Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Зәкиев Анталияда пикетта бүгенге татар-башкорт сәяси тоткыннары исемнәре язылган шигарь тотып торды


Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Ул бүген дә репрессив сәясәт дәвам итә дип саный.

30 октябрь — Русиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алуы көнендә Төркиянең Анталия шәһәрендә Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев ялгыз пикетка чыкты.

"Үземне бик начар хис итсәм дә, чыкмыйча булдыра алмадым", диде ул. Зәкиев үзенең 1937 елда атып үтерелгән мулланың оныгы булуын әйтте. Икенче бабасы "колхоз рәисе буларак балаларга һәм хатын-кызларга 1,5 кг ашлык биргән" өчен 1945 елда штрафбатта үлүен сөйләде.

Репрессия корбаннарын искә алу көнендә ул бүгенге татар-башкорт тоткыннарын атап, аларны иреккә чыгаруны сорап шигарьләр тотып торды. Бу — Айрат Дилмөхәммәтов, Фаил Алсынов, Азат Мифтахов, Рөстәм Фәрәретдинов, Андрей Бояршинов. Ул шулай ук җинаять эше ачылган Зиннур Әһлиуллинны да атады.

— Минем бабаларымны да утыртканнар, хәзер дә шул ук хәл дәвам итә. Бүген 1937 ел җитте. Айрат Дилмөхәммәтовны утыртканда әле сугыш бармый иде, ләкин кеше ашаучы режим хөкем сөрде, — диде ул.

Фәрит Зәкиев Русияне БМОннан чыгаруны, Русиядән нефть сатып алучы илләр — Кытай һәм Һиндстанга каршы чаралар күрүне сорый. Казанда БРИКС саммитында катнашкан БМО баш сәркатибе Антониу Гутерришны вазифасыннан алырга чакырды. Моңа кадәр ТИҮ аерым белдерү белән чыккан иде.

30 октябрьдә "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлекчәсе активистлар белән берлектә Сәяси золым корбаннарын искә алу көнендә Казанның Архангель зиратында Совет заманында репрессияләнгән Татарстанның язучылары, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре исемнәрен һәм аларның тарихларын укыды. Шулай ук һәйкәлгә чәчәкләр салды.

  • Татарстанның "Хәтер китабы"нда 1918-1952 елларда репрессия корбаннары буларак 54 мең 727 кеше теркәлгән. Шулардан 13 мең 938 кеше төрмәдә, сөргендә һәлак булган.
  • Башкортстанда совет чорында 50 меңнән артык кеше репрессиягә дучар булган.
  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Фәрит Зәкиев Төркиягә китәргә мәҗбүр булды. Шул ук елны ул җитәкләгән ТИҮ Русиядә тыелды.
  • Чит илдә килеш тә Фәрит Зәкиев иҗтимагый эшчәнлеген туктатмады, ялгыз пикетларга чыгуын дәвам итә.
  • Фәрит Зәкиевкә Русия гаскәре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылганы мәгълүм. Русия эчке эшләр министрлыгы аны эзләүгә биргән.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG