Аннексияләнгән Кырымның Акмәчет районында ашлык төягән вагоннар рельслардан чыккан. Акмәчет-Акъяр арасында электр поездлары хәрәкәте туктатылган, юлчыларны автобуслар белән ташу оештырыла. Бу хакта Кырымның Русия билгеләгән башлыгы Сергей Аксенов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, җәрәхәтләнүчеләр юк, урында вәкаләтле оешма хезмәткәрләре эшли. Түрә булган хәлнең сәбәпләрен атамады.
Шул ук вакытта Кырым тимер юлына сылтама белән "Новости" агентлыгы язуынча, йөк поезды юлдан "чит затлар тимер юл транспортының эшчәнлегенә тыкшыну сәбәпле" чыккан.
Бүген иртән Baza Telegram-канады Бакчасарайдан ерак түгел диверсия – тимер юлда шартлау булуын хәбәр итте. Нәтиҗәдә ашлык төялгән биш вагон юлдан чыккан диелде.
112 каналы мәгълүматынча, шартлау Акмәчет районының Аҗы Кал (Чистенькое) авылы тирәсендә булган.
- Былтыр август аеннан башлап, аннексияләнгән Кырымда көн саен диярлек шартлау тавышлары яңгырый. Августта Русия хәрби базаларында бер-бер артлы булган шартлаулар ярымутрауда вазгыять киеренкеләшә баруын күрсәтте.
- 2022 елның октябрендә Кырым күперендә шартлау булган иде.
- 2023 ел башыннан бирле Русиядәге һәм аннексияләнгән Кырымдагы тимер юлларда, саклану министрлыгы һәм энергетика объектларында кимендә 57 мәртәбә диверсия ясарга омтылганнар.
- 1 майда Брянски өлкәсендә Рассуха-Унеча өлешендә тимер юл шартлатылу сәбәпле, йөк ташучы поездның 7-8 вагоны капланган иде. 60 вагоннан торган поездда нефть продуктлары һәм агачтан төзелеш әйберләре булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум