Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар дөньясы Ураза гаетен бәйрәм итә. Кемдер тынычлыкта, кемдер сугышта


Мәрҗани мәчете
Мәрҗани мәчете

Бүген мөселман дөньясы Ураза гаетен билгели. Бүген бәйрәмдә алар бер-берсен котлаша, бүләк өләшә. АКШ, Канада, Германия, Төркия, Украина татарлары һәм башкортлары изге айны ничек озатуы хакында сөйләде.

Кичә кич, кояш баю белән мөселманнар өчен изге булган Рамазан ае тәмамланды. Ахшамга кадәр мунча керелде, фытыр сәдакаларын өләшергә өлгереп калырга тырышылды. Кояш бату белән ахшамга азан әйтелде һәм мөселманнар быелгы Рамазанның соңгы ифтарында авыз ачты. Бүген исә мөселман дөньясы 29 көн дәвамында ураза тотканнан соң бәйрәм намазын укыды. Мәчетләр ирләр белән тулды. Намаз кылганнан соң алар өйләренә ашыкты. Татар-башкорт гадәте шундый: гает көнендә бәйрәм хөрмәтенә хуҗабикәләр тәмле ризык әзерли. Гаеткә таба исен чыгару, аны шулай матур итеп атыйлар. Мәчеттән кайтучыларны өйдә гает коймагы белән каршы алалар, кемдер табынга пәрәмәч, шәңгә әзерли. Бу көнне татар-башкортлар мул табын артында сыйлана, кунакка йөрешә. Соңгы елларда шәһәр, авылларда балалар өчен Ураза бәйрәмен оештырырга тырышалар, бу матур гадәткә әверелеп бара.

Азатлык гает уңаеннан дөньяның төрле җирләрендә яшәүче татар-башкортлардан Ураза бәйрәмен ничек каршы алулары, изге ай ничек узганы хакында сорашты. Тормыш төрле җирдә төрле: кемдер муллыкта, кемдер сугыш кырында гаетне каршы ала.

Регина Әхмәтҗанова, АКШ, Питтсбург

Эшмәкәр ханым ире белән өч бала тәрбияли. Ул үзенең дини мохиттә үсмәгәнен искә ала, әмма балалары өчен Ураза бәйрәмен зурлап уздырырга тырышканнарын сөйли. Гает өч көнгә сузыла. Балалар бу көнне иң көтеп алган уенчыкларына ия була, шуңа да Ураза бәйрәмне балалар үз туган көннәре яки көнбатыштагы Раштуага караганда да зур, кәттә бәйрәм икәнен аңлап, күреп үсәләр ди ул.

Регина Әхмәтҗанова әнисе Мәүлидә ханым белән
Регина Әхмәтҗанова әнисе Мәүлидә ханым белән

— Безнең гаилә өчен Рамазан ае да, Ураза гаете дә кадерле. Изге ай якынлашканын балалар белә, чөнки без аның турында сөйлибез дә, өйне дә бизибез. Балалар аеруча гаетне көтә, чөнки бу көнне алар үзләре теләгән бүләкләр ала. Туган көннәрне уздырмыйбыз, шуңа алар өчен Ураза да, Корбан гаетләре хыяллары тормышка аша торган бәйрәмнәр. Ураза тәмамлану уңаеннан балалар да, өлкәннәр дә кыйммәтле бүләкләр ала. Кемдер алдан ни теләгәнен әйтә, кемдер юк, шуңа күңелен күтәрә торганны эзлисең, сайлыйсың. Көнбатышта Раштуаны көтеп алсалар, без гаетләрне зурлап уздырабыз.

Өлкән улыбыз белем ала торган мәктәп ислам дине нигезендә эшли, укучылар, мөгаллимнәр – барысы да мөселманнар. Шуңа Рамазан аеның соңгы ике атнасында балалар ялга җибәрелә. Бу – арымыйча ураза тотарга мөмкинлек.

Гает көнне барыбыз да мәчеткә бәйрәм намазына барабыз. Төшкә кадәр анда балалар, ата-аналар өчен бәйрәм оештырыла. Без эшлибез, коймак пешерәбез. Аннары туганнар белән очрашабыз. Зур табын корыла, бүләкләр өләшәбез. Икенче көнне балаларга аерым бәйрәм оештырабыз, пикник кебек була ул, төрле уеннар уйнатып, балаларның күңелләрен күрәбез. Бәйрәм чынында өч көн дәвам итә, дуслар белән дә очрашабыз, мәктәп тә бәйрәм оештыра.

Балаларга балачактан ук нинди бәйрәмнәрнең мөһим булганын сеңдереп каласыбыз килә. Гаетләр иң кызыклы, иң күңелле икәнен белеп үсеннәр.

Сәид Исмәгыйлев, Украина, Донбасс

Ул гаеттә гаиләсе белән очрашырга теләсә дә моның мөмкин түгеллеген аңлап кабул итә. Бу - Сәиднең сугыш кырында инде икенче гаете һәм никадәр дога итсәм дә, бу сугыш тиз генә бетүенә ышанмыйм дип сөйли. Ул һәм сугыш кырыннан яраланучыларны ташучы медиклар такымында тагын ике кеше ай буена ураза тоткан. Алар әлеге вакытта Донбасста, үлем һәм яшәү арасында.

Сәид Исмәгыйлев
Сәид Исмәгыйлев

— Без бригадада 5 кеше, шуларның өчесе - мөселман. Ике ир, бер хатын. Мин инде икенче тапкыр сугыш шартларында ураза тотам, гаетне каршы алам. Өчебез дә уразаны калдырмадык, тоттык, әмма мин моны каһарманлык дип санамыйм. Дөрес, еш кына вакытында авызны да ача алмыйсың, тиз генә йотым суны эчү дә тоткарлана, чөнки син машинада яраланучыларны ташыйсың, тиз, җитез булу кирәк. Кайчак ифтар да ике-өч сәгатькә соңлап ашала. Анысын да капкалыйсың да яңадан юлга чыгасың, чөнки сиңа кеше гомере бәйле. Ашамау берни түгел, кеше берничә көн ач йөрсә дә берни булмый. Иң кыены - тәһарәт алыр өчен сусыз калу. Андый хәлләр дә еш була. Эчәргә дә калмый.

Намаз да кала, аннары җыеп укыйсың. Сугыш намазы нык аерыла ул. Намаз укыйсың, ә берничә минуттан соң 20 метр ераклыкта нидер шартлый... Һәрвакыт кыл өстеннән йөрелә. Аллаһтан төгәл бер әйбер сорала: сугыш Украинаның җиңүе белән тәмамлансын. Без җиңмәсәк, безне Русия юк итәчәк.

Сугышка кадәр тормышны сагынаммы? Уйлыйммы ул хакта? Юк. Мин үткәннәр белән яшәүче кеше түгелмен. Узган тормышны кайтарып булмаячак, кабатланмаячак. Без барыбыз да үзгәрдек. Мин чынбарлыкта яшим һәм җиңүгә ирешү никадәр авыр булачагын да аңлыйм. Сугыш берничә елга сузылырга да мөмкин.

Әлбәттә, бу көнне, гаеттә мин якыннарым белән бергә буласым килә. Элеккеге кебек намазлар укып, табын артында күңел ачып, бүләкләр бирешеп... Бүген минем өчен иң зур бүләк - ул якыннарым белән телефон аша котлашу, аларның имин җирдә булулары.

Айгөл Рәхимова, Канада, Торонто

Чыгышы белән Башкортстаннан. Ире дә шуннан, дүрт бала тәрбиялиләр. Рамазан ае буена алар балалары өчен чын бәйрәм мохитен тудырырга тырыша. Айгөл үзе рәсемнәр, "открыткалар" ясый, үз куллары белән ясалганнарны гаеткә бүләк итәргә тырыша. Гаетләр читтә балаларны миллилекне сеңдереп калыр өчен кыйммәтле мөмкинлек, дигән фикердә ул.

Айгөл Рәхимова
Айгөл Рәхимова

— Ирем белән дүрт бала тәрбиялибез, читтә яшәгәч, милли, дини мохит җитми, шуңа да үзебезгә тырышырга туры килә. Рамазан ае балаларга татар мөселман булып яшәүнең ни кадәр күңелле икәнен аңлату өчен кулай. Мәсәлән, без ураза җитүгә өйне бизибез, өйдә гирляндалар, шарлар, төрле тематик язулар барлыкка килә. Әкият кебек ул. Рамазан ае буена дәвам иткән адвент календарь ясыйм. Балалар көн саен бүген ни булачак, нинди бүләк, нинди кызыклы бирем яки уен булачак дип көтеп алалар. Гает – аерым бер зур бәйрәм. Без алдан ук алар хыялланган бүләкләр алабыз. Бик куаналар! Ихластан! Кибеткә барабыз, ни телиләр шуларны алабыз. Гел рәхмәтле балалар, самимиләр, шуңа да гаетләрне көтеп алалар, чөнки туйганчы туңдырма, татлыны ашыйлар, өйдә - бәйрәм рухы.

Бер елны безнең гает туган якларга – Башкортстанга кайтканда туры килде. Бөтен урам балаларына бәйрәм оештырдык. Безнең балалар өчен гадәти күренеш иде, ә калган балалар өчен чын-чынлап тамаша булды. Аларга да гаетнең бәйрәм рухы сеңеп калды. Гает әби-бабайлар бәйрәме дип кенә уйламасыннар.

Олы улыбызга 11 яшь, икенче кызыбызга – 10 яшь, алар инде уразасын тотарга тырыша. Олы улымның бер сыйнафташы мөселман, алар икесе дә ураза тота. Мәктәп укытучылары шулкадәр игътибарлы, хәлләрен сорашалар. Атнакич мәктәпләрендә пицца ашау гадәте бар. Кәрим улыбыз ашый алмагач, аңа аны төреп бирәләр. Кызымның мәктәбендә дә ихтирам белән карыйлар. Бер төрек сыйныфташы бар, бергә уразада. Физкультура дәресендә авыр икән, чыкмассың дип әйтәләр. Төшке аш вакытында башка балаларның ризыкларына ымсынмасыннар өчен ураза тотучыларга аерым бер бүлмәгә керергә рөхсәт итәләр, ә болай балалар гел бергә булырга тиеш. Бәләкәй кызыбыз әле яртышар көн тота, аңа кызыклы тәҗрибә. Мәктәптә балалар аңардан ни өчен ашамыйсың дип сораша, ул аңлаткан. Ярдәмгә укытучысы да килгән, ул да ни өчен мөселманнар ашамый, эчми икәнен аңлаткан. Кызым яулыгын да күрсәткән, бездә апалар яулык бәйли, бәйрәмгә күп итеп тәмле ризыклар, затлы бүләкләр бирәләр дип сөйләгән.

Гөлназ Вәлиева, Германия, Лейпциг

Ире белән ике бала тәрбиялиләр, туган яклардан ерак булсалар да, гает коймагы, бәйрәм намазы, ураза дигән төшенчәләр белән үстерү мөһим, ди ул һәм христианнар күпләп яшәгән дәүләттә мөселманнарга карата мөнәсәбәтне дә мактап телгә ала.

Гөлназ Вәлиева
Гөлназ Вәлиева

— Рамазан гаете Германиядә эш көне, әмма мәктәптә укыган мөселман балаларына 3 көн ял бирәләр. Моның өчен әти-әниләре кечкенә генә гариза-формуляр тутырырга тиеш. Баланың нинди диндә булуын бала үзе теләп сөйләмәсә, беркем дә тәлап итми. Улыбыз Булат француз гимназиясенең 5нче сыйныфында укый. Сыйныфында күбесенчә алман балалары, христианнар, әмма башка дин вәкилләре дә бар. 24 баланың бишесе мөселман. Бу балалар Рамазан ае вакытында бергәләп ураза тота, әмма башка балалар да аларның уразаларына ихтирам белән карый​.

Без яшәгән шәһәрдә - Лейпцигта - алманнар күп, шуңа күрә мөселман мохите андый көчле түгел, без Берлиннан күченгәч тә моңа игътибар иттек. Берлинда, мәсәлән, төрекләр күпкә күбрәк. Шуңа үз мохитебез булмагач, балаларыбызны тәрбияләгәндә аеруча тырыш булырга кирәк.

Рамазан ае дин темасына, ислам темасына балаларның игътибарын тагын да күбрәк юнәлтер өчен менә дигән мөмкинлек тә әле ул. Балаларыбыз Германиядә туып үссәләр дә, аларга милли тәрбия бирергә тырышабыз. Татар телен өйрәтү белән беррәттән мөселман итеп үстерү дә безнең вазифага керә. Аллага шөкер, икесе дә намаз укый белә, кайбер сүрәләрне яттан сөйлиләр.

Гает алар өчен зур бәйрәм. Без өйдә бәйрәм кәефе тудырырга тырышабыз. Иртәңге традицион гает коймагыннан соң мөмкинлек булса, башка мөселман гаиләләре белән күрешергә тырышабыз. Улыбыз быел әтисе белән иртән мәчеткә барды, мин аларны тәмле ризыклар белән көтеп алдым, бүләкләр дә бирештек.

Зилә Нәҗипова, Төркия, Истанбул

Дүрт бала әнисе үзенең балачактагы Ураза бәйрәмен искә алып, әти-әниләренең гаеткә чиста кием кидертәләр иде һәм оекбаш булса да бүләк итәләр иде дип сөйли. Хәзер исә үз балаларны белән алар ире белән күңелле сәяхәтләр оештырырга тырыша.

Зилә Нәҗипова
Зилә Нәҗипова

— Без махсус дини мохиттә балаларны тәрбияләмибез, әмма Истанбулда адым саен мәчет, азаннар әйтелә. Рамазанга шәһәр бизәлә, котлау билбордлары эленә, матур төсле утлар урнаштырыла, мәчет манараларына "Хуш килдең, Рамазан!" дигән язулар эленә, урамнарда кешеләргә авыз ачтырулар оештырыла. Төркиядә Кадер кичәсен дә зурлап каршы алалар. Ягъни ай буена изге ай барганы күренә, кешеләр тоя аны. Гаеттә берничә көн ял игълан ителә. Эш, укулар тукталып тора.

Үзебез ураза тоткач, балалар да безгә иярә, алар бер-берсе белән ярыша-ярыша тотарга тырыша. Мәктәпләрендә дә тотучылар бар. Бик кыен булса да, күзләрен ерта-ерта булса да сәхәргә торалар. Авызны гел бергә ачарга тырыштык, чөнки ел әйләнәсе кем укуда, кем эштә булу сәбәпле төрле вакытка эләгәбез. Ә монда гел бергә, шуңа да кадерле.

Гаеткә без үскәндә әти-әниләр яңа оекбашлар булса да бирә иде, Гаетне яңа киемдә каршылау бар иде. Юклык заманы бит, шуңа кулъяулык, оекбаш белән булса да Ураза бәйрәмен олыларга тырышканнар. Без исә балаларга уенчыклар, үзләре сорап алган әйберләрне бүләк итәбез. Әмма иң зур бүләк ул - сәфәр. Без машинада илләр гизәргә яратабыз, шуңа да гаеттә бәйрәм намазыннан соң, гает коймакларыннан сыйланганнан соң, юлга чыгабыз.

Ринат Янбәков, Украина, Харьков

Ул быел Гаетне ялгыз каршы ала. Узган елдагы кебек. Аның иң зур хыялы - кызы Әминә белән очрашу, кавышу, әмма сугыш аркасында бу мөмкин түгел. Ул да кызына гаеткә бәйрәм оештырырга тели, әмма бу әлегә хыялда гына. Исән калсак иде дип тели ул.

Ринат Янбәков
Ринат Янбәков

—Исәнмен һәм быелгы Рамазанны да күрә алдым дип шөкер итәмен. Чынында сугыш шартларында моны тормыш итү дип әйтеп булмый, исән калырга тырышу. Эш юк, акча юк. Шәһәрдә күбесе ачлы-туклы яши, һуманитар ярдәм юк диярлек, ашау да каты-коты. Уразаны тоттым, әмма ни тәравихларга, ни гает намазына барып булмады. Гаеткә булса да кызым Әминә белән очрашырмын дигән идем, булмый. Ул әнисе белән шәһәрнең бер очында, мин - икенче очында. Аннары янына буш кул белән дә бара алмыйм, ә бүләк, уенчык алырга акча юк. Рамазаннан соң тагын эш, "шабашка" эзләп карыйм... Ничек тә булса акча юнәтергә кирәк.

Сугыш бетсен, бу мәхшәр тукталсын - шушы төп догалар.

Уразаның организмга йогынтысы
please wait

No media source currently available

0:00 0:23:44 0:00

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG