Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә хәрби хезмәттән качкан өчен хөкем ителгәннәр саны соңгы ун елда иң югары дәрәҗәгә җиткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2022 елда хәрби хезмәттән качкан өчен 1121 кешене хөкем иткәннәр. Чагыштыру өчен: 2021 елда аларның саны 928 булган, 2020 елда – нибары 554. Бу хезмәт итәргә теләмәүчеләрне табып, аларга каршы эш ачулар ешайган дигәнне аңлатырга мөмкин.  

Узган ел хәрби хезмәттән качкан өчен Русиядә меңнән артык кешене хөкем иткәннәр. Бу кимендә ун ел эчендәге иң зур күрсәткеч, дип яза "Вёрстка". Басма Русия Югары мәхкәмәсе каршындагы мәхкәмә департаменты мәгълүматларын анализлаган.

2022 елда хәрби хезмәттән качкан өчен 1121 кешене хөкем иткәннәр. Чагыштыру өчен: 2021 елда аларның саны 928 булган, 2020 елда – нибары 554.

Шул ук вакытта Мәскәү хәрби комиссары Максим Локтев хәрби хезмәттән качучылар саны елдан-ел кими бара дип белдерде. Бу исә хезмәт итәргә теләмәүчеләрне табып, аларга каршы эш ачулар ешайган дигәнне аңлатырга мөмкин.

Локтев Мәскәүдә хәрби комиссариаттан качып йөрүчеләрне кеше йөзләрен танучы күзәтү камералары ярдәмендә эзләячәкләрен сөйләгән иде. Аның фикеренчә, бу - хәрби комиссариатка килмәү очракларын бетерергә тиеш.

1 апрельдән Русиядә язгы чакырылыш башланды. Русия президенты Владимир Путин фәрманына ярашлы, бу юлы 147 мең кеше җыймакчылар. Бер ел элек белән чагыштырганда 12,5 меңгә күбрәк дигән сүз.

Узган атнада Уфада 150ләп ир-егетнең җитди сәбәпләре булмаса да, чакырылыш комиссияләренә килмәве хәбәр ителгән иде. Шуларның 25е административ җаваплылыкка тартылган.

  • Апрельдә Русиядә "Хәрби бурыч һәм хезмәт турындагы" канунга төзәтмәләр кабул ителде. Бу исә хәрби чакырылыш кагыйдәләрен дә үзгәртә. Яңа кагыйдәләргә ярашлы, повесткаларны шул исәптән "Госуслуги" порталы аша да җибәрәчәкләр. Кеше порталга килгән белдерүне ачып карамаса да, автомат рәвештә повесткасын алган дип саналачак.
  • Хәзер хәрби исәпкә басу да автомат рәвештә булачак. Төзәтмә авторлары махсус дәүләт мәгълүмати ресурсы куллануны тәкъдим итә. Аның нигезендә хәрби бурычлыларның бердәм реестры автомат тәртиптә формалашачак. Бу исә кеше хәрби комиссариатка килмәсә дә, аның турындагы белешмәләрне ачыкларга булышачак.
  • Хәрби комиссариатка килмәүчеләргә чикләүләр кертеләчәк. Аерым алганда, чит илгә чыгу, күчемсез милеккә бәйле килешүләр төзү, кредит алу, эшмәкәрлек тыелачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG