Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутатлары Беларустан кертелүче сөткә чикләүләр кертергә чакырды


Алар федераль үзәккә мөрәҗәгать итү турында фикер алыша.

Татарстан депутатлары Беларустан кертелүче сөткә чикләүләрне яңадан кертмичә, сөтне сатып алу бәясе тотрыкланмаячак дип саный. Бу хакта 12 апрельдә Дәүләт шурасының экология, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында белдерделәр.

Депутат Марат Галиев фикеренчә, бүген Татарстанда сөт җитештерүчеләр авыр хәлдә калган.

"Кайбер зур хуҗалыкларда сөт саву 30 процентка кимеде. Малны ашату отышлы түгел. Моның сәбәбен карарга кирәк. Базарда сөткә бәя безнең сөт җитештерүчеләр хисабына төшмәде бит. Безгә Беларустан кертелүче сөтне арттырдылар. Аларга карата булган чикләүләрне бетерү шуңа китерде", ди ул.

Галиев Русиягә кабат Беларус сөтенә чикләү пошлинын кертергә кирәк дип саный. Вазгыять үзгәрмәсә, якын киләчәктә сөт җитештерүчеләр бөлгенлеккә чыгуы ихтимал ди ул.

"Чикләүләләр турында ачыктан-ачык Русия авыл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Фермерлар бизнес план корганда булган җитештерүне һәм кануннарны исәпкә алды. Хәзер терлек тотучылардан берни сорамады. Терлекне иткә җибәрергә дә отышлы булмаячак. Монда ачыктан-ачык сәбәбен әйтеп сөйләшергә кирәк", диде ул.

Бу фикерне Дәүләт шурасы комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев та хуплады.

"Мөрәҗәгать белән чыгарга кирәк. Бүген безгә Белраустан күпләп сөт кертелә. Шул сәбәпле алар сөткә бәяне 20 процентка төшерде. Бүген без үз кешеләребезне егып салабыз. Кибеттә бәяләр артты, сөт куллану кимеде", ди ул.

Аның сүзләренчә, Татарстан парламентына Түбән Новгород депутатлары да чыккан. Һадиев Татарстан хөкүмәтендә фикер алышканнан соң, Русия Дәүләт думасы, Русия хөкүмәтенә мөрәҗәгать әзерләргә кирәк диде.

Шул ук вакытта Татарстан делегациясе әлеге вакытта Беларуста йөри. 12 апрельдә президенты Рөстәм Миңнеханов та Минскига килде, пәнҗешәмбе тоталитар лидер Александр Лукашенка белән очрашты. Алар Беларус белән Татарста арасында хезмәттәшлек куәте зур дип килеште.

Быел апрель аенда Татарстанда авыл хуҗалыкларыннан сөтнең сатып алу бәясе, узган елның шушы чоры белән караганда, 15 процентка төште. Хәзер республика авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермерлардан сөтнең сатып алу бәясе 29,43 сум (өстәлгән бәягә салымны (НДС) исәпкә алмыйча) тәшкил итә. Шәхси авыл хуҗалыкларында — 23,44 сумга төшкән.

Бүген Татарстанда тәүлегенә якынча 4 800 тонна сөт җитештерелә. Шуларның төп өлеше - 4 200 тоннасын зур хуҗалыклар эшкәртә. Халыктан 620 тонна сөт җыеп алына.

Сөткә бәя төшүе хуҗалыкларның зыянга эшләвенә китерә ала, дип белдергән иде Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының еллык киңәшмәсендә Әтнә районының "Таң" кооперативы мөдире Алмаз Сибгатуллин. Ул вакытта сөт җитештерүчеләр фикерен җиткергән фермерга җитәкчелектән җавап ишетелмәде. Бары Марат Җәббаров үз чыгышы вакытында озак вакытка исәпләнгән контракт төзеп, алдан билгеләнгән суммага сөт сатарга чакырган иде.

Авыл хуҗалыгында түбән бәяләр сөткә генә түгел, узган ел җыеп алынган ашлыкка да саклана. Бүген Татарстанда 1,3 млн тонна ашлык сатылмыйча келәтләрдә саклана. Аңа бәянең түбән булуын рәсмиләр геосәясәткә бәяләп аңлаткан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG