Accessibility links

Кайнар хәбәр

9 май пропагандасы: Татарстан медиасы "Җиңү көнен" Украинадагы сугышны аклау өчен кулланды


Татар медиасы бүген Украина җирендә баскын сугыш алып баручы Русия сугышчыларын 78 ел элек җиңү яулаган совет солдатларының варисларына тиңләп күрсәтә, ә үз җирләрен саклаган украиннарны фашистлар белән тиңли.

9 май — Совет берлегенең наци Германиясен җиңүенә 78 ел тулуны Русиянең сугыш пропагандасы үз файдасына борып кулланды. Федераль пропагандага Татарстан медиалары да иярде. Республика дәүләт казнасына яшәүче мәгълүмат чаралары гына түгел, үзләрен мөстәкыйль дип санаучы, чынлыкта исә, хөкүмәт сәясәтен алга сөрүче басмалар да "Җиңү көне"нә "махсус операция" төсмере өстәде: хәзерге сугышчыларны сигез дистә ел элек фашизмга каршы сугышкан солдатларның дәвамчылары итеп тасвирлады. Язмаларда Көнбатыш илләренең җиңүгә керткән өлеше, Ленд-лиз турында сүз булмады. Икенче дөнья сугышы җиңүендә Совет берлеген аерып күрсәтү генә күренде.

Татарстан пропагандасы 9 майны Русиянең Украинадагы сугышын аклау һәм алга таба да халыкны озак вакытка исәпләнгән сугышка әзерләү өчен ни рәвешле кулланды? Азатлык республика басмаларына күз салды.

ТАТАР МЕДИАСЫ: "РУСИЯ ИҢ КӨЧЛЕ ДӘҮЛӘТ БУЛАЧАК"

9 май көнне медиалар Казан үзәгендә узган хәрби парад турында сөйләде. Пропаганданың асылын Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында бәян итте. Ул Украинадагы сугышны Икенче дөнья сугышына тиңләде, анда сугышучыларны "ата-бабалары кебек үк нацизмга каршы көрәшүчеләр" дип атады.

"1945 елдагы кебек үк дошман тар-мар ителәчәк, Җиңү безнеке булачак!" — диде Миңнеханов. Бу сүзләр алкышлар белән хупланды", дип язды "Татар-информ".

Миңнеханов Украинадагы сугыш турында нәрсә әйтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:00 0:00

9 майда "Ватаным Татарстан" дәүләт басмасында Риман Гыйлемхановның "Үлем һәм үлемсезлек. "Безнең гомерләрдә кайтмый калганнарның хакы бар" дигән язмасы дөнья күрде. Ул ветераннарның саны кимүенә багышланса да, шуның белән беррәттән Украинадагы сугыш та, Русиянең "иң көчле дәүләткә әйләнәчәге" дә телгә алына. Гыйлемханов 2020 елда вафат булган Совет берлеге каһарманы Борис Кузнецовның Украинадагы хәлләр турында хәбәрдар булганлыгын һәм аның әйткән сүзләрен китерә.

"Бүген мин аның кайбер сүзләрен хәтта әүлиялык дип кабул итәм.

– Зур сугыш булмас. Ике елдан без иң көчле дәүләткә әйләнәчәкбез, менә күрерсез, – дигән иде ул. Көчле булырга, тыныч яшәргә язсын", дип яза ул.

Бу көннәрдә "Шәһри Казан" газеты күбрәк сугыш һәм тыл ветераннары турында хәтирәләр биреп барды. "Интертат" электрон газеты исә күбрәк шоу-бизнес темаларына игътибар итте.

ТНВ: УКРАИНА — "ФАШИСТЛАР", РУСИЯ — СОВЕТЛАР ДӘВАМЧЫСЫ

Икенче дөнья сугышында фашизмга каршы көрәшкән совет солдатлары белән бүгенге баскын сугышта катнашучыларны тиңләү моңа кадәр дә күренде. Моны аеруча ТНВ каналы актив кулланды.

Узган атна азагында чыккан "Адымнар" тапшыруында иң элек ветераннар турында сөйләделәр, соңыннан Украинада сугышучы Татарстан егетләренә күчтеләр. Тапшыруны алып баручы Сәрия Хәбибуллина 9 май вакыйгаларында "хәрбиләрнең ике буыны очраша" диде. Ягъни, Икенче дөнья сугышы ветераннарын Украинадагы сугышта катнашучыларга тиңләде. Видеоязмада ялга кайткан Татарстан сугышчыларының хис-кичерешләрен күрсәттеләр.

"7 дней" тапшыруында Украинадагы Татарстан сугышчыларының "каһарманлыгы", аларга мәктәп укучыларыннан хатлар килүе турында сюжетлар тәкъдим ителде.

9 май кичке җидедә — прайм-тайм вакытында ТНВ журналист Зөфәр Дәүләтшинның Русия басып алган Украина җирләреннән документаль фильмын күрсәтте. Ярты сәгатьлек язмада Икенче дөнья сугышы еллары белән хәзерге вакыт чагыштырып бирелә. 80 ел элек бу җирләр фашистлар кулыннан азат ителсә, хәзер кабат шул ук көрәш бара дигән фикер әйтелә.

Вакыйгаларны шулай чагыштырып күрсәтү ысулын Русия пропагандасы да актив куллана. Ләкин шуны әйтергә кирәк, 80 ел элек булган хәлләрдән аермалы, бу җирләрдә сугышны Украина түгел, Русия башлады һәм Татарстан ир-егетләре чит дәүләттә сугышып ватанны кемнән саклый?

Йөзләрен яшергән Татарстан сугышчылары "бабаларыбыз юлыннан", "без монда бабаларыбыз эшләгән эшне башкарабыз", "әгәр без килмәгән булсак, алар безнең ишегалдына килер иде" ише пропаганда сүзләрен кабатлый.

"1943 ел Бөек Ватан сугышында хәлиткеч чор дип санала. Сталинград сугышыннан соң хәлиткеч вакыт шушы җирләрдә булды", дип сөйли журналист.

Зөфәр Дәүләтшин еш кына үз җирләренең хуҗасы булган украиннарны "фашист" дип атый. Русия пропагандасына хас ысул белән аларны тыныч халыкны "куркыту"да һәм "үтерү"дә гаепли.

УРЫС МЕДИАСЫ: "ГЕРМАНИЯ ФАШИЗМЫ БЕЛӘН УКРАИНАДАГЫ НЕОНАЦИЗМ — ИГЕЗӘКЛӘР"

"Татар-информ" дәүләт мәгълүмат агентлыгында Украинадан басып алынган, Татарстан карамагына бирелгән Лисичански шәһәрендә 9 май бәйрәме ничек узганлыгы турында язма чыкты.

Сергей Толмацкий әзерләгән репортажда Лисичанскиның Икенче дөнья сугышында "фашистлар оккупациясе"ндә калуын һәм хәзер дә "Киевның милләтче режимы изүе"ндә яшәвен әйтә.

"Тиздән барысы да үзгәрәчәк! 1942 һәм 1943 елларда 400 көн дәвамында фашистлар оккупациясендә калган, хәзерге вакытта Киевның милләтче режимының изүе астында торучы шәһәр тыныч тормыш белән яши башлаячак", дип яза ул.

Шул ук вакытта язмада Лисичанскиның Русия тарафыннан Украинадан басып алынуы әйтелми. Моны ул пропагандага хас төшенчә белән — "азат ителгән шәһәр" дип атый.

Дәүләт басмасы булып саналмаса да, Украинадагы сугышны хуплаучы һәм хакимият кушканча язучы "БИЗНЕС Online" медиасы 9 май бәйрәме уңаеннан төрле язмалар тәкъдим итте. Шуларның берсе — тарихчы Алексей Плотников белән әңгәмә. Әлеге язмада сорау бирүче журналист Украина һәм Европаны фашистик Германия белән чагыштыра. Плотников исә, бу фикерне куәтләп утыра.

"Һичшиксез, Германия фашизмы белән Украинадагы бүгенге бандеровчы юнәлешендәге неонацизм — игезәк-кардәшләр булуына бернинди шик тә юк. Бу — фашизм дип аталган әйбернең тамыры. Фашизмның ватаны булып Көнбатыш Европа тора. Европада моны бик танырга теләмиләр, ләкин бу — факт", ди ул.

Европадан Украина өчен сугышучы ихтыяриларны ул "фашистик Германия 2.0" дип тә атый.

"БИЗНЕС Online" Украина сугышында Татарстаннан катнашучы "Алга" батальоны турында репортаж әзерләгән. Медиа бу язманы "Җиңү Көнендә бүгенге каһарманнар турында" сөйлибез дип тәкъдим итә. Язмада сугышчыларның көнкүреше, Бахмут кырында сугышулары, сугыш алып барырга әзер булулары әйтелә.

Шул ук вакытта "Алга" батальоны солдатларының дүрт ай хезмәттән соң контрактларын өзүне таләп итүе, Казандагы мәхкәмә моны кире кагуы телгә алынмый.

Шулай ук язмада Украинадагы сугышта һәлак булган кешеләрнең саны турында да әйтелми. Безнең хисапка күрә, бүгенге көнгә бу сугышта Татарстаннан кимендә 431 кеше һәлак булган, шулардан кимендә 19 кеше сугышка "Алга" батальоны белән киткән булган.

Азатлык элегрәк тә Татарстан медиаларына күзәтү ясаган иде. Татар телендәге рәсми мәгълүмат чаралары Татарстан егетләренең Русиянең Украинага каршы сугышында катнашырга мәҗбүр ителүе "каһарманлык" дип бәян итеп килде. Русиянең оккупацион сәясәте исә, "Ватанны саклау" дип аңлатылды һәм хәтта эзотерикага, күрәзәчелеккә мөрәҗәгать иттеләр.

ТНВ да федерал каналлардагы "фашист", "неонацистлар" ярлыгын тагу алымын еш кулланып килде, "сигез ел" төшенчәсен искә төшерде, контракт нигезендә сугышка барырга өндәде. Украина сугышы хәтта милли тапшыруларга да үтеп керде.

  • 2022 елның 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Азатлык сугышның беренче көненнән анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Безнең хисапка күрә, бүгенге көнгә бу сугышта Татарстаннан кимендә 431, Башкортстаннан кимендә 678 кеше һәлак булган. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG