Дәүләт ярдәме кимегәнгә күрә, Русия һава ширкәтләре кайбер маршрутларга очмый башлаган. 2023 елда Мәскәүне урап уза торган, төбәкләргә булган очышлар өчен дәүләт ярдәмен 9 миллиард сумнан 7,5 миллиард сумга калдырган. Сәбәбе – бюджет дефициты дип яза "Известия".
Омски һәм Төмән өлкәсе, Татарстан, Петербур, Дагыстан һәм Төньяк Осетия аша узучы маршрутлар дәүләт ярдәме каралган програмга иң аз керүчеләр диелә.
Шул сәбәпле һава ширкәтләре ниятләнгән очышларны кире кага башлаган. Мәсәлән Кемерово-Чита һәм Түбән Новгород – Петрозаводски маршрутларындагы очышларны. "Россия" һава ширкәте Петербурдан Тубылга атна саен булырга тиешле ике очыштан баш тарткан.
2023 елда дәүләт бюджеты чыгымнарын киметергә тырышу сәбәпле, төбәкләргә очуны финанслау програмына бүленгән акчалар да әзәйгән. Тулаем алганда транспорт министрлыгына чыгымнарны биш процентка киметергә кушканнар.
Хәзер төбәк хакимиятләре авыр хәлдә – бер яктан аларга федераль ярдәм вәгъдә итәләр һәм җирле һава аланнарының инфраструктурасын булачак рейсларга ярашлы итеп үстерү таләбе куялар, ә икенче яктан финанслауны киметәләр диелә.
- Апрель уртасында Русия транспорт министрлыгы ил эчендәге очышларга билет бәяләре 15-30 процентка артырга мөмкин дип кисәтте, бу 2023 елда җәйге чорда очышларны субсидияләү кимү белән бәйле диелде.
- Авиациядә җәйге чор март ахырыннан октябрь азагына кадәр дәвам итә. Былтыр ил эчендә юлчылар ташуга киткән чыгымнарын каплау өчен һава ширкәтләре дәүләттән 100 миллиард сум ярдәм алган иде. Бу акчаларны Русия Украинага каршы сугыш башлаганга күрә кертелгән чикләүләр сәбәпле бүлеп бирделәр.
- Быел апрель башында Һава транспортын кулланучылар ассоциациясе транспорт министрлыгына мөрәҗәгать итте һәм быелгы җәйге чор өчен субсидияләрне озайтуны тәкъдим итте. Һава ширкәтләре 100 миллиард сум бүлеп бирүләрен сорады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум