Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Русияне агрессор дип атаган БМО резолюциясен хуплап тавыш бирде


Кытайдан тыш аны хуплаучылар арасында Русия дус дип санаган башка илләр дә бар, әйтик Казакъстан һәм Әрмәнстан, шулай ук Һиндстан һәм Бразилия.

Кытай БМОның Баш ассамблеясе резолюциясен хуплап тавыш биргән, анда Украинага бәреп керүе өчен Русия турында кырыс сүзләр язылган. Элегрәк кагыйдә буларак кытай вәкилләре мондый резолюция өлгеләре өчен тавыш биргәндә тыелып кала иде.

Тавыш бирү 26 апрельдә үк узган, әмма документның текстына һәм аны хуплап тавыш бирүчеләр арасында Кытайның да булуына медиалар бүген генә игътибар итте.

БМОның Европа шурасы белән хезмәттәшлегенә багышланган резолюцияне 122 ил хуплаган. Кытайдан тыш аны хуплаучылар арасында Русия дус дип саный торган башка кайбер илләр дә бар, әйтик Казакъстан һәм Әрмәнстан, шулай ук Һиндстан һәм Бразилия дә.

Аерым алганда, документта Русия моңа кадәр Грузиягә, ә аннан соң Украинага каршы агрессиясен күрсәткәч, Европа каршында "моңарчы күрелмәгән куркынычлар" торуы әйтелә.

Резолюциядә агрессия корбаннарына килгән зыянны капларга чакыру да бар. Русия – бу документка каршы тавыш биргән 5 илнең берсе.

Бу документта Украинадагы сугыш – төп мәсьәлә булып тормый, шуңа күрә Кытай һәм башка илләрнең аны хуплап тавыш бирүе, Русиянең Украинага һөҗүм итүенә карата фикерләре үзгәрү билгесе булып торамы – аңлашылмый.

Элегрәк Кытай Мәскәүнең гамәлләрен тәнкыйтьләүдән тотылып калды һәм барлык тарафларның да мәнфәгатен искә алып, тынычлыкка ирешергә кирәк, дип белдерде. Кытай вәкилләре БМОдагы резолюцияне хуплап тавыш бирүләренә фикер белдермәде.

Документ турында фикер алышканда, Русия вәкиле документтан Русияне тәнкыйтьләгән пунктны алып ташларга чакырган һәм Көнбатышны резолюцияне "сәясәтләштерүдә" гаепләгән.

  • Март ахырында Кытай лидеры Си Цзиньпин Мәскәүгә килде. Ул пекин белән Мәскәүнең стратегик хезмәттәшлеге һәм дуслыгы турында белдерде. Көнбатыш илләре Кытай Русиягә корал бирә башларга мөмкин дип сагайды, әмма шул вакыттан бирле Пекинның Украинадагы сугышка карашлары үзгәрүе сизелмәде.
  • Берничә көн элек Си Цзиньпин Украина президенты Владимир Зеленский белән телефоннан сөйләште.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG