ярдәмнең солдатларга барып җитмәвен таныган иде.
- "Сугыш барган җирләрләрдә мобиль складлар юк, ә хәрби бүлекләр урыннарын алыштырып тора" диде ул. Глушко шулай ук төп игътибарның Шәйморатов һәм Доставалов батальоннарына бирелүе, мобилизацияләнүчеләрнең игътибардан читтә калуына да ишарәләде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум