Accessibility links

Кайнар хәбәр

2025 елда Казанда турист салымы ала башлаячаклар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Беренчел исәпләүләргә күрә, мондый җыем беренче елны ук шәһәр бюджетына 150 млн сумнан артык өстәмә керем китерәчәк. Аны шәһәрне яхшыртуга тотачаклар.

2025 елның 1 гыйнварыннан Казанда туристлардан җыем ала башлаячаклар, ул аларның кунакханәләрдә яшәү бәясенең бер процентын тәшкил итәчәк.

Салымнан балигъ булмаучылар һәм ташламаларга ия кайбер затлар гына азат ителәчәк, дип җиткерә Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте.

Беренчел исәпләүләргә күрә, мондый җыем кертү беренче елны ук шәһәр бюджетына 150 млн сумнан артык өстәмә керем китерәчәк.

"Бу акчалар шәһәр инфраструктурасын, җәмәгать урыннарын яхшыртуга, Казанның туристик брендын үстерүгә тотылачак", диелә хәбәрдә.

Казан мэриясендә белдерүләренчә, федераль кануннарга ярашлы, җыемның иң аз күләме – бер тәүлеккә 100 сум булырга тиеш дип билгеләнгән.

Казан шәһәр думасының бу карар өлгесе турында Казан парламенты утырышында фикер алышачаклар диелә.

Шәһәр башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин искәртүенчә, соңгы 15 елда туристик өлкә бик тиз үсә, узган елгы нәтиҗәләргә күрә, Казанга 4 млннан артык кеше килгән.

"Кунак кабул итү өлкәсе өчен бу, әлбәттә шатлыклы хәл. Әмма икенче ягы да бар – шәһәр инфраструктурасына, беренче чиратта үзәк урамнарга һәм мәйданнарга, паркларга, яр буйларына йөкләнеш арта. Туристлардан алынган җыем шәһәрне карап торуга киткән өстәмә чыгымнарны компенсацияләргә булышачак", дигән Мөхәммәтшин.

Хәзерге вакытта Русиянең туристлардан җыем ала торган шәһәрләре арасында Краснодар, Дондагы Ростов, Пермь, Архангельски, Петрозаводски, Зеленоградски, Бөек Новгород, Светлогорски бар.

Тагын кайбер шәһәрләр, әйтик Петербур, Новосибирски, Волгоград, Екатеринбур, Түбән Новгород, Тула, Калининград – шул хакта документ кабул итү алдында тора.

  • Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң русияләрнең Европа илләрендә сәяхәт итү мөмкинлеге тукталды. Татарстанда туристлар саны артуын шуның белән дә бәйлиләр. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин "без бу форсаттан файдаландык" дип белдерде.
  • 2030 елга Казанда туристлар санын 5 миллионга җиткерү максаты куелды.
  • 2024 елның 8 аенда Казанга килүче туристлар 22,1 млн сум тоткан. Бу узган елның шушы чорына караганда 30 процентка күбрәк.
  • 2024 елның 8 аенда Казан 3,2 млн турист килгән. Бу узган елдан 10 процентка күбрәк. Аларның 74 процентын, яки 2,3 млнын Русия төбәкләреннән килүчеләр тәшкил итә.
  • Чит илдән килүче туристлар саны исә 3,2 тапкырга артып, 67,4 мең кешене тәшкил иткән, диелде.
  • Азатлык Радиосы белән сөйләшкән туризм белгечләре Казанда татарлык җитми дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG