Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Проект" Русия һава ширкәтләренә очкыч өчен кирәк-яраклар җитмәве турында хәбәр итте


Русия очкычы
Русия очкычы

Чит илдән кирәк-яраклар кертү белән бәйле проблемнар аркасында, Русия һава ширкәтләрендә очкыч журналын алып бару кагыйдәләре дә үзгәргән. Анда хәзер очкычның бөтен төзексезлекләрен дә язып бармыйлар. Аерым алганда, "Аэрофлот"та шундый тәртип кертелгән диелә.

Украинага һөҗүме өчен чикләүләргә дучар булганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә кирәк-яраклар җитми. Шуңа күрә кайбер очракларда алар техник регламентларга күз йомып, төзексезлекләрне көндәлек журналга сирәгрәк терки башлаган. Бу хакта "Проект" басмасы тикшерүендә әйтелә.

Русия һава ширкәтләрендә чит илдә җитештерелгән очкычлар күпчелекне тәшкил итә. 2022 елның февралендә Русиягә чикләүләр кертелгәч, чит илдә җитештерелгән очкычларга кирәк яракларны турыдан-туры кайтарта алмый башладылар. "Проект" язуынча, әлеге проблемны әлегә соры импорт һәм башка очкычлардан алмаш өлешләр сүтеп алу юлы – "каннибаллык" ярдәмендә хәл итеп киләләр.

Язмада әйтелгәнчә, хәзер Русиягә очкыч өчен кирәк-яракларны Көнбатыш ширкәтләреннән түгел, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм хәтта Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан ширкәтләреннән сатып алырга туры килә. Шул ук вакытта Русиягә кертелгән алмаш өлешләрнең бөтенесе дә яңа булмаган.

Илнең һава ширкәтләре "каннибаллык" турындагы белешмәләрне яшерә. Американың Flightradar авиатрекеры ярдәмендә "Проект" басмасы Русиядәге иң зур һава ширкәтләрендәге очкычларның 10 проценты өч айдан артык һавага күтәрелмәвен ачыклаган. Бәлки бу аларның өлешләрен сүтеп алулары белән дә бәйледер.

Язмада әйтелгәнчә, чит илдән кирәк-яраклар кертү белән бәйле проблемнар аркасында, Русия һава ширкәтләрендә очкыч журналын алып бару кагыйдәләре дә үзгәргән. Анда хәзер очкычның бөтен төзексезлекләрен дә язып бармыйлар. Аерым алганда, "Аэрофлот"та шундый тәртип кертелгән диелә.

"Проект" язуынча, мәсәлән һәлакәт-коткару җиһазы җитмәү яки очкычтагы бәдрәф эшчәнлеген тәэмин итүче вакуум генераторы ватылу кебек әйберләрне журналга теркәмәгәннәр. Шулай ук очкычтагы төзексезлекне төзекләндермәгән килеш тә очарга рөхсәт итүче вакыт аралыгы да арттырылган диелә.

Очкычларга техник хезмәт күрсәтү, техник тикшерү уздыру да проблемга әйләнгән дип искәртелә. Русиянең тирәнтен техник тикшерүләр үткәрердәй куәте дә, белгечләре дә юк. Элегрәк бу эшне Көнбатыш илләрендә башкардылар. Быел апрель аенда "Аэрофлот" үзенең Airbus A330-300 очкычын техник хезмәт күрсәттерү өчен Иранга җибәргән.

Шул ук вакытта һава ширкәтләре "Проект" юллаган сорауларга җавап бирмәгән.

Быел февральдә "Аэрофлот" һәм Русиянең башка һава ширкәтләре Көнбатыш очкычларына сирәгрәк хезмәт күрсәтергә рөхсәт бирүләрен сораган иде. Бу Boeing һәм Airbus-ларны куллануны дәвам итү өчен кирәк, чөнки әлеге очкычларның компонентларын төзәтү вакыты берничә тапкырга озаграк була башлады, диелде.

Мәсәлән, моңа кадәр Airbus A320 двигательләренә ягулык бирү белән идарә итү блогын (HMU) 20 көндә төзәтеп булса, хәзер моңа 120 көн кирәк диделәр.

  • Былтыр 24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Йөзләгән очкычка легаль сервис хезмәте күрсәтелми. Алмаш өлешләр җитмәү сәбәпле, һава ширкәтләре кайбер очкычларын сүтеп, шундагы кирәк-яракларны кулланырга мәҗбүр.
  • Американ белгече, AeroDynamic Advisory консалтинг ширкәтенең идарәче мөдире Ричард Әбулафиа 2022 елның мартында ук: "Русия тиздән мәзәк хәлдә калачак: үсеш алган, географик яктан дөньяда иң зур илдә һавадан юлчы ташуның индустриясе булмаячак. Русия оча алмаячак" дигән иде. Әбулафиа фаразынча, Русия һава ширкәтләре күпмедер вакыт "каннибализм"да – очкычларның бер өлешен алмаш детальләргә куллану режимында яшәп тора ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG