Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша "Татнефть" белән төзелгән килешүеннән баш тартты


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Татнефть"нең Orlen белән килешүе 2024 елга кадәр аена 200 мең тонна нефть белән тәэмин итүне күз уңында тота иде. Русия нефте оешмага торбалар аша килде.

Польшаның Orlen нефть эшкәртү ширкәте Русиядән нефть сатып алу турындагы соңгы килешүеннән баш тартты, килешү "Татнефть" белән төзелгән иде. Бу хакта Orlen-ның башлыгы Даниэль Обайтек Polsat телеканалы эфирында белдерде.

Оешма җитәкчесе бу карар өстәмә чыгымнар ясамаячагын белдерде.

"Килешүдә шундый пункт бар иде: әгәр билгеле бер вакыт эчендә нефть килмәсә, безнең килешүне өзәргә хакыбыз бар", диде ул.

"Татнефть" ягы аңлатма бирмәде.

"Татнефть"нең Orlen белән килешүе 2024 елга кадәр аена 200 мең тонна нефть белән тәэмин итүне күз уңында тота иде. Русия нефте оешмага торбалар аша килде.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Варшау Русиядән диңгез аша килгән нефтьне сатып алудан баш тартты.

Элегрәк Даниэль Обайтек 20-22 февральдә Польшага АКШ президенты Джо Байден килгәннән соң, Русия "Дружба" торбасы аша нефть җибәрми башлады дип хәбәр итте.

Март башында нефть җибәрми башлаулары сәбәпле, Польша оешмасы "Татнефть"тән компенсация таләп итәчәген белдерде.

Шул ук вакытта февраль ахырында "Транснефть" вәкиле Игорь Демин Польшага нефтьне акча түләмәүләре сәбәпле җибәрүдән туктауларын әйткән иде.

  • Былтыр 5 декабрьдә Русиягә каршы сигезенче чикләүләр җыелмасы гамәлгә керде, анда йөк ташучы көймәләр белән китерелә торган Русия нефтенә иң югары бәяне билгеләү дә бар. Бу чикләүне Европа берлеге, Зур җиделек илләре һәм Австралия кертте.
  • Бу карарның максаты – Русиянең Украинага каршы сугыш алып барырга ярдәм итәрдәй керемнәрен киметү.
  • Әлеге үзгәрешләр Татарстан икътисадының нигезен тәшкил иткән нефть тармагына да йогынты ясый. Азатлык сөйләшкән белгечләр республика бюджетының кереме кимүен, үзле нефть чыгару скважиналарының тукталуын фаразлый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG