Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда яшәүче ирне гаскәр турында "ялган мәгълүмат" тарату эше нигезендә өч ел шартлы рәвештә хөкем иттеләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

 Ул "ВКонтакте"да калдырган фикерләре өчен хөкем ителгән. Ир аларны язганда исерек булганын әйткән.

Чаллы шәһәр мәхкәмәсе "ВКонтакте"да калдырган фикерләре өчен Сергей Новокрещенныхны өч ел һәм бер айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Медиазона" яза.

Хөкемдар Рөстәм Хәкимов Новокрещенныхны интернетта нәфрәт яки дошманлык уятуда һәм гаскәр турында "фейклар" таратуда гаепле дип тапкан.

Мәхкәмә мәгълүматынча, 2022 елның 24 февраленнән 6 мартына кадәр ир Русия гаскәрләренең Украинадагы гамәлләре җинаятьчел дип тасвирланган видеога фикерләр калдырган. Новокрещенных мәхкәмәдә бу сүзләрне исерек килеш яздым дип сөйләгән.

Шулай ук иргә ике ел сынау мөддәте бирелгән, ул бу вакыт эчендә яшәү урынын алыштырмаска һәм даими рәвештә полициягә барып теркәлеп торырга тиеш.

  • Былтыр 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • 2022 елда октябрь башында Татарстанда Русия гаскәрен дискредитацияләү турында беренче җинаять эше ачылды. Чаллы кешесе, 39 яшьлек Альберт Мансуров социаль челтәрләрдә сугышка каршы язма чыгарган өчен башта бу маддә нигезендә административ җаваплылыкка тартылган булган, шундый ук постны тагын бер тапкыр язгач, аңа карата җинаять эше ачылган.
  • 22 февральдә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәр мәхкәмәсе сугышка каршы чыккан активист, пенсионер Раиса Болдованы Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә шартлы рәвештә бер ел төзәтү эшләренә хөкем итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG