Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Һомай" акыллы колонкасы сынау рәвешендә мари телендә эшли башлады


"Һомай" видеорекламыннан сурәт
"Һомай" видеорекламыннан сурәт

Бу башлангыч мари телен сакларга һәм үстерергә ярдәм итәчәк, дип өметләнә проект авторлары.

Ясалма интеллект ярдәмендә башкортча сөйләшүче "Һомай" акыллы динамигы хәзер мари телендә дә сөйләшә алачак. Әлегә мари теле сынау рәвешендә кайбер җиһазларда эшли. Бу хакта "Һомай" акыллы колонкасының рәсми каналында хәбәр ителә.

— Хәзер марилар да "Һомай" колонкасына туган телләрендә мөрәҗәгать итә ала, — диелә хәбәрдә.

Белдерүдә әйтелгәнчә, мари телендә сөйләшү мөмкинлеге сынау рәвешендә һәм бары тик кайбер җиһазларда гына бар. Алга таба аның сөйләшү сыйфаты яхшырачак дип көтелә.

Бу башлангыч мари телен сакларга һәм үстерергә ярдәм итәчәк, дип өметләнә "Һомай"ны булдыручылар.

Азатлык Радиосы элегрәк башкортча сөйләшүче "Һомай" акыллы колонкасы турында сөйләгән иде. Ясалма интеллект нигезендә эшләүче акыллы динамик башкорт һәм урыс телләрендә сорауларны аңлый һәм аларга җавап бирә, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итә, башкортча музыка һәм әкиятләр кабыза белә, хәтта башкорт милли ризыклары рецептларын да яңгырата. Аның ярдәмендә башкорт телен дә өйрәнеп була, ди бу проект авторлары.

  • 2024 елның гыйнварында Азатлык Радиосына биргән әңгәмәдә "Һомай" авторы, IT-белгече Айгиз Кунафин аларга мариларның мөрәҗәгать итүләре, проект белән кызыксынуларын сөйләгән иде. "Тагын бер тел вәкилләре мөрәҗәгать итте, аларны әле әйтеп тормыйм, башта мари телен өстәү юнәлешендә эшләрбез", дигән иде ул.
  • Шул ук вакытта, Кунафин сүзләренчә, татар IT-белгечләреннән андый кызыксыну әле булмады, мөрәҗәгать итүче дә булмады.
  • Татарстанда КФУ студентлары "Алия" дип аталган татарча акыллы динамик проектын башлап җибәргәннәр иде. Әмма быелның февралендә проект тукталып торды. Моны IT ширкәтләрнең хезмәттәшлек итүдән баш тартуы белән аңлаттылар.
  • 2024 ел башында татар телендә текстны тавышка һәм тавышны текстка әйләндерә алган хезмәт эшли башлады. Аны Татарстан фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты эшләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG